ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2021 ел
җомга

POZIS (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе контурына керә) ел саен компания хезмәткәрләренең балалары өчен җәйге ял оештыра. Быел 200гә якын бала Татарстанның иң яхшы дәвалау-профилактика учреждениеләренең берсендә – «Васильево» шифаханәсендә ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыткан.

POZIS – социаль компонентлы предприятие. Балаларның җәйге ялы һәм аларны савыктыру һөнәри юнәлеш бирү системасында төп урынны алып тора, ул 2021-2023 елларда компаниянең кадрлар потенциалын үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча комплекслы программа кысаларында тормышка ашырыла.  

Предприятие шулай ук завод хезмәткәрләренең балаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә чараны гамәлгә ашыра: беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә әзерләүдә ата-аналарга, күпбалалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү, җәйге каникул вакытында балаларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә серговчы балалары арасыннан уку төркемнәре булдыру һ.б.

Боларның барысы да «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов инициативасы белән гамәлгә ашырыла, ул предприятие хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бурычларны төгәл билгеләгән.

Ел саен җәйге сезон кызган чагында предприятие җитәкчелеге һәм белгечләре «Васильево» шифаханәсендә ял итүче яшь сергочылар белән очраша икән. Быелның август аенда кадрлар хезмәте һәм Һөнәри берлек оешмасы вәкилләре «Җәй-2021» савыктыру сезонында катнашучылар белән очрашкан.

Завод хезмәткәрләренең җәйге лагерьда берничә тапкыр ял иткән балалары һәм аларның әти-әниләре шифаханә базасында оештырылган ялның ял гына түгел, ә сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеген бирүе турында да ассызыклый, бу исә кыйммәтле дәвалауга (кирәк булган очракта) менә дигән алмаш булып тора. Туклану рационына, көн режимына һәм шәхси-юнәлешле савыктыру комплексына аерым игътибар бирелә.

Очрашу ахырында завод вәкилләре балаларга татлы бүләкләр тапшырган. Социаль һәм яшьләр проектлары идарәсе җитәкчесе Александр Спирин кызыклы ял итүләрен һәм сәламәтлекне ныгытулары турында теләк белдергән. Ул шулай ук киләсе уку елында балалар өчен аларның әти-әниләре эшли торган заводка экскурсияләр дә оештырылачак, яшь сергочылар барлык спорт, мәдәни-ял итү корпоратив бәйрәмнәрендә дә катнашачак дип тә ышандырды.

14 августтан Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрәчәк. Продуктларны отышлы бәядән Әхмәтшин урамындагы «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә сатып алырга мөмкин булачак. Биредә Тукай районыннан яшелчә-җимеш продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Ярминкәләр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8:00-17.00 сәгатьләрдә 11 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

11 сентябрьдән төп ярминкәләр башлана, анда шәһәр халкына һәм кунакларына үз продукцияләрен сатарга карар иткән районнар составы киңәйтеләчәк. Узган ел Автокалада 27 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән, аларга 436 тоннадан артык продукция китерелгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда түбән бәяле беренче яшелчә ярминкәсен 24 июльдә үк ачтылар.


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә республикада сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белем бирү системасы әзерләп чыгара торган белгечләр турында кыскача мәгълүмат җиткерде, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хезмәт базарына күзәтү ясады, икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты һәм генераль директоры Александр Лаврентьев һәм Алексей Пахомов, Казан, Яр Чаллы һәм Зеленодольск шәһәрләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, шулай ук республика предприятиеләре һәм белем йортлары җитәкчеләре урынбасарлары катнашты.

Татарстан Республикасындагы сәнәгать тармакларының потенциаль хезмәт базарындагы торышы һәм башка төбәкләрдән сәнәгать өлкәсенә кадрлар җәлеп итү перспективалары – фикер алышу предметы булды.

