Татарстан нефть-газ химиясе форумында «Газпром» ГАҖ Тэминатчы көне узды.
- Газпром – безнең стратегик партнерыбыз, аның белән без машина төзелеше, нефть химиясе, геофизика, фәнни-җитештерү һәм мәгариф өлкәләрендә уртак проектларны уңышлы гамәлгә ашырабыз», - диде республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Ул ассызыклаганча, соңгы 3 елда «Газпром» ГАҖ мәнфәгатьләрендә Татарстан предприятиеләренең продукциясе һәм хезмәтләре күләме 42 млрд.сумнан артып киткән!
«Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин белдергәнчә, Тәэминатчы көне көне продукция җитештерүчеләр белән хезмәттәшлекне киңәйтү һәм багланышлар урнаштыру өчен иң эре мәйданчык статусын алды, Татарстан нефть-газ химиясе форумының мөһим вакыйгасына әверелде.
Ул Татарстан җитештерүчеләре, шулай ук республиканың төзелеш подряд оешмалары белән уңышлы партнерлык тәҗрибәсен аерым билгеләп үтте.