«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты башланганны бирле анда катнашучы предприятиеләр Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе тарафыннан эшләнгән «Экспорт үсеше акселераторы» программасы буенча белем алу мөмкинлегенә ия. 2021 елның сентябреннән программаның яңа агымы старт ала, аңа 17 августка кадәр гариза тапшырырга мөмкин.
Программаның уникальлеге бизнес вәкилләрендә экспорт проектын нәтиҗәле структуралаштыру, хәвеф-хәтәрләрне минимальләштерү һәм чыгымнарны киметү, предприятиенең экспорт эшчәнлеген киң колачлау һәм мөстәкыйль тиражлау өчен дәүләт ярдәме инструментларын куллану буенча гамәли күнекмәләр формалаштырудан гыйбарәт.
Программа дүрт белем бирү модуле һәм өч модульара чордан тора. Программаның озынлыгы – 3 ай.
Белем бирү модуле – компаниягә экспорт проектының төп аспектларын өйрәнергә һәм практикада эшләргә мөмкинлек бирә торган интенсив укыту курсы. Укулар төркемнәрдә бизнес-тренинглар форматында уза. Һәр модульдәге теория белән тәҗрибәнең 50 процентлы нисбәте һәр катнашучының алган белемнәрен һәм күнекмәләрен нәтиҗәле үзләштерүенә нигез булып тора.
Модульара чор – компаниянең экспорт проекты этапларын әзерләү, катнашучы һәр компаниягә Төбәкнең экспорт үзәгендәге клиент менеджерлары һәм куратор белән даими консультация ярдәме күрсәтеп һәм индивидуаль эшчәнлек нәтиҗәсендә алынган белемнәрне һәм инструментларны практикада эшләп бетерү буенча мөстәкыйль эше (белем бирү модульләре арасында).
АКСЕЛЕРАТОР УЗУ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА КОМПАНИЯДӘ ЧИТ ИЛ БАЗАРЛАРЫНА ЧЫГУНЫҢ ӨЧ ПЛАНЫ – 3 ЭКСПОРТ ПРОЕКТЫ ӘЗЕРЛӘНӘ, АЛАР БУЕНЧА:
ПРОГРАММАДА КАТНАШУ ШАРТЛАРЫ:
МӨҺИМ: турыдан-туры укыту очрагында, Мәскәүгә килү һәм анда яшәү чыгымнарын катнаша торган компания түли.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты һәм «Экспорт үсеше акселераторы» программасы турында тулырак мәгълүматны түбәндәге ресурслардан табарга була:
Илкүләм проектының сайты: производительность.рф
Төбәк экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе сайты һәм программа бите: exportedu.ru/acceleration/federal
ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru
Инстаграмда ТР ТКҮ: rck_tatarstan