Әлеге анализ нәтиҗәләре буенча, алдагы 7 елга сәнәгать һәм сәүдә тармакларының югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча кадрлар әзерләүгә ихтыяҗы 26,0 мең кеше тәшкил итә. 2022-2028 елларның фаразланган чорына гомуми ихтыяҗның 78%ы урта һөнәри белемле белгечләргә ихтыяҗ тудыра: квалификацияле эшчеләр – 16465 мең кеше, урта звено белгечләренә – 3,8 мең кеше; 22%ы – югары белемле 5,7 мең кеше.

Сәнәгать секторындагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе – эшчеләр (токарьлар, слесарьлар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар, станокчылар, җайланма көйләүчеләр, электромонтерлар һәм башкалар). Урта һөнәри белемле белгечләр арасында машина төзелеше технологияләре, икътисад, технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру һәм башка белгечләр, югары белемле белгечләр арасында – химия һәм химия технологияләре, машина төзелеше, икътисад, мәгълүмат системалары һәм технологияләр һ.б. бик кирәк.

Очрашу ахырында катнашучылар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү һәм һөнәри компетенцияләргә таләпләрне исәпкә алып, белем бирү процессын оптимальләштерү максатында эш бирүчеләр һәм мәгариф учреждениеләре арасында үзара хезмәттәшлек өчен шартлар тудыру кирәклеге турында үз тәкъдимнәрен җиткерде.

12 августтан 17 августка кадәр Казан шәһәре, Родина урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан «Магнит» кибете янында 16:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр көн саен хәйрия нигезендә мобиль кер юдырту бүлмәсе эшләячәк. Теләге булган һәркем бирегә хәйрия максатларында үзләренә кирәкмәгән әйберләрен китерә ала. Алмашка, мисал өчен, өй шартларында юып булмый торган зур габаритлы әйберләрне алып килеп юдыртырга мөмкин. Җыелган кием-салым сортларга аеру өчен җибәреләчәк: яхшы хәлдәге әйберләр Татарстан Республикасындагы мохтаҗ гаиләләргә тапшырылачак, чүпрәк-чапрак эшкәртелүгә тотылачак.

Акция «Чиста бәхет» хәйрия программасы кысаларында уза, аны Procter&Gamble компаниясенең Tide бренды һәм «Магнит» ваклап сату челтәре бергәләшеп үткәрә. Кер юдырту Россиянең 7 шәһәре буенча оештырылачак. Элегрәк ул Тула, Воронеж, Ростов-на-Дону, Краснодар, Ставрополь һәм Волгоградта булган, ә хәзер Казанда да кием җыю чарасы уздырыла.

Россиянең тагын 8 шәһәрендә «Магнит» кибетләрендә урнаштырылган махсус контейнерларга (адреслары Instagram социаль челтәрендә  Tide битендә күрсәтелгән) яисә «Полезный город» http://www.poleznygorod.ru/ картасында билгеләнгән программа партнерларының кабул итү пунктларына тапшырып, киемнәргә икенче тормыш бүләк итәргә мөмкин. Программа партнерлары арасында – #НЕМУЗЕЙМУСОРА экологик проекты, Краснодарның «Зеленый свет» иҗтимагый экологик оешмасы.  Шулай ук проектны «Русь» азык-төлек фонды волонтерлары да хуплый. Акция барлыгы Россиянең 15 шәһәрен колачлый.

Хәйрия акциясендә «Магнит» кибетләрендә кер юдырту өчен Tide порошогы яки гель сатып алып катнашырга мөмкин, һәр сатып алудан 1 сум мохтаҗларга ярдәм йөзеннән хәйрия киеме җыюга юнәлдереләчәк. Социаль челтәрләрдәге акция турында сөйләүчеләрнең барысы да күп санлы призлар: толстовкалар, кер юу өчен Tide капсулалары яки сатып алу өчен «Магнит» сертификатлары оту мөмкинлегенә ия булачак. Призлар атна саен уйнатыла.

Программага танылган телетапшырулар алып баручы, Comedy Club клубында бердәнбер хатын-кыз-резидент һәм яшь әни Марина Кравец теләктәшлек күрсәткән, ул хәйрия өчен беренче булып әйберләр китергән һәм аларны юдыртырга куеп җибәргән.

