ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында берничә инновацион проект каралды.

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Maersk Көнчыгыш Европа компаниясе арасында халыкара контейнерларда йөк ташуларны үстерү буенча Ниятләр турындагы килешүгә кул куелды.

«Соллерс Форд» Ford Transit базасында автоцистерналар җитештерә башлаган. Автомобиль кастомизацияләнгән махсус версияләр сафын тулыландырган һәм модификацияләр сызыгында 150нчесе булган. Ford Transit автоцистернасы азык-төлек сыекчаларын ташу һәм кыска вакытлы саклау өчен билгеләнгән.

Автоцистерна тулы массалы 4700 кг булган югары тәгәрмәчле базаның шасси базасында эшләнгән. Автомобиль әйләнеш моменты 385 Нм булган, куәте 155 ат көче булган 2,2 литрлы дизель двигателе, 6 баскычлы тапшыру тартмасы һәм арткы привод белән җиһазландырылган.

Изотермик цистерна 2000 литрга кадәр азык-төлек сыеклыгы ташуга исәпләнгән. Эчке колба, шулай ук тышкы япма материалы югары сыйфатлы тутыкмый торган корычтан эшләнгән. Колбаның термоизоляциясе сыеклык һәм әйләнә-тирә мохит температуралары Цельсий буенча 30 градуска кадәр аерымланган очракта  10 сәгать дәвамында сыеклык температурасы үзгәрүен иң күбе 2 градус тирәсендә саклап тота. Хезмәт күрсәтү мәйданчыгы цистернаның арткы өлешендә урнашкан култыксалы һәм баскычлы профиль идәненнән гыйбарәт.

Ford Transit автоцистернасына Россия территориясендә урнашкан теләсә кайсы Transit үзәгендә заказ биреп була.


29
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Көньяк Африка Республикасының оборона һәм хәрби ветераннары министры Носививе Маписа-Нкакула җитәкчелегендәге Көньяк Африка Республикасының оборона һәм хәрби ветераннары делегациясе белән очрашты.

Очрашуның төп темасы – Татарстан Республикасы һәм Көньяк Африка Республикасы арасында икеяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген үстерү. Фикер алышуда оборона-сәнәгать комплексында җитештерү кооперациясен үстерүгә аерым игътибар бирелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алmберт Кәримов һәм Татарстанның алдынгы предприятиеләре вәкилләре делегацияне кыскача гына төбәктәге оборона-сәнәгать комплексының җитештерү мөмкинлекләре белән таныштырдылар.

Яклар арасындагы сөйләшү нәтиҗәләрен югары бәяләп, Альберт Кәримов Татарстан Республикасының алга таба да Татарстан белән Көньяк Африка Республикасы арасында ике яклы оборона мөнәсәбәтләрен каршылыксыз үстерү өчен уңай шартлар тудырачагы турында раслады.

Очрашу ахырында яклар тыгыз элемтәләрне дәвам иттерүдә икеяклы мәнфәгать булуын белдерделәр, якын киләчәккә технологик чишелешләрдә үзара хезмәттәшлекнең оптималь модельләрен билгеләделәр.

Бүген «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә Кораб төзүчеләр көнен бәйрәм итү кысаларында җитештерү алдынгыларын, хезмәт ярышларында җиңүчеләрне һәм «Яхшырту буенча иң яхшы тәкъдим-2021» исеменә беренче завод смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булган.

Мөхтәрәм кунаклар үз чыгышларында «кораб төзүче» һөнәренә ихтирам күрсәтеп, предприятие хезмәткәрләренә югары һөнәри осталыклары, җитештерү бурычларын сыйфатлы һәм үз вакытында үтәүләре, шулай ук үз эшләрен яратып башкарганнары өчен рәхмәт белдергәннәр.

