Соңгы елларда Кытай Татарстан икътисадына төп чит ил инвесторы булды

2025 елның 19 августы, сишәмбе

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» мәйданчыгында «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумының пленар утырышында белдерде. Утырыш эшендә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты. 

Антон Алиханов билгеләп үткәнчә, күп еллар дәвамында Кытай Россиянең әйдәп баручы тышкы сәүдә партнеры булып тора. 

«Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнешенең рекордлы күләменә ирешелде — якынча 2 245 млрд. Россия дәүләтләр – Кытайның төп сәүдә партнерлары рейтингында җиденче урынны алды. Шул ук вакытта безнең товар әйләнеше баланслы булуы белән аерылып тора — экспорт һәм импорт үз күләмнәре буенча чагыштырырлык», — дип ассызыклады Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы.

Хезмәттәшлек алып барыла торган өстенлекле тармак юнәлешләре арасында министр гражданлык авиатөзелешен, автомобиль төзелешен, радиоэлектрон сәнәгатен, химия сәнәгатен, металлургия тармакларын аерып күрсәтте.

Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген энергетика, сәнәгать, югары технологияләр, транспорт, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрдә уртак проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International