Казанда Made in Uzbekistan бизнес-миссиясе ачылды

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

1 декабрьдә Казанда «Корстон» кунакханәсендә Made in Uzbekistan бизнес-миссиясен ачу тантанасы узды. Кунаклар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Үзбәкстан Республикасының Россиядәге илчесе Ботиржон Асадов һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев чыгыш ясады. Видеоэлемтә буенча бизнес-миссиядә катнашучыларга Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрының беренче урынбасары Лазиз Кудратов мөрәҗәгать итте.

 Казанга әлеге чарада катнашу өчен Ташкенттан махсус пешекчеләр килгән: алар зур казанда үзбәк пылавы пешереп, килүчеләрне самса белән сыйлады.

Иртәгә, 2 декабрьдә, бизнес-миссия үз эшен дәвам итәчәк. «Корстон»да хәзерге үзбәк җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителгән. 15:00 сәгатьтә баллар залында Яңа ел уңаеннан театральләштерелгән тамаша һәм модалы күрсәтү узачак. Бизнес-миссиянең эш программасы кысаларында: панель дискуссияләр һәм түгәрәк өстәлләр, Үзбәкстанның экспорт потенциалы темасына презентацияләр һәм инвестиция проектлары өчен киң мөмкинлекләр, үзбәк җитештерүчеләренең Россия эшкуарлары белән очрашулары узачак. Эш программасында турыдан-туры яки онлайн-катнашу өчен проект сайтында алдан теркәлергә кирәк.

Бизнес-миссиядә авыл хуҗалыгы продукциясе, мех әйберләре, аяк киемнәре, джинс тукымасы һәм трикотаж, көнкүреш техникасы һәм электроника, трансформатор подстанцияләре өчен җиһазлар, шулай ук шәраб ясау компанияләре – экспортка юнәлтелгән 100 артык компания вәкилләре катнашачак. Үзбәкстан тышкы сәүдә әйләнешендә экспорт өлеше елдан-ел арта бара. 2019 елда экспорт күләме АКШ доллары белән 13 677,0 млн. җиткән, үсеш темплары – 45,5 %.

Made in Uzbekistan проектының максаты – үзбәк предприятиеләре продукциясен күрсәтү, илнең экспорт потенциалын арттыру һәм чит илләр белән озак вакытлы хезмәттәшлек урнаштыру. Ике ел эчендә Һиндстан, Беларусь, Таҗикстан, Әфганстан һәм Төркмәнстанга бизнес-миссияләр оештырылды. Россиядә проект беренче тапкыр тәкъдим ителә: аның кысаларында Самарада «Яшел атна» узды инде, алга таба Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта чаралар планлаштырыла. Made in Uzbekistan оештыручы булып Үзбәкстан Республикасының Инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министрлыгы каршындагы Экспортны алга этәрү агентлыгы тора.

Пандемия вакытында «Корстон» кунакханәсендә Роспотребнадзор таләпләрен үтәү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International