ЯҢАЛЫКЛАР


18
август, 2021 ел
чәршәмбе

30 августта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясе эгидасында үткәрелә торган «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевидение фестивалендә җиңүчеләр һәм лауреатлар зур концерт белән чыгыш ясаячак.

Эшләүче яшьләр Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көне уңаеннан Казан халкы һәм кунаклары өчен иҗади бүләк ясаячак. 

«Наше время – Безнең заман» фестивале лауреатларының матур чыгышы гадәттәгечә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда узачак. Концерт 13:30 сәгатьтә башлана, чыгышлар 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 

Быел эшче яшьләр фестивале Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган, шуңа күрә концерт вакытында тамашачыларга дөньяның төрле халык биюләре һәм җырлары белән баетылган матур программа тәкъдим ителәчәк. 

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ; «Туполев» ГАҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы; «Аммоний» АҖ; Казан дары заводы; Мамадыш районы мәгариф бүлеге; Горький исемендәге Зеленодольск заводы; «Таттелеком» ГАҖ һ.б. иҗат коллективлары тамашачыларны үз иҗаты белән сөендерәчәк.

Чара кирәкле барлык санитария таләпләрен исәпкә алып уздырылачак, дип ассызыклый оештыручылар. Керү – ирекле.

POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе контурына керә) беренче тапкыр Израильне көнкүреш суыткыч техникасы белән тәэмин иткән. Килешү нигезендә заказ бирүче Full no Frost системасы белән югары технологияле суыткыч продукциясе алган.

Full no Frost линиясенең иң заманча характеристикалары булган ике камералы суыткычлар – «супер катыру» функциясе һәм электр энергиясен экономияле куллануны тәэмин итә торган A+ югары класслы энергия нәтиҗәлелеге моделе экспорт өчен популяр модельгә әйләнгән, бу исә ил базарында үзеннән-үзе өстенлекле булып тора. Бактерияләргә каршы өслек булуы, аның ярдәмендә продуктларны саклау вакытына зарарлы йогынты ясаучы авыру микроорганизмнар үрчү куркынычы тулысынча юкка чыгарылуы да аның тагын бер өстенлеге булып тора. Заманча суыту системасы белән тулы Full No Frost технологиясе бозланудан һәм суыту камералары стеналарында боз һәм бәстән котылырга мөмкинлек бирә.

POZIS җитештергән суыткыч җиһазлары сыйфаты һәм бәясе буенча конкурентлыкка сәләтле, чит илләрдә аның популяр булуы шуның белән аңлатыла да инде: 2021 елның җиде аенда «Россия экспорт үзәге» АҖ белән хезмәттәшлек итеп, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, экспорт күләме 70 процентка арткан.

Шулай ук чит илдә фармацевтика суыткычларына һәм туңдыргычларына, шул исәптән кан һәм плазма саклау өчен даими температура параметрларын саклый торган махсус суыткыч приборларына да, ихтыяҗ зур.

POZIS барлык медицина техникасын җитештерүдә «салкын чылбыр»ның заманча таләпләрен тәэмин итү – даими температура шартларын саклап һәм GMP стандартларын үтәп, дару препаратларын саклау өчен кирәкле техник чишелешләр кулланыла. Суыткыч җиһазлары Евросоюз илләре («СЕ») сыйфат стандарты таләпләренә туры китереп сертификацияләнгән.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Неон арт» компаниясендә булды, анда ул компаниянең җитештерү комплексы һәм продукциясе белән танышты. «Неон-Арт» (Neon-Art) реклама-җитештерү компаниясенә 1993 елда Казанда нигез салынган, һәм ул бүген тышкы реклама һәм киңлекләрне рәсмиләштерү базарында иң эре уенчы булып тора. Компания тимер һәм тимер булмаган корылмалар һәм төрле билгеләнештәге әйберләр әзерли. Компаниянең җитештерү комплексы гомуми мәйданы 6000 кв. метрлы эшчәнлек куәтләренә ия, заманча, югары технологияле җиһазлар, квалификацияле һәм белемле кадрлар белән тәэмин ителгән. Компания штаты 200гә якын югары квалификацияле белгечне берләштерә.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Һөнәри осталык үсеше агентлыгы (Ворлдскиллс Россия)» автоном коммерциясез оешмасы, Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә, 2021 елда «Рационализаторлар марафоны» дип аталган чаралар циклын уздыра. Ул рационализаторлар хәрәкәтен формалаштыру һәм илкүләм проектта катнаша торган предприятиеләрдәге хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә юнәлдерелгән.

