Кичә, 15 июльдә, Казанда сынау режимында беренче КАМАЗ-6282 электробусы йөри башлады.
Татарстан башкаласы өчен инновацияле булган җәмәгать транспорты 3 номерлы троллейбус маршруты буенча «Елга порты» тукталышыннан Академик Глушко урамына кадәр хәрәкәт итәчәк. Электробусны өч ай дәвамында сынаячаклар. Инновацияле транспорт турында шәһәрлеләрнең фикере тест нәтиҗәләрен ясаганда исәпкә алыначак.
Башкортстанда автогигантның бүлендек предприятиесе булган «НЕФАЗ» ГАҖ җитештергән КАМАЗ-6282 электробусы компаниянең иң югары технологияле продуктларының берсе булып тора. Ул заманча җиһазлар белән җиһазландырылган, шул исәптән ике зоналы климат-контроль, алдынгы тематик һәм медиасистемалар, бушлай Wi-Fi бар. Электробус салонында маршрут мәгълүматы булган медиаэкраннар, мобиль җайланмалар өчен USB-слотлар урнаштырылган. Электробусның гомуми сыйдырышлыгы – 80 кеше, шулардан 35се – утырып бара торган. Идәннең тәбәнәк дәрәҗәсе хәрәкәте чикләнгән пассажир категорияләре өчен җайлаштырылган, урта мәйданда коляскалар өчен урын бар. Электробус тавышсыз һәм салмак хәрәкәт итүе белән аерылып тора.
Хәрәкәтенең максималь тизлеге – 75 км/сәг, егәрлеге тулысынча беткән аккумуляторларда йөрү запасы 50 км тәшкил итә. Электробусларны егәрлек белән туендыру 10-15 минут эчендә электр энергиясе запасын торгызуга сәләтле заряд алу станцияләре ярдәмендә башкарыла.
Чаллыда узган традицион пәнҗешәмбе матбугат конференциясендә илкүләм проектларның ничек тормышка ашырылуы турында сөйләгәннәр.
Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча Татарстанның Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектының нәтиҗәләре белән уртаклашкан. Ул искәрткәнчә, төп максатлар – ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 5%ка арттыру, шулай ук 2024 елга кадәр тагын 249 предприятиене җәлеп итү. Бүгенге көндә системада 120 республика компаниясе тора. Чаллы, Казан белән беррәттән, илкүләм проектта предприятиеләр саны буенча лидерлар рәтендә – ике шәһәрдән дә 32шәр предприятие, шул исәптән «Кама» АСК, Haier, «Акульчев» ҖЧҖ катнаша.
Гомуми файда миллиардка якынлашып килә.
Проектка керү өчен төп критерий – алына торган табышның 400 миллион сумнан артып китүе һәм эшчәнлек тармагы. Җитәкче ассызыклаганча, программада катнашу түләүсез нигездә башкарыла.
- Без предприятиеләргә адреслы эксперт ярдәме күрсәтәбез. Безнең экспертлар предприятиегә килә, һәм без сынау проектын бергәләп гамәлгә ашырабыз. Предприятие хезмәткәрләре арасыннан эшче проект командасы төзибез. Бу команданы сакчыл җитештерү системасына өйрәтәбез, безнең бурыч – парта артында утырган студентларга сөйләгән кебек лекция уку түгел, ә конкрет гамәли мәгълүмат бирү. Без әлеге мәгълүматны хезмәт җитештерүчәнлеге проектын гамәлгә ашыруда кулланабыз, – дип сөйләгән Бәйрәмов.
Мәсәлән, «Риат» кампаниясендә җитештерү-логистика процесслары яхшырган. Ә илкүләм проект буенча керемнең гомуми күләме 33 миллион сумга якынлашкан.
- «АГРОСИЛА» предприятиеләре илкүләм проектта актив катнашты. Чаллыда булган барлык предприятиеләр дә: «АГРОСИЛА» да, ит эшкәртү комплексы да, элеватор да. Барлык предприятиеләр буенча суммар файда бер миллиард сумга якынлаша. «АГРОСИЛА» һәм Челны-МПК предприятиеләре, шәхсән, ит эшләнмәләре җитештерү агымында 200 миллион сумга якын файда алуга ирештеләр, – дип уртаклашкан җитәкче.
Илкүләм проектта катнашу турында шулай ук «Кама» агросәнәгать комплексы генераль директоры Ленар Сәлахов та сөйләгән.
«Кама» агросәнәгать комплексында проект хисабына ит деликатеслары буенча җитештерүчәнлек арткан: җитештерү күләме 64% арткан, ә бер сменада бер кешегә булган нәтиҗә 73% арткан. Моннан тыш, процессның вакыты да, төгәлләнмәгән җитештерү проценты да кимегән. Сынау проекты буенча гомуми икътисадый нәтиҗә 45 миллион сумнан артып киткән.