12 - 14 августта www.100tatarstan.com платформасында “100% Татарстан.   Мәгариф. Фән һәм технологияләр. Хезмәт базары” онлайн-форумы узачак  һәм  ул үз мәйданында Татарстан Республикасы Хөкүмәтен, мәгариф һәм фән өлкәсендә экспертларны, бизнесны һәм халыкны, республиканың эшлекле партнерларын берләштерәчәк.

 


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер видеоконференцэлемтә режимында United Jewel Company (Согуд Гарәбстаны Корольлеге) компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Киңәшмәдә United Jewel Limited компаниясе президенты Раҗһи Абдуллаһ Мөхәммәт, United Jewel Company компаниясе генераль директоры Мәхмүд Абү-Рәшид, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы башлыгы, Саба муниципаль районы советы рәисе Рәис Миңнеханов һәм республиканың нефть химиясе комплексы предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Очрашуда яклар нефть химиясе комплексында җитештерү, сәүдә һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда киләчәк хезмәттәшлек турында сөйләштеләр.

Очрашу барышында Герман Лернер Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлекне үстерүдә мәнфәгатьле булганы өчен рәхмәт белдерде. Ул Согуд Гарәбстаны белән икеяклы хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләде, шулай ук республиканың нефть химиясе комплексының төп предприятиеләре белән дә таныштырды.


6
август, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов видеоконференция режимында Үзбәкстан Республикасының инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары – Инвестиция проектларын эшләү үзәге директоры Хуррам Тешабаев белән очрашты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасының алдынгы предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Очрашу барышында яклар хәзерге вәзгыять, перспектив юнәлешләр, шулай ук сәүдә-икътисад, инвестиция, транспорт-логистика һәм башка өлкәләрдә икеяклы хезмәттәшлекне алга таба үстерүнең проблемалы мәсьәләләре буенча фикер алышты. Мондый проектлар арасында: Үзбәкстан Республикасында «КАМАЗ» йөк транспорт чараларын җитештерү, Ташкент өлкәсендә «Химград» АҖ индустриаль паркын булдыру, IT-өлкәдә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә һәм башка юнәлешләрдә проектларны үстерү.

«Быел булып узган күп кенә чаралар, визитлар һәм очрашулар үзара файдалы нәтиҗәләргә китерер дип ышанабыз», – дип билгеләп үтте Альберт Кәримов. Ахырда ул Үзбәкстан предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә аерым игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдерде. 

Шулай ук Альберт Кәримов Үзбәкстанның профильле предприятиеләрен агымдагы елның декабрь башында Татарстан машина төзелеше форумында катнашу өчен Татарстан Республикасына чакырды.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «РариТЭК» АҖ компаниясе производствосында булды.

«РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ – газ тутыру җиһазлары, автомобильләргә газ сала торган күчмә җайланмалар, RGK газ двигательләре, газлы баллон техникасы өчен сервис җиһазлары һәм махсус комплект җиһазлары җитештерә торган җитештерү-техник база. РМЗ шулай ук үзенең LOTOS бренды белән урта һәм зур класслы автобуслар да җитештерә.   

Криоген ягулык системаларын җитештерүнең яңа технологияләрен һәм процессларын эшләүгә, шулай ук аларны төрле модификациядәге транспорт чараларына кертү ысулларына аерым игътибар бирелә. Сыекландырылган табигый газның кече тоннажлы заводлары өчен комплект әйберләр һәм җайланмалар җитештерү технологиясе һәм технологик процессы булдырылган.

Визит кысаларында Альберт Кәримов газ-мотор автотехникасы предприятиесе һәм модельләре белән танышты, табигый газда эшли торган тягачларны да кертеп, җитештерү блокларын карады һәм алга таба хезмәттәшлек итү турында сөйләшүләр булды.

