«Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП яңа индустриаль парк төзергә планлаштыра. Яңа комплексның мәйданы 81 гектардан артып китәчәк һәм беренче этапта 300гә якын яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Индустриаль паркның Казан шәһәре чигендә урнашуын җитештерү мәйданчыгына транспорт белән килү, хезмәт ресурслары белән тәэмин итү Казан шәһәренең югары үсеш алган фәнни потенциалын (Казан милли тикшеренү технология университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты, А.М.Бутлеров исемендәге Химия институты) билгели торган өстенлекле фактор дип атарга мөмкин.
Бүгенге көндә Казан дары заводы тарафыннан Заводның буш мәйданнарында индустриаль парк төзү концепциясе һәм проектка техник-икътисадый нигезләү эшләнгән. Индустриаль парк төзелеше 2024 елда тәмамланачак.
Яңа индустриаль паркның өстенлеге – резидентларны сәнәгать һәм экологик куркынычсызлыкның югары таләпләренә туры килә торган мәйданчыкта урнаштыру, энергия ресурсларының барлык төрләре белән тәэмин итү, Заводның уникаль технологик компетенцияләрен куллану мөмкинлеге.
Казан дары заводының төзелә торган индустриаль паркы мәйданчыгында кече тоннажлы химия, металл эшләнмәләре, югары технологияле җиһазлар һәм техника җитештерү белән шөгыльләнүче предприятиеләр урнашачак.
Казан дәүләт казна дары заводы предприятиеләрне төзелә торган индустриаль парк мәйданчыгында производстволарны урнаштыруга һәм яңа төр продукцияне үзләштерү өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлеккә чакыра.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды.
Комиссия эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер һәм Татарстан Республикасының контрольлек итүче органнары вәкилләре катнашты.
Утырышта республикада мәгариф, сәламәтлек саклау һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә тиешле сыйфатта булмаган продукция китерү очракларын булдырмау чаралары, шулай ук товарларны тәңгәлләштерү чаралары белән мәҗбүри маркалау буенча алып барылган эш нәтиҗәләре каралды.
Герман Лернер билгеләп үткәнчә, Честный ЗНАК дәүләт маркалау һәм күзәтү системасы рәсми сайты мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә маркалау системасында Татарстан Республикасыннан 10 меңгә якын катнашучы теркәлгән.
Шулай ук ул 2021 елның 1 июненнән «туңдырма» (сөт маеннан һәм/яки сөт аксымыннан тыш) һәм «сырлар» категорияләре өчен маркалау башлануы турында да искәртеп узды. 2021 елның 1 сентябреннән маркалау яраклылык срогы 40 көннән артыграк булган сөт продукциясе өчен мәҗбүри булачак. Ә агымдагы елның 1 декабреннән – яраклылык вакыты 40 көннән ким булган сөт продуктлары өчен.
Предприятиедә сынау проектын гамәлгә ашыру процессы берничә этаптан тора: әзерлек, диагностика һәм планлаштыру, гамәлгә кертү һәм тиражлау. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында актив катнашучы «Яр Чаллы кран заводы» АҖендә Татарстан Төбәк компетенцияләр үзәге ярдәме белән сынау проектын гамәлгә ашыруның икенче этабы тәмамланган – диагностика һәм планлаштыру.
Әлеге этапның максаты – проект башланган вакытка агымның хәзерге торышын тасвирлау, нәтиҗәлерәк эшләргә комачаулаучы проблемаларны ачыклау, максат кую һәм максатчан күрсәткечләргә ирешү өчен чаралар эшләү.
Диагностика этабында төп мәсьәлә агымның хәзерге торышын тасвирлаудан гыйбарәт. Проектны алга таба гамәлгә ашыруның барлык төзелешенә нәкъ менә шуңа нигезләнәчәк. Хәзерге торышны тасвирлаганда, сакчыл җитештерүнең КПСЦ, «Спагетти» диаграммасы һәм җитештерү анализы кебек инструментлары кулланыла. Әлеге инструментлар ярдәмендә процессның үтү вакыты, тәмамланмаган җитештерү, эшләп чыгару, югалтулар билгеләнә. «Яр Чаллы кран заводы» АҖдә эшче төркем куелган максатка ирешүдә зур эш башкарган: хронометражлар уздырган, аралыкларны үлчәгән, смена биремнәре үтәлешенә мониторинг уздырылган, эш урыннары фотофиксацияләнгән.
