Татарстан һәм Самара өлкәсе хезмәттәшлекне киңәйтергә ниятли

2025 елның 3 октябре, җомга

Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Гурков җитәкчелегендәге Самара өлкәсе делегациясе Татарстанга эш визиты белән килде.  Бүген ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко белән очрашу булды.  Анда шулай ук Татарстан һәм Самара өлкәсе предприятиеләре катнашты. 

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, машина төзелеше, авиатөзелеш, суднолар төзү, нефть химиясе өлкәсендә тыгыз багланышлар алып барыла.  Самара өлкәсе белән КАМАЗ, Аммоний, Татхимфармпрепараты, «Ак Барс» судно төзү компаниясе һәм башка республика предприятиеләре арасында хезмәттәшлек җайга салынган. 

Үз чиратында, Татарстан Самарадан чимал, ярдәмче материаллар, комплектлау әйберләре, химик эреткечләр һ.б. сатып ала.

Очрашуда Олег Коробченко республиканың сәнәгать потенциалы турында сөйләде, шулай ук яклар хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International