Бәйрәм чарасы завод хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланган. Хезмәттәге уңышлары һәм җитештерү күрсәткечләрен үтәүгә керткән өлеше өчен 30 хезмәткәр («Мактау тактасы»на кертелгән), предприятиенең 4 цехы һәм «Яхшырту буенча иң яхшы тәкъдим-2021» исеменә беренче завод смотр-конкурсында 9 җиңүче билгеләнгән. Социаль партнерлыкны үстерү буенча һөнәри берлек белән актив хезмәттәшлек итүе һәм социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә зур өлеш кертүе өчен заводның хезмәт коллективы Татарстан Республикасы Һөнәри берлекләр федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Зеленодольск шәһәренең иҗат коллективлары чыгышы бәйрәм тантанасының лаеклы бизәге булган.

Хөрмәтле суднолар төзү тармагы ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Кораб төзү көне белән тәбрик итәм!

Суднолар төзү Татарстан Республикасы икътисадының төп тармакларының берсе булып тора һәм күп очракта төбәк сәнәгатен үстерү векторын билгели. Судно төзүчеләрнең хезмәт батырлыгы социаль һәм транспорт инфраструктурасын камилләштерүгә ярдәм итә, республика сәнәгать предприятиеләренең җитештерү базасын яңартуга ярдәм итә, шулай ук республикабызның иминлеген һәм оборонасын тәэмин итүгә зур өлеш кертә.

Соңгы елда «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ составына керә торган А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы тарафыннан 03830 «Метеор – 2020» проекты буенча тизлекле ике пассажир судносына нигез салынды. Рекордлы вакыт эчендә 03622 «Чайка-СПГ»  проекты буенча сәяхәт-экскурсия судносы төзелде. Бу Россиядә үзебезнең комплект әйберләрдән файдаланып, сыекландырылган табигый газда судно төзү буенча беренче тәҗрибә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы «Газпром» ГАҖнең бүлендек бүлекчәләре белән берлектә транспортның төрле төрләрендә һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында табигый газ куллануны киңәйтү буенча системалы эш алып барыла торган беренче төбәкләрнең берсе булды.

Бу бәйрәм көнендә тармак башында торучылар – Татарстан Республикасының суднолар төзү куәтен булдырган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең тырышлык белән уникаль потенциал булдырылды, ул бүген безнең алда яңа масштаблы проектларны гамәлгә ашыру өчен зур мөмкинлекләр ача, аларның күбесе сизелерлек һәм күп вәгъдә итә торган нәтиҗәләр бирә.

Суднолар төзү тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади уңышлар телим. Хезмәтегез, куелган максатларга ирешүдә үҗәтлегегез, һөнәри осталыгыгыз, иң катлаулы хәлләрдә җиңүгә омтылуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә.Кәримов

«ЭФКО Косметик» ҖЧҖ предприятиесе, Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге төбәк компетенцияләр үзәге белгечләре белән берлектә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты нигезендә җитештерүнең сынау агымын гамәлгә ашырган.

Предприятиедә каты бәдрәф сабыны җитештерү агымы сайланган.

Шулай ук предприятиенең эчке тренерлары әзерләнгән һәм сертификацияләнгән, алар алга таба предприятие хезмәткәрләрен сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтәчәк.

Эталон участогы сыйфатында 4 нче җитештерү линиясе һәм җитештерүгә кадәрге склад урыны сайланган, анда 5С, SMED, җитештерү анализы, стандартлаштырылган эш кебек сакчыл җитештерү инструментлары гамәлгә ашырылган.

«ЭФКО Косметик» ҖЧҖ сынау проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә:

 * агымдагы җитештерү күләме 22% арткан;

* тәмамланмый кала торган җитештерү күләме 10% кимегән;

* процесс вакыты 14% кыскарган.

· үрнәк агымы булдырылган, ул предприятиегә Сәнәгатьне үстерү фондыннан 300 млн. сумга кадәр ташламалы займга дәгъва белдерү мөмкинлеген бирәчәк.

Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында сөт продукциясен маркалауга кушылу буенча иң яхшы төбәкләр бишлегенә кергән. «Честный знак» системасында 346 компания теркәлгән, шул исәптән 65се – Татарстан җитештерүчеләре.