Хәзерге торышны тасвирлау нигезендә идеаль һәм максатчан күрсәткечләр барлыкка килгән. Проект командасы алга таба нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә һәм үзалдыңа һәм тулаем проект алдына нинди планка куярга дигәндә эксперт бәяләвендә кайбер кыенлыкларга юлыккан. Әмма базар һәм гамәлдәге чынбарлык кагыйдәләрен үзе билгели, әгәр дә сез амбициоз планнар куймыйсыз икән, ул вакытта башланган эш җиңелүгә дучар булачак. Шуңа күрә эшләп чыгару дәрәҗәсен 15%ка арттыру, процессның үтү вакытын 15%ка киметү, төгәлләнмәгән җитештерүне 30%ка киметү максаты куелган. КПСЦ һәм «Спагетти» диаграммасын эшләү үзгәрешләрнең һәм яхшыртуларның юнәлешләрен аңларга ярдәм иткән. Шулай ук ачыкланган проблемалар һәм тәкъдимнәр нигезендә максатчан күрсәткечләргә ирешү буенча чараларның план-графигы да эшләнгән.
«Диагностика һәм планлаштыру» этабын үткәрү нәтиҗәсе – проектның киләсе «Гамәлгә кертү» этабын гамәлгә ашыру өчен кирәкле документлар пакеты. Барлык эшләрне башкарганнан соң, икенче этапта аңлау килә.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында катнашучы төбәкләрнең еллык рейтингын төзү планлаштырыла. «Җитештерүчәнлек 360» III Федераль форумының пленар утырышы барышында РФ икътисадый үсеш министры шундый инициатива белән чыгыш ясаган. Максим Решетников сүзләренә караганда, бу илкүләм проектны гамәлгә ашыруның барышын нәтиҗәлерәк күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк.
Пленар утырышта ФКҮ генераль директоры Николай Соломон, Рязань өлкәсе губернаторы Николай Любимов, WorldSkills Russia генераль директоры Роберт Уразов һәм «Тойота Мотор» ҖЧҖнең Санкт-Петербургтагы филиалы башкарма вице-президенты Масаси Исида һәм Нижегород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Саносян катнашкан.
ФКҮ генераль директоры Николай Соломон үз чыгышында билгеләп узганча, илдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча хәрәкәт булдырылды. Анда 2,5 меңнән артык предприятие катнаша. Проектның төп максаты – һәр хезмәткәрнең үз эшенә мөнәсәбәтен һәм культурасын үзгәртү. «Безнең экспертлар, психологлар кебек. Алар беренче каршылыкны ничек җиңәргә һәм кешеләрне сакчыл җитештерүнең нәтиҗәлелегенә ничек инандырырга кирәклеген белә, – дип сөйләгән үз чыгышында ФКҮ генераль директоры Николай Соломон. – Хезмәткәрләр проектның хезмәт шартларын яхшыртуга, хезмәт хакын арттыруга юнәлдерелгән булуын тиз арада аңлый башлый. Алар эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр җиткерә башлый, аларның күбесе эшнең нәтиҗәлелек дәрәҗәсен арттыра».
Рязань өлкәсе губернаторы Николай Любимов төбәктә илкүләм проектны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында сөйләгән. Хәзерге вакытта Рязаньның 70 предприятиесе нәтиҗәлелекне арттыра. Сакчыл җитештерү инструментлары шулай ук социаль әһәмиятле өлкәләрдә дә кертелә.
WorldSkills Russia генераль директоры Роберт Уразов илкүләм проект кысаларында югары квалификацияле кадрлар әзерләү турында сөйләгән. Электромонтажчылар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар һәм башка белгечләрнең җитештерүчәнлеге берничә тапкыр арта.
Санкт-Петербургтагы «Тойота Мотор» филиалы башкарма вице-президенты Масаси Исида компаниянең ФКҮ белән хезмәттәшлеге турында сөйләгән. Беренче юнәлеш кысаларында Россия җитештерү предприятиеләренең агымдагы лидерларын Тойота (TPS) җитештерү системасына өйрәтү һәм үстерү бара. Икенчесе кысаларында – практикада TPS гамәлгә кертү аша предприятиеләр базасында модель линияләре булдыру.
Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Саносян үз чыгышында билгеләп үткәнчә, төбәк илкүләм проект кысаларында иң зур нәтиҗәлелекне күрсәтүче лидерлар өчлегенә керә.
Исегезгә төшерәбез, 15 һәм 16 июньдә Түбән Новгородта «Җитештерүчәнлек 360» III Федераль форумы узды. Форум Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән үткәрелде.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Сыек май һәм ак шикәр җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме чаралары турында» 2021 елның 30 апрелендәге 298 номерлы карары белән расланган Оешмаларны ваклап сату оешмалары исемлегенә кертү тәртибенең 3 пункты нигезендә, ваклап сатуга караган оешмалар исемлегенә кертү өчен хуҗалык итүче субъектларны сайлап алу турында игълан итә.
Сайлап алуны үткәрү вакыты: 2021 елның 10 июнендә 9.00 сәгатьтән башлап 2021 елның 19 июнендә 18.00 сәгатькә кадәр.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, 420111, Казан шәһәре, Островский урамы, 4, каб.316. Irina.Shevyakova@tatar.ru
Сайлап алуны уздыру Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында тәэмин ителә: https://mpt.tatarstan.ru /Эшчәнлек/Кулланучылар базары/Ваклап сату оешмаларына карый торган оешмалар исемлеге.
POZIS компаниясе Үзбәкстанда «Сәламәтлек саклау - TIHE 2021» халыкара күргәзмәсе кысаларында заманча югары технологияле суыткыч медицина техникасын тәкъдим иткән. Әлеге техника бүгенге көндә махсус лабораторияләрдә, медицина һәм фармацевтика оешмаларында, Россиядә дә, чит илләрдә дә киң файдаланыла.
POZIS серияле җиһазлар – медицина өлкәсендә суыткыч һәм туңдыру техникасын, шулай ук дезинфекция приборларын тәкъдим иткән. Медицина күргәзмәсендә катнашучыларда ультрашәмәхә нурландыргычлар-бактерицидлы рециркуляторлар, шулай ук түбән температуралы суыткычлар, шул исәптән кан һәм плазма саклау өчен, шулай ук халыкны СОVID-19 каршы вакциналаштыру чаралары буенча вакциналарны, препаратларны транспорт белән күчергәндә актив кулланыла торган махсус суыткыч приборлары зур кызыксыну уяткан.
Базарның дөньякүләм тенденцияләреннән калышмыйча, POZIS җитештерелә торган продукцияне системалы рәвештә камилләштерә, инновацияле һәм модернизацияләнгән чишелешләр кертеп, медицина техникасының техник мөмкинлекләрен яхшырта, шул ук вакытта кулланучыларга POZIS җитештергән продукциянең югары сыйфатлы һәм функциональ булуын да гарантияли.
18 июньдә Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ уку йортында барлык дәрәҗә һәм укыту формаларына документлар кабул ителә башлаган.
Документларны тапшыру ысуллары турында университетның кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Роман Моисеев сөйләде:
«Быел университет документлар бирүнең берничә ысулын оештырды:
1) https://abiturientu.kai.ru/ сайтындагы шәхси кабинет аша онлайн-кабул итү.
Теркәлү укырга керүче кешегә кабул итү комиссиясе функцияләреннән файдалану мөмкинлеген бирә: гаризаны онлайн тапшыру, абитуриент рейтингы һәм башкалар. Абитуриентка «Абитуриентның гаризасы» бүлегенә күчәргә, шәхси мәгълүматларны тутырырга һәм кирәкле документларны кертергә кирәк.
2) Дәүләт хезмәтләре күрсәтүче бердәм порталда «Онлайн рәвештә укырга кер» супер сервисы аша:
Моның өчен абитуриентка порталда электрон гариза тутырырга кирәк: югары уку йортын сайларга, БДИ тапшырган предметларны күрсәтергә, белем һәм шәхси казанышлар турындагы документларның күчермәләрен кертергә һәм шәхси кабинеттагы мәгълүматны күзәтеп торырга кирәк.
