ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Талант һәм уңыш» мәгариф фондының сәнгать җитәкчесе Ханс-Йоахим Фрай белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Яклар төрле юнәлешләрдә, шул исәптән сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, сәнәгать, мәгариф һәм мәдәни өлкәләрдә дә, хезмәттәшлек итү юллары турында фикер алышты.

Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Германия арасындагы хезмәттәшлекнең озын тарихы бар, ул Татарстан Республикасы тышкы икътисадый эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

Соңгы елларда Татарстан белән Германия арасындагы мөнәсәбәтләр нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше, медицина һәм башка өлкәләрдә дә уңышлы үсә.

«Татарстан Республикасы актив рәвештә ГФР белән төбәкара хезмәттәшлекне үстерә. Безнең Саксония, Тюрингия, Бавария кебек федераль җирләр белән ныклы кооперация элемтәләре булдырылды», – дип өстәде ул.

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жорж Фабер белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.

Алга таба хезмәттәшлекне үстерү, үзара файдалы партнерлык нигезендә ирешелгән мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Люксембургның Россия Федерациясендәге Илчелегенә күп кенә уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.

Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. 

Россия инде елдан артык пандемия шартларында яши һәм эшли. Без яңа вирус йогышы алып килгән берничә дулкынны уздырып җибәрә алдык.

Президент һәм Хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралар икътисадка ярдәм итте. Хезмәт базары торгызыла, предприятиеләр яңадан тулы көченә эшли башлады.

Тик ышанычның кайтуы үз-үзеңә ышану хисенә әйләнергә тиеш түгел. Вирус үзенең формаларын үзгәртә һәм тагын зыян салмакчы була.

Россия биологлары кешеләргә реаль ярдәм күрсәтә торган, авырудан котылырга яки аның авырлыгын йомшартырга булыша торган вакциналар эшләп чыгара һәм җитештерә. Прививкалар вирусның зыянын киметергә ярдәм итә торган күмәк иммунитет булдырырга булыша. Ләкин аңа каршы бары тик уртак тырышлык белән генә ирешеп була. Хәзерге вакытта Россия медицина учреждениеләрендә бушлай прививка ясату мөмкинлеге бирелә, күп кенә башка дәүләтләрнең гражданнары аннан мәхрүм.

Үз тормышыңны, туганнарың һәм якыннарыңның, хезмәттәшләреңнең, дусларың һәм күршеләреңнең сәламәтлеген саклап калу өчен прививка ясат.

Имин эшләү өчен прививка ясат.


9
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан нефть чыгаруны да, аны эшкәртүне дә яңа технологияләрне куллану хисабына үстерә ала. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммитында хәбәр итте.

Татарстанның (Әлмәт) нефть саммиты кысаларында инновацияләр күргәзмәсендә  «Татнефть» компаниясе бүген глобаль климат шартларында уйлап табылган эшләнмәләрен тәкъдим итте.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Hackathon Oil Tech Challenge 2021 Яшьләрнең икенче халыкара нефть-газ форумы 8 июльдән 15 июльгә кадәр Әлмәттә (Татарстан Республикасы) 250 кеше: студентларны, укытучыларны һәм нефть-газ өлкәсендә эшләүче яшь белгечләрне җыячак.


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Үзавтосәнәгать» АҖ идарәсе рәисе Шәүкәт Умурзаков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.

2021 елның 21-24 сентябрендә Мәскәүдә «Крокус Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә WorldFood Moscow 2021 туклану продуктларының 30 нчы юбилей күргәзмәсе булачак.

2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2021 халыкара форумы узачак. Цифрлы интеллектуаль технологияләрне, алар нигезендә ясалган системаларны, сервисларны һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне уйлап табучыларга һәм алардан файдаланучыларга юнәлдерелгән чараны катнаш (офлайн + онлайн) форматта «Казань Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уздыру планлаштырыла, үзәк күргәзмә павильоннары, сессия заллары, ачык күрсәтмә мәйданчыклар, уңайлы транспорт һәм рекреация инфраструктурасы белән тәэмин ителгән.

Kazan Digital Week-2020 форумының нәтиҗәләре kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com сайтында урнаштырылачак. Булачак вакыйга турында да тулырак мәгълүмат шунда урнаштырыла.

Форумда катнашучылардан мәкаләләр 2021 елның 1 августына кадәр катгый рәвештә тематик юнәлешләргә туры китереп кабул ителә. Мәкаләләр org@kazandigitalweek.ru электрон адресына җибәрелә.

Элемтәләр:

форумда катнашу мәсьәләләре буенча – Артем Сафин, телефон: +7 987 211-26-95, e-mail: Artem.Safin@tatar.ru.


6
июль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең тышкы икътисадый элемтәләр һәм чит илләр эшләре министры Петер Сийярто белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International