Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев җитәкчелегендәге Үзбәкстан делегациясе әгъзалары белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Очрашу барышында яклар икеяклы сәүдә-икътисад багланышларын җәелдерүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлекнең гамәлдәге форматлары, шулай ук төп уртак проектлар һәм инициативалар турында фикер алышты.
Очрашу нәтиҗәләре буенча яклар төбәкара хезмәттәшлекне үстерү буенча уртак эшне дәвам итәргә һәм партнерлыкның барлык өлкәләрендә бер-берсенә ярдәм итешергә килеште.
Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Милли банкы бүлекчәсе искәртеп уза: 2021 елның 1 июленнән башлап «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законына булган үзгәрешләр үз көченә керә, алар нигезендә алдагы календарь елында товарлар сату (эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү) буенча алынган кереме егерме миллион сумнан артып киткән сатучы (башкаручы, хуҗа, агрегатор) товарлар (эшләр, хезмәтләр күрсәтү) өчен илдәге түләү инструментларыннан файдаланып түләү мөмкинлеген тәэмин итәргә бурычлы.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия Сәнәгать һәм технологияләр министры Мостафа Варанк белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкарада Төркия сәүдә министры Мехмет Муш белән очрашты.
«Без илегезнең тиз арада үсеш алуын игътибар һәм зур кызыксыну белән күзәтәбез, кардәш төрек халкы уңышларына сөенәбез, сезнең белән безне тарихи, мәдәни, дини һәм телләр бергәлеге якынайта», – дип билгеләп үтте ТР Президенты үзенең сәламләү сүзендә.
Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 10 эре төрек заводы уңышлы гына эшләп килә. Яңа проектлар өстендә эш алып барыла. Үз чиратында, Татарстанның нефть химиясе һәм автомобиль төзелеше секторларында эшләүче компанияләр Төркиядә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген өйрәнә.
«Күптән түгел «Татнефть» компанияләре төркеме делегациясен Сез шәхсән кабул иттегез. Форсаттан файдаланып, ярдәмегез һәм безнең инициативаларга игътибарыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Мехмет Муш үз чиратында «Татнефть» проектына ярдәм итү нияте турында белдерде. «Мин коллегаларыма тиешле күрсәтмәләр бирдем инде. Безнең өчен бу инвестицияләр бик мөһим. Бездә нефть химиясе продукциясенә ихтыяҗ зур», – дип ышандырды министр.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, транспорт чаралары хуҗаларына яңадан җиһазларга ташламалар бирүгә бәйле рәвештә, алынмаган керемнәрне каплауга субсидия алучыларны сайлап алу башлану турында игълан итә.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында Электр белән тәэмин итү куркынычсызлыгын тәэмин итү штабының чираттагы утырышы узды.
Утырышта электр белән тәэмин итү ышанычлыгының беренче һәм икенче категорияләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы, бигрәк тә тормыш өчен әһәмиятле объектларны, социаль әһәмиятле объектларны электр белән тәэмин итү, 2021 елда компанияләр тарафыннан инвестиция программаларын раслау һәм үтәү, 2022 елда дөньякүләм чаралар – Махсус олимпиада һәм Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын үткәрү мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Утырышта катнашучылар 2022 елда Махсус олимпиаданың бөтендөнья кышкы уеннарын һәм Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын уздыру кысаларында спорт объектларын һәм инфраструктура объектларын энергетика белән тәэмин итү чаралары планын җентекләп тикшерде һәм раслады.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының энергетика предприятиеләре 2022 елда узачак Махсус олимпиаданың бөтендөнья кышкы уеннарын һәм Волейбол буенча дөнья чемпионаты матчларын үткәрүгә әзер.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер рәислегендә Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы вәкилләре катнашында видеоконференция режимында коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясау темасына багышланган лекция узды.
Гражданнарга коронавирустан вакцинация узуның мөһимлеге һәм аннан баш тарту нәтиҗәләре турында актив мәгълүмат җиткерү төп бурычларның берсе булып тора. «Вакцинация турындагы ялгыш мәгълүмат кешеләрне һәлак итәргә мөмкин», – дип ассызыклады Герман Лернер үз чыгышында.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина COVID-19 каршы вакцина, вакцинацияләүнең мөһимлеге һәм предприятиеләрдә вакцинация үткәрү мөмкинлеге турында сөйләде.
Лекция барышында шулай ук дөньяда, Россиядә һәм Татарстан Республикасында коронавирус йогышы белән авыручылар санына бәйле күрсәткечләр дә каралды.
Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, массакүләм вакцинацияләү пандемияне туктату өчен бердәнбер нәтиҗәле ысул булып тора һәм аның башка юлы юк.
COVID-19 каршы массакүләм вакцинацияләүнең иң кызган чагы. Тик прививканың ничек тәэсир итүе һәм вакцинага кадәр һәм аннан соң да үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында күпләр белеп бетерми, шуңа күрә дә прививка ясатырга ашыкмыйлар.
Әгәр коронавирус белән авырган икән – вакцина ясатырга кирәкмиме?
Йогышлы чирне үзе аша уздыручыларга да прививкадан баш тартырга кирәкми. Чирләгәннән соң иммунитет тотрыклы түгел һәм вакытлар узу белән COVID-19 каршы көрәшә торган тәнчекләр саны кими һәм яңадан авыру куркынычы барлыкка килә. COVID-19 кичергәннән соң иммунитет 5-6 айга кадәр саклана.
Беренче прививкадан соң йогышлану куркынычы бармы?