Хәзерге вакытта маркалау системасынаТатарстандагы 83 компаниянең 48е һәм 97 шәхси эшкуарның 17се тоташтырылган.

Идел буе федераль округында сөт продукциясен маркалауга 3 562 компания — җитештерүчеләр, импортерлар, шулай ук күпләп һәм ваклап сату оешмалары кушылган. «Челны Холод», «Чистая линия», «Фабрика Настоящего Мороженого», «Валио», «Хохланд Русланд» компанияләре әйләнешкә кертелгән маркалау кодлары саны буенча топ-5 җитештерүчеләр исемлегенә эләккән.

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, 1 сентябрьдән яраклылык вакыты – 40 көннән артык булган, ә 1 декабрьдән яраклылык срогы 40 көннән кимрәк булган сөт продукциясе өчен маркалауның икенче этабы башланачак. Яраклылык вакыты 40 тәүлектән азрак булган сөт продукциясен касса аша әйләнештән чыгару вакыты 2022 елның гыйнварында башланачак, ә яраклылык срогы 40 тәүлектән артыграк булганнары өчен – 2022 елның җәендә. 2022 елның 1 сентябреннән күләм-сорт исәбе кертелә. Фермерлар өчен маркалау 2022 елның 1 декабреннән мәҗбүри булачак. Сөт продукциясен нөсхәләп исәпкә алу 2023 елның 1 декабреннән кертелә.


28
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Экспорт эшчәнлегендә үзенчәлекле нәтиҗәләргә ирешкән оешмаларны һәм шәхси эшкуарларны бүләкләү өчен РФ Хөкүмәте гамәлгә куйган «Ел экспортеры» - 2021 Россиякүләм конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү төгәлләнә.

Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы ноябрьдә «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында дәүләтнең беренче затлары катнашында узачак.

Конкурсның төп максаты – казанышлары башкалар фонында аерылып торган эшкуарларны, өлге булып торган эшкуарларны күрсәтү һәм билгеләп узу.

2020 ел өчен экспорт нәтиҗәләре КУЭ һәм эре бизнес өчен алты номинация буенча аерым бәяләнәчәк:

  • Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры
  • Агросәнәгать комплексы өлкәсендә ел экспортеры
  • Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры
  • Хезмәт күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры
  • Ел трейдеры
  • Ел казанышы (КУЭ һәм ШЭ өчен генә) һәм Яңа география (бары тик эре бизнес өчен генә).

Сайтта тулырак мәгълүмат алырга һәм «Ел экспортеры» премиясендә катнашу өчен гариза бирергә була.

«Воронежстальмост» АҖ заводында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «Блок (терәк) әзерләү агымында җитештерүчәнлекне арттыру» сынау проекты тәмамланган. Воронеж өлкәсенең Төбәк компетенцияләр үзәге һәм Татарстан Республикасының Төбәк компетенцияләр үзәге белән берлектә бәя бирелгән, нәтиҗәдә «Блок (терәк) җитештерү» агымы үрнәк дип танылган.

Максатчан торышка ирешү буенча чаралар планын үтәү чыннан да югары нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген биргән, асылда: процессларны уздыру вакыты 44265 минуттан 35942 минутка кадәр – 19%ка кимегән, тегәлләнмәгән җитештерү күләме 2194 тоннадан 1970 тоннага кадәр кимегән; эшләп чыгару күләме бер айга бер кешегә 7.97 тоннадан 8.76 тоннага кадәр арткан. «Сакчыл җитештерү»нең барлык инструментларын кулланып, үрнәк агым һәм эталон участогы оештыру буенча нәтиҗәле тәҗрибәне таратуга максат тоткан команданы берләштерә алуны, шулай ук, әһәмиятле нәтиҗәләрнең берсе буларак билгеләп узарга мөмкин. 

Воронеж өлкәсенең Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Дмитрий Синюков һәм Татарстанның ТКҮ җитәкчесе Шамил Бәйрәмов «эталон» участогында булганнар, анда эшнең йомгаклары белән танышканнар, проект буенча эшләгән барлыкка килә торган авырлыклар турында фикер алышканнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International