Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган форум турында матбугат конференциясендә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов әйтте.
– Без илебезнең, республикабызның үсешен яңа IT-чишелешләрдән, цифрлаштыру өлкәсендәге карарлардан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Һәм моның өчен без төрле механизмнарны кулланырга тиеш. Әлбәттә, безнең барлык предприятиеләр һәм оешмалар хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлгән урыннарда эшләү – яңа заманча технологияләрдән башка бу мөмкин түгел, – диде Родион Карпов. – Без үзара тәҗрибә, яхшы эшләнмәләр белән уртаклашырга тиеш. Һәм моның өчен без барлык мөмкин булган мәйданчыкларны кулланабыз. Һәм иң популяр мәйданчык – ул, әлбәттә, безнең традицион «Казан Digital Week» халыкара форумы.
Искәртәбез, Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ел саен «Цифрлы индустрия 4.0» юнәлеше өчен җаваплы. Быел бу юнәлеш кысаларында 9 түгәрәк өстәл уздырылачак.
- Энергетикада цифрлаштыру;
- ЯИ һәм технологияләрне ритейлда, гомуми туклану һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә трансформацияләү;
- Техноөлкә иминлеген тәэмин иткәндә ведомствоара хезмәттәшлектә заманча технологияләр;
- Цифрлы сәнәгать өчен фәнни эшләнмәләр һәм гамәли чишелешләр;
- Стандартлаштыруның цифрлы трансформациясе: заманча алымнар һәм перспективалар;
- Сәнәгатьтә һәм инжинирингта ЯИ: яңа технологияләр проектларны гамәлгә ашыруга якын килүне ничек үзгәртә;
- Сәнәгатьтә цифрлы технологияләр: федераль проектларны исәпкә алып, яңа компетенцияләр һәм гамәлгә кертү инструментлары;
- Ясалма интеллект – сәнәгатьтә технологияләрнең глобаль трансформациясе;
- Сәнәгатьтә цифрлы финанс активлары.
Родион Карпов билгеләп үткәнчә, «Цифрлы индустрия 4.0» юнәлеше буенча Россия төбәкләреннән төрле өлкәләрдән – хакимият, сәнәгать, фән органнарыннан 120дән артык гариза килгән. Шулай ук Һиндстан, Беларуссия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башка илләрдән 8 чит ил спикерының катнашуы расланды.
Форумда «Цифрлы индустрия 4.0» цифрлы трансформация процессына ярдәм итүгә һәм аны тизләтүгә юнәлдерелгән, бу Россия предприятиеләренә дөнья базарында конкурентлык сәләтен арттырырга һәм яңа шартларга җайлашырга мөмкинлек бирәчәк.
«Казан Digital Week» халыкара форумына рәсми сайтта түбәндәге сылтама буенча теркәлергә мөмкин: kazandigitalweek.com/ru/site