«Алабуга» базальт технологияләре үзәге» ҖЧҖ предприятиесенә 499 млн.сумлык займ хупланган

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

«Алабуга» базальт технологияләре үзәге» ҖЧҖ  «Комплектлау әйберләре» программасы буенча Сәнәгатьне үстерү фондыннан 499 млн. сумлык займ алган, предприятие елына 5,3 мең тонна продукция егәрлеге белән өзлексез базальт җепселләре җитештерү буенча яңа завод эшләтеп җибәрәчәк.

Базальт җепселләре – югары нәтиҗәле һәм экологик чиста изоляция материалы. Продукция төзелеш материалларын (асфальт, бетон) җитештерүдә, композицион полимер материаллар, уттан саклый торган киемнәр, янгынга каршы кушмалар, фильтр ясау өчен беренчел чимал сыйфатында, шулай ук торбаларны арматура белән ныгытканда һәм кабельләрне саклаганда кулланыла.

Сәнәгатьне үстерү фондының Эксперт советы (ВЭБ.РФ төркеме) Санкт-Петербург, Мәскәү, Свердловск һәм Орел өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында, Башкортостан Республикасында һәм Красноярск краенда проектларны гамәлгә ашыру өчен җиде займ хуплаган. Фондтан алынган займнар суммасы 1,88 млрд. сумнан артып китәчәк, ә проектларны гамәлгә ашыруның гомуми бюджеты — 4,5 млрд. сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International