Инфекциягә каршы көрәшә торган тәнчекләр вакцинацияләүнең беренче этабыннан соң берничә көн дәвамында барлыкка килә, ләкин тулысынча саклану өчен җитәрлек дәрәҗәдә булмыйлар. Әгәр чирне уздырып җибәргәннән соң йогышка каршы тәнчекләр бар икән – вакцинаның беренче этабыннан соң алар саны тизрәк артачак һәм яклану үзлеге дә тизрәк барлыкка киләчәк.
Прививкадан соң күзәтелгән югары температура куркынычмы?
Тән температурасының күтәрелүе һәм хәлсезлек – «агент» белән күрешүдә организмда белдерелгән нормаль билге, организм чит аксымны «хәтергә кертә» һәм алга таба, чын вирус белән очрашкан вакытта, яклана торган тәнчекләр эшләп чыгарачак.
Чиргә каршы көрәшә торган тәнчекләр дәрәҗәсе организмның үзеннән тора. Дөньядагы кешеләрнең 10 процентында иммунитет эшләми.
Прививка алдыннан коронавируска һәм аңа каршы тәнчекләргә тест уздырырга кирәкме?
Короновирус йогышы белгертмичә генә узган вакытта вакцина ясату сәламәтлеккә зыян китермәячәк, ә файдасы ачыктан-ачык күренеп тора. Чиргә каршы тәнчекләр булуы прививка өчен каршылык булып тормый, ул организмның каршы торучанлыгын һәм аларның санын арттырачак кына.
Хроник авырулары булган һәм өлкән кешеләргә прививка ясатырга ярыймы?
Әлбәттә. Бердәнбер шарт – вакцинаны хроник авыру кискенләшмәгән вакытта ясатырга кирәк. Һәм, әлбәттә инде, прививка ясатыр алдыннан үзеңне дәвалый торган табибка мөрәҗәгать итүең яхшырак. 60 яшьтән өлкәнрәкләр – хәтәр төркем, аларда ковид аеруча катлаулы уза.
Вакцинациядән соң иммунитет күпмегә җитә?
Иммунитетны өйрәнү дәвам итә. Беренче нәтиҗәләр – иммунитет кимендә 1 елга саклана (грипп вакытындагы кебек). Вакцинация алга таба да, ел саен (кайбер вакциналар өчен) яки 2-3 елдан соң булыр, мөгаен.
Исегезгә төшерәбез, хәзер коронавируска каршы прививканы ясатуга биш ысул белән язылырга мөмкин:
- РФ Дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең бердәм порталы (ЕПГУ);
- Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы;
- бердәм 122 номеры;
- күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать иткәндә;
- элемтәгә керү телефоннары аша поликлиникага мөрәҗәгать иткәндә.
«РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның беренче этабына йомгак ясаган. «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ директоры – Юрий Шпорт һәм Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе – Шамил Бәйрәмов проект командасы белән берлектә Программаны гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килгән үрнәк агымын карап чыккан.
Предприятие командасы, Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә, искиткеч нәтиҗәләргә ирешә алган: процесс уза торган вакытны 19680 минуттан 12000 минутка кадәр – 2 тапкырга диярлек кыскартканнар, төгәлләнмәгән җитештерү күләме 102 берәмлек техникадан 50 берәмлеккә кадәр кимегән, бер тәүлектә автобус эшләп чыгару күрсәткече 0,7 автобустан 1 автобуска кадәр арткан, операцияләрне башкару авырлыгы сәгатенә 250дән 200 кадәр кимегән, 28 миллион сумлык икътисадый нәтиҗә алынган, ә иң мөһиме, өзлексез яхшырту культурасын гамәлгә кертүгә ирешелгән, персоналны үзгәрешләргә җәлеп иткәннәр, алынган тәҗрибәне тиражлау өчен эшкә сәләтле, өйрәтелгән команда әзерләп, «Сакчыл җитештерү»нең барлык эш алымнары һәм инструментлары тупланган эталон участогы һәм үрнәк агым оештырылган.
Йомгаклау киңәшмәсендә ТКҮ җитәкчесе Шамил Бәйрәмов башкарылган эшнең масштаблылыгын һәм системалылыгын, яхшы нәтиҗәләр һәм үрнәк агымында башкарылган үзгәрешләрнең күп булуы турында билгеләп үткән. «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ директоры Юрий Шпорт нәтиҗәләрне предприятиенең башка агымнарына тарату программасын тәкъдим иткән. Проектның эш төркемендә иң яхшы катнашучылар рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнгән. Шулай ук Программага кергән предприятиеләрнең эш төркемнәре өчен укыту базасы сыйфатында предприятие мәйданчыгын куллану турында да килешенгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясе составында Истанбулда (Төркия Республикасы) эш сәфәрендә. Сәфәр кысаларында ул Төркиянең машина төзелеше продукциясе җитештерүчеләр берлеге җитәкчелеге белән очрашты.
«КМПО» АҖ 22 июньдә Бөек Ватан сугышы башлануның 80 еллыгына багышланган «Җиңү нурлары» хәтер акциясендә катнашкан. Акция Россия Федерациясенең барлык Герой-шәһәрләрендә, Хәрби дан шәһәрләрендә һәм хезмәт батырлыгы шәһәрләрендә узды.
Предприятие өстеннән күк йөзенә прожекторлар юнәлтелгән. Шулай итеп, мотор төзүчеләр, Россиянең башка төбәкләре акциясендә катнашучылар кебек үк, Җиңү өчен көрәштә гомерен фида кылган һәркемне искә алган.
Сугыш елларында Казан мотор төзү заводы илнең төп мотор цехларының берсе булып санала. 1945 елда фашист илбасарларын җиңүгә керткән өлеше өчен Казанның 16 нчы мотор заводы Ленин ордены белән бүләкләнә.