Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Очрашуда Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе, AKSU Enerji компаниясенең директорлар советы рәисе Мостафа Тутар, Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы советы рәисе, Şanlanlar Gıda директорлар советы рәисе Осман Шанлан, Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары, Bara Kozmetik компаниясенең директорлар советы рәисе Әхмәт Кабалак, шулай ук Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе әгъзалары катнашты.
Сөйләшүләр барышында яклар икеяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеген киңәйтү мөмкинлекләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалы турында сөйләгәндә Герман Лернер, Татарстан икътисадының нигезен сәнәгать җитештерүе тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Социаль-икътисадый үсешнең төп күрсәткечләре буенча Татарстан Россия лидер-төбәкләре унлыгына керә.
Татарстанның Төркия Республикасы белән тышкы сәүдә әйләнеше 2020 елда АКШ доллары белән 362 миллион булган, ә 2021 елның 1 кварталында АКШ доллары белән 98 млн тәшкил итә, быел әлеге күрсәткеч Бөтендөнья сәүдә оешмасы үсешенең зур потенциалын күрсәтә.
Очрашу ахырында яклар үзара файдалы булган хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләрен алга этәрү буенча тыгыз багланышларны дәвам иттерүдә ике якта да мәнфәгать булуын белдерде.