«Батырлар. Татарстан геройлары» программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм МХО ветераннарына һәм анда катнашучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Ул «Время героев» федераль проектының аналогы булып тора.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко МХО ветераны Айдар Сәйфетдиновның остазы булды.
Программа кысаларында Айдар Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов белән очрашты, ул Министрлыкның эше һәм республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде. Шулай ук идарә рәисе Сергей Майоров аны Татарстанның сәнәгать кластеры эшчәнлеге белән дә таныштырды.
Моннан тыш, ветеран «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федпроектында катнашучы берничә предприятиедә – «ПЖКХ» ИК, Казанкомпрессормашта, Казан вертолет заводында, Казан авиация заводында, Челтәр компаниясендә булды, анда ул аларның эше турында эчтән белде.
«Мин үзем сәнәгатьче, һәм бүген Казан предприятиеләрендә булып, күргәннәремнән бик тәэсирләндем. Икътисадый чикләүләр шартларында безнең предприятиеләрнең үзләрен импортны алмаштыру, автоматика, роботлаштыру һәм ясалма интеллект кебек заманча технологияләрне кертү юлы белән тулысынча тәэмин итә алуы минем өчен ачыш булды», — диде Айдар.