Шулай ук «РариТЭК» компанияләр төркеменең җитештерү мәйданчыклары буенча экскурсия оештырылды, анда предприятиенең мөмкинлекләре һәм казанышлары, белгечләрнең төрле тармакларда уңышлы кулланыла торган уникаль эшләнмәләре турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген эш визиты белән «ТЭСК» ҖЧҖ – «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты предприятиесендә булды. Компания үзтерәкле изоляцияле үткәргеч кулланып, һава аша электр энергиясе тапшыру линияләрен монтажлау өчен линия арматурасы җитештерүгә махсуслашкан. 

Предприятиенең үз конструкторлык һәм техник бүлекләре бар, үз сынау лабораториясе бар, анда материаллар һәм комплектлау детальләрен контрольдә тоту гамәлгә ашырыла. Шулай ук җитештерелә торган барлык продукциянең норматив документларга һәм тармак стандартлары таләпләренә туры килү-килмәве дә тикшерелә.

Предприятиенең техник директоры Фәнил Динмөхәммәтов Альберт Кәримовны «ТЭСК» компаниясе продукциясен җитештерү технологиясе белән җентекләп таныштырды.

Предприятие чыгара торган продукция монтаж һәм эксплуатация оешмалары тәкъдимнәрен исәпкә алып проектланган, сыйфат буенча чит ил аналогларыннан калышмый һәм әйләнә-тирә һаваның температурасы -60 башлап +50 градуска  кадәр булганда, диңгез дәрәҗәсеннән 1000 метрга кадәр биеклектә, пычрану дәрәҗәсе 1-4 булган районнарда, җил һәм бозлавык күзәтелгән барлык районнарда да кулланылачак. 

Моннан тыш, бүгенге көндә «ТЭСК» ҖЧҖ җитештергән линия арматурасын аттестацияләү буенча «ФТЦ ЕЭС» АҖ белән актив эш алып барыла. Бәйсез сынау лабораториясеннән уңай сынау протоколлары алынган, ЗАК төзелгән һәм килештерү өчен «Россия» ГАҖ җибәрелгән.

«ПОЗиС» АҖ компаниясендә (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе контурына керә) вакцинацияләү дәвам итә. Сентябрьгә хезмәткәрләрнең 60%ына кадәр прививка ясау планлаштырыла.

Бүгенге көндә 600 артык кешегә «Спутник V» беренче компоненты һәм 1400дән артык кешегә икенче компоненты белән прививка ясатылган, бу барлык хезмәткәрләрнең 45%ын тәшкил итә. Шулай ук альтернатив препарат – «Спутник Лайт»ны вакциналаштыру мөмкинлеге дә барлыкка килгән.

Завод хезмәткәрләренә хезмәт күрсәтү оешмалары һәм бүлекчәләрдәге җитәкчеләр, шул исәптән «ПОЗиС» АҖ компаниясе генераль директоры Радик Хәсәнов да үрнәк күрсәтә.

Хезмәткәрләргә эшчәнлектән аерылмыйча гына вакцинация узу өчен оптималь шартлар тудырылган. Суыткыч приборларын һәм сәүдә медицина җиһазларын җитештерүнең контактлы эретеп ябыштыручысы Галина Осокина билгеләп үткәнчә, заводта вакцинация пункты оештырылган. Бу хезмәткәрләр өчен бик уңайлы – беркая да барырга кирәкми. Ул, прививка ясатырга кирәк, дип саный, чөнки бу бит шәхси иминлек кенә түгел, ә тирә-юньдәгеләрнең дә иминлеге.

Предприятиенең фельдшер пунктларында POZIS конструкторлары эшләгән вакциналарны саклау өчен медицина суыткычлары белән җиһазландырылган махсус кабинетлар булдырылган.

Процедура Зеленодольск үзәк район хастаханәсенең квалификацияле белгечләре тарафыннан үткәрелә.

Предприятие хезмәткәрләрне COVID-19 саклану буенча кирәкле чаралар комплексын гамәлгә ашыра, шул исәптән эшчәнлек башкару биналарын, гомуми файдалану урыннарын даими эшкәртү һәм хезмәткәрләрне шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүне дә кертеп.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International