Сәлахов сүзләренә караганда, проект эшли башлаганнан бирле алынган нәтиҗә 1,7 миллион сум тәшкил иткән.
Эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә ярдәм итү.
«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына һәм үзмәшгульлек субъектларына ярдәм итүнең яңа чаралары турында Эшкуарлыкка ярдәм фонды директоры урынбасары Линара Борһанова сөйләп узган.
Аның сүзләренә караганда, «Минем бизнес» үзәгендә берничә үзгәреш булган. Эшкуарлар өчен элеккечә патент эзләү, бухгалтерия алып бару, продукцияне алга этәрү һәм башка хезмәтләр күрсәтелә. Быел фонд беренче тапкыр Россия маркетплейсларында эшли һәм эшкуарларга ярдәм итә.
Шулай ук товарларны маркалау хезмәте дә күрсәтелә башлаган. Төп функция – бизнес белән идарә итү өчен товар-хисап системасына тоташтыру. Персоналны сайлау буенча күрсәтелә торган хезмәт тә яңа булып тора.
Аның сүзләренчә, эшкуарлар арасында иң кирәкле хезмәт – күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны оештыру. Моннан тыш, үзмәшгульләрнең дә барысы да диярлек шулай ук үз товарларын бушлай күрсәтүгә мохтаҗ.
Беренче тапкыр товар билгесен теркәүдә ярдәм күрсәтелә башлаган. Бик күп эшкуар бу мәсьәләдә ярдәм сораган.
- Хәзер без товар билгесенә таныклык рәсмиләштерүне, бер КУЭ субъекты өчен хезмәт күрсәтү билгесен финанслаячакбыз. Бу хезмәт актуаль булыр дип уйлыйбыз, – дигән Фонд директоры.
Шулай ук сертификатлаштыруда ярдәм итүгә дә гаризалар кабул итүне яңартып җибәргәннәр.
«Минем бизнес» үзәге элек үзмәшгульләргә элегрәк консультация хезмәтләре генә күрсәтә торган булган, быел күргәзмә-ярминкә чараларында чыгыш ясауда, аренда, җиһазлар һәм теркәлү җыемы өчен түләүне үз өсләренә алырга булганнар. Моннан тыш, Россия маркетплейсында үзмәшгульләрне теркәү һәм аның эчендә продукцияне алга этәрү юлы белән, аларны электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру хезмәте дә күрсәтелә.
- Үзәктә күрсәтелә торган микрофинанслау хезмәтләре – Эшкуарлыкка ярдәм фондының икенче үзәге. Без биш миллион сумга кадәр ташламалы микрокредит продуктлары бирәбез, – дип хәбәр иткән Борһанова.
Узган елдан башлап микрофинанслау хезмәтеннән үзмәшгульләр дә файдалана ала икән. 24 айга кадәр срокка 500 мең сумга кадәр продукт бирелә.
POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Техмаш» ФҖК» АҖ составына керә) 2021 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча суыткыч техникасын җитештерү күләмен узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 70% арттырган.
POZIS продукциясенең ышанычлы арту дәрәҗәсен сезонлы ихтыяҗ һәм киң номенклатура тәэмин итә, ул бүген 115 база моделен һәм экологик «яшел» технологияләр кулланып җитештерелгән 650 модификацияне тәшкил итә.
COVID-19 коронавирус йогышы пандемиясе чорында POZIS медицина техникасына шактый ихтыяҗ артуы билгеләнгән. Быелның 6 аенда, 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, үсеш темпы 150% артып киткән.
Дару препаратларын, кан, плазма, COVID-19 каршы вакциналарны даими температура параметрларында саклау өчен махсуслаштырылган медицина туңдыргычы бик популяр икән.
Көнкүрештә кулланыла торган суыткыч продукциясе сегментлары да үсеш күрсәтә, аерым алганда, Full no frost системасы булган туңдыргычларга ихтыяҗ зур икән.
POZIS суыткыч продукциясенә чит ил базарларында да ихтыяҗ зур. Быелның алты аенда аны сату, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 1,8 тапкырга арткан. Бүген югары сыйфатлы POZIS суыткыч техникасы БДБ, Көнбатыш Европа һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләрендә уңышлы сатыла.
