ТР Хөкүмәте Йортында берничә яңа проект тәкъдим ителде

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татнефтехиминвест-холдингның Директорлар советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.

«Роботех» (Пермь) компаниясе җитештерүне автоматлаштыру өчен үз чишелешләрен тәкъдир итте. Компаниянең генераль директоры Денис Худяков республикада автоматлаштыру һәм аддитив технологияләр үзәге төзергә тәкъдим итте. Ул роботлаштыруның һәм сәнәгый 3D-басманың инновацион технологияләрен кертүгә, шулай ук республика предприятиеләренең цифрлы индустриянең яңа стандартларына һәм импортны алмаштыра торган чишелешләргә тиз һәм һәркем файдалана алырлык итеп күчү өчен бердәм экосистема булдыруга юнәлдерелгән.

«Росатом Химия» эшчәнлеге турында компаниянең үсеш буенча директоры Кристина Тихомирова сөйләде. Компания традицион химия производстволарын саклап калу һәм базарга үз технологияләре буенча эшләнгән югары конкурентлы продукция чыгару максатында оештырылган.

КФУның Экология, биотехнологияләр һәм табигатьтән файдалану институтының Агроэкобиотехнологияләр үзәге фәнни хезмәткәре Александр Гордеев нефть чыгаруның нәтиҗәлелеген арттыруга һәм экологик проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән инновацион биотехнологик эшләнмәләр тәкъдим итте. Фәнни коллектив беренчел сынауларны узган һәм югары нәтиҗәлелек күрсәткән биотехнологик продуктларның ике төп линейкасын төзегән.

«Йокогава Электрик СНГ» генераль директоры Александр Резанов үз докладын технологик процесслар белән идарә итүнең автоматлаштырылган системаларын имин эксплуатацияләү нигезләренә багышлады. Компания АСУТП имин эксплуатацияләүне тәэмин итүгә комплекслы якын килүне кертә, ул җиде төп юнәлеш буенча куркынычларны ачыклауны һәм өстенлек бирүне үз эченә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International