2021 елның 17 августында 16:00-17:00 сәгатьләрдә «Рационализаторлар марафоны» дигән циклның беренче чарасы узачак. Чара спикерларны һәм тыңлаучыларны ерактан тоташтыру мөмкинлеге белән турыдан-туры-дистанцияле форматта узачак.

Башлангыч чараның төп игътибары – хәзерге рационализатор портреты һәм предприятиеләрдә алар эшчәнлеге өчен уңайлы мохит формалаштыру инструментлары, шулай ук рационализаторлар хәрәкәтендә катнашучылар белән танышу.

Чарада спикерларның берсе буларак Сергей Обозов («Росатом» дәүләт корпорациясе) чыгыш ясаячак, ул тыңлаучыларга «Росатом» дәүләт корпорациясе эчендә рационализаторлар хәрәкәтенең барлыкка килүе һәм үсеше, хезмәткәрләрдән алынган рациональ тәкъдимнәрнең сыйфатын күтәрү өчен методикалар һәм алымнар турында сөйләячәк. Фикер алышудагы төп мәсьәлә: рационализатор потенциалы булган хезмәткәрне ничек ачыкларга һәм компания эчендә аны үстерү өчен ничек шартлар тудырырга.

Чарага гариза бирү әлеге сылтама буенча гамәлгә ашырыла:  https://leader-id.ru/events/219276.

Оештыручының элемтә мәгълүматлары: Назарова Анна Михайловна,   +7 (906) 456 60 68a.nazarova@worldskills.ru.


13
август, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында кулланучылар хокукларын тәэмин итү һәм яклау мәсьәләләре буенча координация советы утырышы узды. 

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы идарәсенең алданган кулланучылар хокукларын яклау эшчәнлеге нәтиҗәләре турында доклад белән Роспотребнадзорның Татарстан Республикасындагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов чыгыш ясады.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, юридик фирмаларның намуссыз гамәлләреннән зыян күргән тагын 67 гражданинны яклап булган, суд тарафыннан кулланучыларга 2,2 млн сум күләмендә акча бирелгән, әхлакый зыянны компенсацияләү 147 мең сумга төшкән.

Марина Патяшина билгеләп үткәнчә, Казан шәһәрендә автосалоннар эшенә бәйле шикаятьләр алына башлаган. Автомобильләр сату-алу килешүләрен төзегәндә кулланучыларга аларның бәясе, товар комплектациясе турында дөрес булмаган мәгълүмат бирәләр, автомобильне сатып алгач, аның бәясе баштан әйтелгәннән күпкә кыйммәтрәк, ә комплект өлешләре гадирәк булып чыга икән.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты башланганны бирле анда катнашучы предприятиеләр Россия экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе тарафыннан эшләнгән «Экспорт үсеше акселераторы» программасы буенча белем алу мөмкинлегенә ия. 2021 елның сентябреннән программаның яңа агымы старт ала, аңа 17 августка кадәр гариза тапшырырга мөмкин.

Программаның уникальлеге бизнес вәкилләрендә экспорт проектын нәтиҗәле структуралаштыру, хәвеф-хәтәрләрне минимальләштерү һәм чыгымнарны киметү, предприятиенең экспорт эшчәнлеген киң колачлау һәм мөстәкыйль тиражлау өчен дәүләт ярдәме инструментларын куллану буенча гамәли күнекмәләр формалаштырудан гыйбарәт.

Программа дүрт белем бирү модуле һәм өч модульара чордан тора. Программаның озынлыгы – 3 ай.

Белем бирү модуле – компаниягә экспорт проектының төп аспектларын өйрәнергә һәм практикада эшләргә мөмкинлек бирә торган интенсив укыту курсы. Укулар төркемнәрдә бизнес-тренинглар форматында уза. Һәр модульдәге теория белән тәҗрибәнең 50 процентлы нисбәте һәр катнашучының алган белемнәрен һәм күнекмәләрен нәтиҗәле үзләштерүенә нигез булып тора.

Модульара чор – компаниянең экспорт проекты этапларын әзерләү, катнашучы һәр компаниягә Төбәкнең экспорт үзәгендәге клиент менеджерлары һәм куратор белән даими консультация ярдәме күрсәтеп һәм индивидуаль эшчәнлек нәтиҗәсендә алынган белемнәрне һәм инструментларны практикада эшләп бетерү буенча мөстәкыйль эше (белем бирү модульләре арасында).