23 июньдә даими һәм ачык тәҗрибә алмашу кысаларында «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ предприятиесендә динамикалы үсеш алучы «Техно-Логика» ҖЧҖ һәм «SoftPipe» ҖЧҖ предприятиеләре коллективлары булып киткән. Визитның максаты – «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыруда «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ тәҗрибәсен өйрәнү. Әгәр «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ 14 июньдә проектның беренче этабын төгәлләп, тиражлау этабына күчсә, «Техно-Логика» ҖЧҖ һәм «SoftPipe» ҖЧҖ компанияләре илкүләм проектка әле керешә генә. Кунакларны эшнең практик аспектлары: проект офисын оештыру, максатчанлык булдыру, эталон участоклар һәм эталонлы эш урыннары булдыру, персоналны бу эшкә җәлеп итү ысуллары кызыксындырган.
Хуҗаларның күрсәтерлек тә, сөйләр әйбере дә күп булган. «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ командасы Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән берлектә яхшы нәтиҗәләргә ирешә алган.
Очрашу проект офисында башланган, анда проектның администраторы Николай Федосеев проект командасы алдында торган бурычлар, эш этаплары, администратор һәм җитәкченең роле һәм, уңышлы үзгәрешләрнең төп нигезе буларак, лидерлык турында сөйләгән. Чакырылган коллегалар проект офисы белән җентекләп танышкан, кыйммәт агымын булдыру карталары, эшнең җентекле планнары, максатчан күрсәткечләр белән проектның мәгълүмат үзәге аерым игътибар җәлеп иткән. ТКҮ экспертлары да үз аңлатмаларын биргән, аларга чакырылган предприятиеләр командалары белән бергә җитештерүчәнлекне арттыру буенча чаралар эшләргә һәм гамәлгә ашырырга туры киләчәк.
Проект офисын өйрәнгәннән соң, командага проект җитәкчесе – «РМЗ РариТЭК» ҖЧҖ баш инженеры Ренат Фәрхетдинов та кушылган һәм кунакларга, әһәмиятле урыннарында аңлатмалар биреп, илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыру өчен сынау проекты сыйфатында сайланган «LOTOS» автобусын әзерләү агымын күрсәткән. Кунакларга күрсәтелгән беренче әйбер – заводның мәгълүмат үзәге, киңәшмәләр үткәрү процедурасы, күзәтеп торылучы күрсәткечләр, проблемаларны ачыклау һәм хәл итү принциплары турында җентекләп сөйләнгән.
Очрашу азагынңа проектның администраторы Николай Федосеевның агымны алга таба яхшырту, предприятиенең башка агымнарында уңышлы тәҗрибәне тарату планнары һәм алга таба хезмәттәшлекне дәвам иттерү һәм тәҗрибә алмашу ниятләре турында сөйләп үткән.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «Агросәнәгать компаниясе азык-төлек программасы» ҖЧҖ предприятиесендә сакчыл җитештерү буенча база укулары узган.
Элегрәк әйтелгәнчә, «Агросәнәгать компаниясе азык-төлек программасы» ҖЧҖ «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнаша.
Предприятиедә июль башында Татарстан Республикасының ТКҮ белгечләре проектның эшче төркеменә һәм предприятие җитәкчеләренә әлеге темалар буенча укулар үткәргән:
- «Максатлар композициясе»;
- «Нәтиҗәле мәгълүмат үзәге»;
- «Сакчыл җитештерү нигезләре»;
- «Яхшырту буенча проектны гамәлгә ашыру».
Илкүләм проектта катнашучыларның укуларга һәм булачак проектка аңлы якын килүен билгеләп үтәргә кирәк.
Моннан тыш, «Яхшырту буенча проектларны гамәлгә ашыру» тренингында сынау агымы сайланган һәм «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын тормышка ашыру өчен проект карточкасы булдырылган. Проектның темасы «Мөгезле эре яшь терлекләр үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» буларак формалаштырылган.
Владимир өлкәсе Россиянең үзәк өлешендә икътисадый яктан нык үскән төбәкләрнең берсе булып тора. Татарстан төбәкара хезмәттәшлекне алга таба да ныгытырга тели. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир өлкәсе Губернаторы Владимир Сипягин белән очрашуда хәбәр итте. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстанга визиты кысаларында Владимир Сипягин «КАМАЗ» заводында һәм «Алабуга» махсус икътисадый зонасында булды, шулай ук Иннополис мисалында югары технологияле тармакларны үстерү буенча республиканың тәҗрибәсе белән танышты.
Очрашу башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Сипягин Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Владимир өлкәсе администрациясе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешү, шулай ук килешүне гамәлгә ашыру буенча 2023 елга кадәр чаралар планын имзаладылар.
Очрашуны ачып, Рөстәм Миңнеханов Губернаторга Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытуга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Безгә үзара файдалы эшлекле элемтәләрне ныгытырга һәм тәҗрибә уртаклашырга кирәк", - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек уңышлы үсә. Татарстан йөк автомобильләре һәм автобуслар, шиналар, азык-төлек продуктлары, пыяла, бетоннан эшләнмәләр, медицина инструментлары һәм җиһазлары, дарулар, тукыма һ.б. җибәреп тора.
Хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре арасында Рөстәм Миңнеханов машина төзелеше өлкәсендәге кооперацияне, газ-мотор ягулыгы базарын үстерүне (автомобиль техникасы белән тәэмин итүне дә кертеп), йөк техникасын капиталь ремонтлауны, АПКны, шулай ук үзара тәэмин итү күләмнәрен һәм номенклатурасын билгеләп үтте.
ТР Президенты Владимир Сипягинга татар иҗтимагый оешмаларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Бүген Владимир өлкәсендә 7300ләп татар яши.
Әңгәмә барышында яклар кайбер юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерү турында сөйләштеләр: цифрлаштыру, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, эшкуарлыкны үстерү, кадрлар әзерләү, туризм, мәгариф һәм мәдәни алмашу.
Шулай ук очрашу кысаларында Рөстәм Миңнеханов Владимир Сипягинга ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан медаль тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Сенегал Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дмитрий Кураков белән очрашты.
Әңгәмә барышында яклар Россия-Сенегал мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Сенегал арасындагы эшлекле элемтәләрне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Сенегал белән хезмәттәшлек итәргә тели. Перспектив юнәлешләр арасында – машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, инновацион тармаклар.
Дмитрий Кураков бу эштә кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Газинур Бакиров катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Картли» компанияләр төркеме җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
«Картли» компанияләр төркеме полимерлар белән сәүдә итү белән шөгыльләнә. Төркем структурасына дөньяның төрле илләрендәге 11 компания керә. Ел саен «Картли» 400 мең тоннадан артык продукция төяп озата. 2020 елда компаниянең табышы 31 млрд. сумнан артык.
Очрашу кысаларында полимер тармакта, шул исәптән цифрлы карарларны гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, транспорт чаралары хуҗаларына үзгәртеп җиһазландыруга ташламалар бирү сәбәпле, алынмаган табышларны кайтаруга субсидия алучыларны сайлап ала башлавы турында игълан итә.
Субсидия транспорт чараларын табигый газда (метан) эшләрлек итеп үзгәртеп кору эшләрен башкаручы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелә.
2021 елның 13 июленнән 13 августына кадәр үзгәртеп җиһазлау һәм техник хезмәт күрсәтү пунктлары Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына сайлап алуда катнашу өчен тәкъдимнәр (гаризалар) белән мөрәҗәгать итә ала. Тәкъдимнәр (гаризалар) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Транспорт чараларын мотор ягулыгы сыйфатында табигый газ (метан) файдалануга яңадан җиһазландыру эшләрен башкаручы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга яңадан җиһазландыруны башкаручы затлар тарафыннан күрсәтелгән эшләргә транспорт чаралары хуҗаларына ташламалар бирү белән бәйле алынмаган керемнәрен кире кайтару максатларында Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү тәртибен раслау турында» 2021 елның 21 июнендәге 484 номерлы карары таләпләре нигезендә кабул ителә.
Тулырак мәгълүмат биредә.
2021 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына катнашу өчен предприятиеләрне сайлап алу критерийлары, ярдәм чаралары, катнашу форматлары һәм башкалар өлешендә үзгәрешләр кертелгән.
Предприятиеләрне сайлап алу критерийлары җиңеләйтелгән. 2021 елдан башлап проектта 400 млн. сум табышы булган предприятиеләр дә (керемнең иң югары чиге төшереп калдырылган), чит ил капиталы өлеше 50%ка кадәр булган предприятиеләр дә (рөхсәт ителгән % арттырылган) катнаша алачак. Әмма өстенлекле тармаклар исемлегенә республиканың максатчан төркемен йөзләгән предприятиегә киңәйтә торган сәүдәне кертү иң җитди үзгәреш булган.
Систамелы ярдәм чаралары исемлеге Worldskills Russia буенча рационализаторлар хәрәкәте белән арттырылган, ул рациональләштерү һәм предприятиеләрнең хезмәткәрләрен алгарышлы әзерләү, укыту һәм рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек кубогында канашуны оештыруны күздә тота.
Татарстан Республикасында Илкүләм проектта катнашучылар санының динамикалы артуына караганда, хәзерге вакытта 2021 елга предприятиеләрне җәлеп итү планы ТР ТКҮ тарафыннан 110%ка үтәлгән, шуңа күрә республикада проектны тормышка ашыруга кабул ителгән яңалыкларның бары уңай йогынтысы турында гына нәтиҗә ясарга мөмкин.