Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре сакчыл технологияләргә өйрәнделәр

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге тренерлары Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре өчен процесслар фабрикасында тренинг үткәрделәр.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, министрның беренче урынбасары Родион Карпов һәм ТР Энергия ресурслары нәтиҗәле технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров катнашты.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәткәрләре сакчыл җитештерү инструментлары ярдәмендә яхшыртуларны гамәлгә кертү тәҗрибәсе алдылар – югалтуларны билгеләделәр, такт вакыты буенча эш төзеделәр, җитештерү проблемаларын ачыкладылар һәм формалаштырдылар, аларны бетерү буенча чишелешләр эшләделәр.

Процесслар фабрикасы «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру максатларында формалаштырылган инфраструктурага керә. Ул катнашучы предприятиеләрне укыту өчен эшли. 

Процесслар фабрикасы нәрсә бирә?

Компания өчен – хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү, барлык процессларга бердәм караш, персоналның эшкә җәлеп ителүен һәм квалификациясен арттыру.

Хезмәткәрләр өчен – эштәге югалтуларны мөстәкыйль эзләү һәм бетерү күнекмәсе, проблемаларның беренче сәбәбен күрә белү, эш процессын вакытлы һәм финанс югалтуларсыз төзү мөмкинлеге.

- Татарстанда инде 326 компания «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында катнаша. Сакчыл технологияләр инструментларын куллану җитештерү предприятиеләре белән генә чикләнми. Проектлар икътисадның төрле тармакларында гамәлгә ашырыла. Башкарма хакимият органнары эше дә искәрмә түгел. Монда шулай ук сакчыл җитештерү принциплары кулланыла. Безнең команда алган белемнәрен максималь файдалана һәм аларны структур бүлекчәләр эчендә актив тиражлый алыр дип ышанам», – дип шәрехләде Олег Коробченко.

Федераль проект турында тулырак мәгълүматны Производительность.рф платформасында белергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International