Герман Лернер Сәүдә хезмәткәре көненә багышланган «Эдельвейс» сәүдә компаниясе» АҖ чарасында катнашты

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Сәүдә хезмәткәре көненә багышланган «Эдельвейс» сәүдә компаниясе» АҖ чарасында катнашты. Чарада шулай ук «Эдельвейс Групп» АҖ генераль директоры Рамил Гайнетдинов, «Эдельвейс» ТК» АҖ генераль директоры Әмир Хәйруллин, Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров, Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Айрат Фәизов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Руслан Зәбиров катнашты.

Сәүдә ил икътисады үсешенең әһәмиятле әйдәүче көче булып тора, һәм тармак хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы гражданнарының төрле товарларда һәм хезмәтләрдә үсә баручы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен зур җаваплылык йөкләнә.

Сәүдә хезмәткәрләре өчен эшкуарлык эшчәнлеген җитди чикләүләр белән бәйле яңа коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чоры җитди сынау булды. Бу катлаулы чорда тармак хезмәткәрләре кибетләрдәге киштәләр бушап калмасын, халык барлык кирәкле әйберләр белән тулысынча тәэмин ителсен өчен барысын да эшләде.

Герман Лернер «Эдельвейс» сәүдә челтәре хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм намуслы хезмәтләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International