Татарстан һәм Ростех 2025-2026 елларга уртак проектларның юл картасын имзаладылар

2025 елның 25 августы, дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасы һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча комиссия утырышы узды. Эштә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Ростех генераль директоры Сергей Чемезов, Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

Утырышта вертолет техникасын җитештерү мәсьәләләре, гражданлык самолетларын чыгару һәм җитештерү куәтләрен модернизацияләү планнары турында фикер алыштылар. Сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә һәм фән һәм оборона-сәнәгать комплексын диверсификацияләү өлкәсендә дәүләт ярдәме чараларын камилләштерү буенча тәкъдимнәргә аерым игътибар бирелде.

Шулай ук корпорация һәм Татарстанның 2025-2026 елларга уртак чараларының юл картасына да кул куелды.

Моннан тыш, Татарстанның һәм аның башкаласының индустриаль һәм социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен Сергей Чемезов «Казанның мактаулы гражданины» булды – рәсми бүләк аңа шәһәр җитәкчелеге карары белән тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International