30 майда А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында («Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе») 03830 «Метеор-2020» проектының су асты канатларындагы тизйөрешле пассажир судносын суга төшерү тантанасы булды.
Сәнәгать өлкәсендә җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды: «Питон Кама» ҖЧҖ, «ЭЛЕПС» ФҖФ» ҖЧҖ, «Пыяла-пластик торбалар заводы» ФҖБ» ҖЧҖ.
Россия Федерациясенең Никарагуа Республикасындагы сәүдә-икътисадый вәкиле Петр Панкратов белән онлайн-очрашу 5 июньдә, 17:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән) узачак.
Түбән Кама шин комплексы «Импортны алмаштыру проекты өчен» номинациясендә «Бизнес флагманнары: динамика, җаваплылык, тотрыклылык – 2024» дәрәҗәле федераль конкурсының югары бүләген алды. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә узды.
2,4 метр диаметрлы спираль торбаларны югары боҗра катылыгы коэффициенты белән серияле җитештерүне «РГК» КТ башлап җибәрде. Бүген бу әлеге диаметрдагы торбаларны шундый югары ныклык күрсәткече белән җитештерә алган бердәнбер компания.
Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин 26 майда Татарстанга эш визиты белән килде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән бергә ул Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуганың төп сәнәгать предприятиеләрендә булды. Алар арасында - «ТПК МТЗ-Татарстан», «КАМАЗ», ФТҮ, «ТАНЕКО».
Премияне Россия экспорт үзәге оештыра.
Быел иң популяр номинацияләр арасында: «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры», «Ел трейдеры», «Әзер азык-төлек өлкәсендә ел экспортеры».
Менделеевск районы – Россиянең химия сәнәгате барлыкка килгән башкаласы. Биредә илдә беренче тапкыр 1910 елда үзебезнең чималдан бүген дә популяр булган ашлама – гади суперфосфат җитештерелә.
Түбән Камада СИБУРның 30 еллыгы елында «СИБУРИНТЕХ-НК» инженер-техник экспертиза үсеше үзәген ачтылар. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия фән һәм югары белем министры урынбасары Айрат Гатиятов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов һәм башкалар катнашты.
БАС үзәге инженерлары InnoVtol-3s. очкычларын җыю өчен цифрлы система керткәннәр. Тавыш күрсәтмәләре һәм AR-аңлатмалар белән технология адымлы инструкцияләрне турыдан-туры эш өстәленә проекцияли.