Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы һәм Sany Group вице-президенты хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

«РОСТКИ» форумы кырларында Татарстан Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко SANY Group вице-президенты һәм Россия буенча төбәк Президенты Сяофэй Цюй белән очрашты. 

SANY GROUP COMPANY – төзелеш техникасы җитештерү белән шөгыльләнүче һәм бетон белән эшләү өчен җиһазларның киң ассортиментын тәкъдим итүче халыкара компания, шулай ук экскаваторлар, чылбырлы һәм үзйөрешле краннар, субай кертү машиналары, юл-төзелеш техникасы, порт машиналары һәм җил турбиналары тәкъдим итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, компания төзелеш техникасы җитештерү өлкәсендә дөньяда иң эре предприятиеләрнең берсе булып тора.

Очрашуда Олег Коробченко Татарстанның сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Яклар шулай ук хезмәттәшлекне алга таба үстерү, аерым алганда, техника җитештерүне республика территориясендә урнаштыру мөмкинлеге турында да фикер алыштылар. 

Мондый очрашулар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектының максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International