«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр «Процесслар фабрикасы» конкурс трегында рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек буенча беренче Кубокка ярыша алачак. Катнашу өчен 2021 елның 23 августына кадәр чара сайтында гариза бирегез. Командаларга хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенция үзәкләренең «Процесслар фабрикасы» базасында сайлап алу этабын узарга туры киләчәк.
РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов йөкләмәсе буенча РФ Икътисадый үсеш министрлыгы, Ворлдскиллс белән берлектә, илкүләм проект кысаларында узачак Рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек кубогын оештыручылар булып катнашачак. Чараны оештыручылар – Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге.
«Хәрәкәтне куәтләү һәм аңа мәгънә эстәү өчен, аны системалы нигезгә куярга кирәк. Методик эш, тәҗрибә тапшыру һәм әлеге хәрәкәтне компания җитәкчеләре дәрәҗәсендә яклау турында сүз бара», – дип билгеләп үтте Андрей Белоусов.
Рационализаторлар кубогындагы «Процесслар фабрикасы» ярыш мәйданчыгыннан гыйбарәт булачак, анда катнашучылар реаль җитештерү эшчәнлегендә сакчыл җитештерү инструментлары буенча тупланган белемнәрен кулланачак. Илкүләм проектта катнашучы предприятиеләрнең белгечләре, командада эшләп, җитештерү процессларын оптимальләштерүнең, «нечкә» урыннарны табу һәм бетерү буенча үз осталыкларын күрсәтәчәк.
Ярышларда 5 оператор, 1 логист һәм яхшырту буенча 1 менеджер җәлеп ителгән газ басымын көйләүгә идарә итү пультын җыю процессы кабатлап күрсәтеләчәк. «Процесслар фабрикасы»нда катнашучыларның бурычы – 4 сәгать эчендә сакчыл җитештерү инструментларын кулланып нәтиҗәле процесс төзү, максималь табыш һәм минималь үзкыйммәт белән 20 минут эчендә кирәкле сыйфатлы 10 эшләнмә җитештерүне тәэмин итү.
Төбәкләр буенча сайлап алу этаплары графигы Кубокта катнашу өчен гаризаларны тикшергәннән соң төзеләчәк. Сайлап алу этаплары нәтиҗәләре буенча командалар рейтингы формалаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек буенча беренче Кубок Екатеринбургта 2021 елның 25-29 октябрендә «Екатеринбург-Экспо» мәйданчыгында узачак һәм 200дән артык катнашучыны һәм экспертны берләштерәчәк. Кубок өчен кейслар «Росатом», «Роскосмос» һәм ФКҮ экспертлары тарафыннан эшчәнлек бурычларына нигезләнеп эшләнгән.