Татарстан һәм Беларусь үзара товар әйләнешен арттырырга ниятли

2025 елның 29 сентябре, дүшәмбе

Минскта Татарстан һәм Беларусь хезмәттәшлеге буенча уртак эш төркеме утырышы узды. Анда БР Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич, Премьер-министр урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Беларусь министрлыклары һәм предприятиеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

Яклар сәнәгать, сәнәгать кооперациясе өлкәсендә  хезмәттәшлекне алга таба үстерү, сәнәгать предприятиеләре арасында, шулай ук нефть химиясе, сәламәтлек саклау, төзелеш һәм төзелеш материаллары белән тәэмин итү өлкәсендә һ.б. хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

– Без озак еллар хезмәттәшлек итәбез, чимал булмаган экспортка чыктык. 2024 елда товар әйләнеше 740 млн. доллар булды. Быел алгарыш белән барабыз, зуррак күләмгә чыгу бурычы бар һәм быел потенциал бар. 26 майда премьер-министр Александр Генриховичның (Турчинның) визиты булды. Җитәкчеләребезнең килешүләре үтәлергә тиеш дип уйлыйм. Зур беркетмә төзелде, гаять зур планнар билгеләнде, шуңа күрә Беларуссия белән теге яки бу рәвешле хезмәттәшлек итүче барлык компанияләр бүген килде, — диде Олег Коробченко. – Иннопромда безнең сәнәгатьчеләр үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Бу зуррак нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Биредә безнең белән республика Фәннәр академиясе, аның президенты, Россиянең иң эре сәнәгать паркларының берсе – Химград, МТЗ-Татарстан, КАМАЗ һәм башка җитештерүчеләр.

Бүген Беларусь Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек буенча эш төркеменең 11 утырышы, шулай ук БР һәм ТР нефть химиясе комплекслары предприятиеләре һәм оешмалары арасында хезмәттәшлек буенча эш төркеменең уртак утырышы беркетмәләренә имза салынды.

Татарстан делегациясе Минскига «Иннопром. Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен килде, ул 29 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр уза. Республиканың берләштерелгән стендында сәнәгатьнең төрле тармакларында үзләренең потенциалларын күрсәтүче республиканың әйдәп баручы компанияләре күрсәтелгән. Экспозиция нефть-газ тармагыннан алып мәгълүмати технологияләргә кадәр юнәлешләрнең киң спектрын колачлый.

Чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International