Бүген Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов быелның беренче яртыеллыгында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясады.
2021 елда Төбәк компетенцияләр үзәге Россиядә беренче булып «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО сертификациясен узган һәм 2 квартал нәтиҗәләре буенча Россиянең төбәк компетенцияләр үзәкләре рейтингында өченче урынны биләп тора. Предприятиеләрнең Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары эшеннән канәгать калу дәрәҗәсе – 92%. Шулай ук төбәк «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумы кысаларында тиешле номинациядә бүләк алып, илкүләм проектны гамәлгә ашыру буенча иң актив төбәк исемен дә яулаган.
Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында машина төзелеше, транспорт хезмәте, химия һәм азык-төлек сәнәгате, металлургия, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм башка тармаклардан 123 республика предприятиесе катнаша. Сакчыл технологияләр куллану инструментларына илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрнең 1 839 хезмәткәре укып чыккан. Катнашучы предприятиеләрдә 58 агым-үрнәк булдырылган, шуларның 37се – ТКҮ белгечләре ярдәмендә, 21се консультантлар ярдәмендә гамәлгә ашырылган. 2024 елга «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга ел саен 5%ка арттырып, 250 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына кергәндә, предприятиеләр түләүсез нигездә эксперт ярдәме ала, Процесслар фабрикасында сакчыл җитештерүгә өйрәнү, «Экспорт үсеше акселераторы» программасы буенча яңа базарларга чыгарга өйрәнү мөмкинлеге һәм ярдәм ала, Сәнәгатьне үстерү фондының «Хезмәт җитештерүчәнлеге» программасы буенча елына 1% белән 300 млн.сумга кадәр ташламалы заем алу мөмкинлегенә ия була һ.б. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашырудан барлык катнашучылар алган гомуми икътисадый нәтиҗә миллиард ярымнан артып китә.
Процесслар фабрикасы өйрәтә торган җитештерү мәйданчыгыннан гыйбарәт, анда катнашучылар реаль җитештерү процессында сакчыл җитештерү инструментларын куллану тәҗрибәсен ала, шулай ук җитештерүнең операцияләргә һәм икътисадый күрсәткечләренә ничек йогынты ясавын аңлый. Бүгенге көндә Процесслар фабрикасында 700 артык кеше белем алган.