«Иннополис» махсус икътисадый зонасының «Лаеш» индустриаль паркында тантаналы рәвештә литий-ион аккумуляторларын һәм аккумулятор батареяларын чыгару буенча «Батареон» компаниясенең тулы цикллы яңа заводы ачылды.
Предприятиенең җитештерү куәтләре белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар танышты
«Батареон» компаниясе («НЭТЕР» бренды) 2011 елдан литийлы аккумулятор системаларын проектлау, җитештерү һәм китерү буенча махсуслаша. Бу вакыт эчендә 4,5 меңнән артык проект гамәлгә ашырылган, 100 меңнән артык аккумулятор җитештерелгән, компания 30дан артык тармакта – медицина һәм робототехникадан алып пилотсыз очкычларга һәм ИБП кадәр – 100дән артык корпоратив клиентка хезмәт күрсәтә.
Яңа заводта үзебезнең литий-ион аккумуляторларын серияле җитештерү оештырылачак.
2027 елга тулысынча автоматлаштырылган җыю линиясен эшләтеп җибәрү планлаштырыла, аның куәтен елына 6,5 млн эшләнмәгә кадәр арттыру күздә тотыла. 2030 елга җитештерү күләме елына 1 ГВт·сәг җитәчәк, ә төп компонентларны локальләштерү — 50% ка кадәр.
Продукция арасында: яңа буын литий-полимер аккумуляторлары (17 000 һәм 20 000 mAh), идарә системалары (BMS), шулай ук төрле модификациядәге аккумулятор батареяларын җыю.