Альберт Кәримов Татарстан делегациясе составында Казакъстанга килде

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан делегациясе составында Казакъстанга килде. Визит кысаларында ул Казакъстан Республикасының индустрия һәм инфраструктура үсеше вице-министры Марат Карабаев белән очрашты, шулай ук «Казакъстан авиация индустриясе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә булды, анда аңа илнең авиация сәнәгате үсеше турында сөйләделәр.
          Үзенең чыгышында, узган очрашу кысаларында, Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, һәр уртак чара хезмәттәшлекне үстерүгә яңа этәргеч бирә, нәтиҗәләрен күрсәтә, эшлекле элемтәләр арта, хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре барлыкка килә. Коронавирус пандемиясе һәм чикләү чаралары кертелүгә карамастан, 2020 елда Казакъстан белән Татарстан арасында товар әйләнеше күрсәткече, 2019 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 14%ка артып, Татарстан таможнясы белешмәләре бунча АКШ доллары белән 630,8 млн булган. Казакъстан Республикасы соңгы 5 ел эчендә тышкы сәүдә күләме буенча Татарстанның 7 партнеры исәбендә. Казакъстан партнерлары белән «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «Татспиртпром» АҖ, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» ГАҖ, «КЭР-Холдинг» ИК» ҖЧҖ һәм башкалар актив хезмәттәшлек итә. Очрашу барышында яклар мөнәсәбәтләрнең хәзерге торышын һәм үсеш перспективаларын уңай бәяләде, шулай ук сәүдә-икътисад багланышларын үстерүдә алга таба да хезмәттәшлек итәргә әзер булуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International