3) Шәхсән кабул итү комиссиясе аша.
2021 елда документларны шәхсән кабул итү төре яңадан гамәлдә. Абитуриент, кирәкле документлар пакеты белән, кабул итү комиссиясенә (Большая Красная урамы, 55) килә һәм гариза тутыра ала. Документларны кабул итү COVID-19 пандемиясенә бәйле барлык куркынычсызлык чараларын һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәп гамәлгә ашырылачак».
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан Республикасы делегациясе составында ике көнлек визит кысаларында Үзбәкстан Республикасы энергетика министры Алишер Солтанов белән очрашты.
Очрашу барышында яклар уртак проектларны һәм хезмәттәшлекнең күздә тотылган юнәлешләрен гамәлгә ашыруны дәвам иттерү турында килештеләр.
Исегезгә төшерәбез, шушы көннәрдә Үзбәкстан белән Татарстан төбәкләре арасында эшлекле форум узды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Үзбәкстанның инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры Сардор Умурзаков, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Үзбәкстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Олег Мальгинов һәм Ташкент өлкәсе хәкиме Даврон Хидоятов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары–Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов катнашты.
Форум эшендә Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы эшлекле бергәлекләренең барлыгы 100 артык вәкиле катнашты.
Теләге булган һәркем үз соравын «Татэнергосбыт» АҖ җитәкчелегенә юллый һәм аңа җавап алырга мөмкин. Компания июнь аенда «Бизнес Online» электрон газетасы мәйданчыгында үз клиентлары белән аралашуның яңа форматын эшләтеп җибәргән.
Баннер төймәсенә басып, сораулар, теләкләр юлларга мөмкин. Татарстанлылар сорауларга җавапларны электрон почта яки компаниянең рәсми сайтында һәм «Инстаграм»да алачак.
Шулай ук компаниянең бушлай контакт-үзәге дә эшли: 8 800 200-25-26.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төп күрсәткечләрне уздырып үтәгән. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында республиканың 119 предприятиесе үз процессларын камилләштерә (2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 предприятиене җәлеп итү). Сакчыл җитештерү нигезләренә планлаштырылганнан 1,5 тапкырга күбрәк кеше укытылган.
Хакимиятнең җаваплы органнары һәм хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге эшчәнлеге нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Түбән Новгородта булып узган «Җитештерүчәнлек 360» III Федераль форумы кысаларында «Иң актив төбәк» номинациясендә бүләкләнгән.
«Җитештерүчәнлек 360» форумы, гадәттәгечә, сакчыл җитештерү өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруның иң яхшы тәҗрибәләрен җәелдерүдә Россиядә төп мәйданчык булып тора. Форум 2021 елның 15-16 июнендә Түбән Новгород шәһәрендә узган, ул Россия дәүләт хакимияте органнары, иҗтимагый берләшмәләр, социаль өлкә оешмалары, сакчыл җитештерү принципларына нигезләнгән җитештерү системаларын төзү буенча Россия предприятиеләре, шулай ук «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр вәкилләрен берләштергән.
Татарстан Республикасы предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына җәлеп итүдә лидерларның берсе булып тора, әле 2017 елда ук, предприятиеләргә үз җитештерүчәнлеген арттырырга ярдәм итүче сынау төбәкләре арасына керде.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы төп күрсәткечләрне уздырып үтәгән. «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында республиканың 119 предприятиесе үз процессларын камилләштерә (2024 елга кадәр максатчан күрсәткеч – 249 предприятиене җәлеп итү). Сакчыл җитештерү нигезләренә планлаштырылганнан 1,5 тапкырга күбрәк кеше укытылган.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру «Стратегия-2030» билгеләгән максатка ирешүнең төп резервы булып тора, – дип билгеләп үтте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов. – Нәкъ менә югары хезмәт җитештерүчәнлеге безнең икътисадның конкуренциягә сәләтлелегенең төп күрсәткече булып тора. Бу бурыч Россия Президенты Указы белән дәүләтнең өстенлекле дәрәҗәсенә чыгарылды».
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның гыйнварында Татарстан Республикасының төбәк компетенцияләр үзәге «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО сертификациясен илдә беренчеләрдән булып уңышлы узды.