ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Закир улы Асадов белән очрашуы

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ботиржон Асадов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында булды. 

Яклар Россия-Үзбәкстан мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән Татарстан белән Үзбәкстан арасында хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышты. Коронавирус пандемиясе шартларында сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү буенча алдагы юллар каралды, аерым алганда, товарлар һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын арттыру. Шулай ук мәгариф, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре турында да фикер алыштылар.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International