АКСЕЛЕРАТОР УЗУ НӘТИҖӘЛӘРЕ БУЕНЧА КОМПАНИЯДӘ ЧИТ ИЛ БАЗАРЛАРЫНА ЧЫГУНЫҢ ӨЧ ПЛАНЫ – 3 ЭКСПОРТ ПРОЕКТЫ ӘЗЕРЛӘНӘ, АЛАР БУЕНЧА:

  • продукциягә булган ихтыяҗ нигезендә базар сайлана, әлеге өлкәгә кереп китүдәге каршылыкларга анализ ясала;
  • потенциаль клиентлар әйләнеше күзаллана;
  • потенциаль сатып алучылар белән беренчел сөйләшүләр үткәрелә;
  • чыгым өлешләрен үз эченә алган һәм заемны финанслау, гарантияләү, кредит страховкалавы ихтыяҗын исәпкә алган коммерция тәкъдиме әзерләнә;
  • экспорт контроленең һәм валюта законнарының релевант аспектлары анализлана;
  • компаниянең «экспорт командасы» кросс-мәдәни коммуникацияләр үзенчәлекләрен исәпкә алып сөйләшүләр үткәрүгә әзерләнә;
  • экспорт проектларының һәркайсы буенча актуаль күргәзмә-ярминкә чараларында һәм бизнес-миссияләрдә катнашу планнары әзерләнә;
  • сайланган базарларда (онлайн-инструментларны да кертеп) продукцияне (брендны) алга этәрүнең иң нәтиҗәле каналлары эшләнә;
  • дәүләт ярдәменең кирәкле чаралары кулланыла.

ПРОГРАММАДА КАТНАШУ ШАРТЛАРЫ:

  • Компаниядә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең югары башкарма органы белән үзара ярдәм итешеп эшләү турында имзаланган килешүе булуы мәҗбүри шарт булып тора.
  • Һәр компаниядән бер белем бирү модулендә иң күбе 2 кеше катнаша ала. Программаның һәр модулендә бер, мәсәлән, компаниядә экспорт өчен җаваплы хезмәткәрнең даими катнашуы киңәш ителә. Икенче хезмәткәр модуль үзенчәлеге буенча юнәлдерелә ала: беренче һәм өченче модульләр маркетинг белгечләренә аеруча кызыклы булачак. Икенче модульдә катнашу өчен оешманың финанс экспертын җибәрү максатка ярашлы булачак. Дүртенче модуль экспорт компаниясенең юридик блогына кызыклы булачак.
  • Шулай итеп, укытуның бөтен вакытында бер компаниядән 4 хезмәткәр катнаша ала.
  • Программа буенча компанияләрне укыту түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла (Россия Федерациясе федераль бюджеты акчалары исәбеннән субсидияләнә).

МӨҺИМ: турыдан-туры укыту очрагында, Мәскәүгә килү һәм анда яшәү чыгымнарын катнаша торган компания түли.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты һәм «Экспорт үсеше акселераторы» программасы турында тулырак мәгълүматны түбәндәге ресурслардан табарга була:

 

Илкүләм проектының сайты: производительность.рф

Төбәк экспорт үзәгенең Экспорт мәктәбе сайты һәм программа бите: exportedu.ru/acceleration/federal

ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru

Инстаграмда ТР ТКҮ: rck_tatarstan

«Вертолеты России» холдингының (Ростех дәүләт корпорациясенә керә) Казан вертолет заводы Һава транспорты федераль агентлыгыннан (Росавиация) Россиядәге гражданнар авиациясе пилотлары өчен Ансат вертолеты тренажерын эксплуатацияләүгә рөхсәт алган.

Росавиация тарафыннан һава судносы тибына әзерлек, Ансат вертолетының очыш экипажлары әгъзаларының һөнәри күнекмәләрен вакытында үткәрү өчен тренажер җайланмасында эшләүгә рөхсәт бирелгән.

2020 елда Казан вертолет заводы Н.Е.Жуковский исемендәге Аэрогидродинамика институтының Авиация техникасына экспертиза уздыру һәм сертификат бирү үзәгеннән Ансат вертолеты тренажерының барча халыкара стандартларга туры килүе турында бәяләмә алган.

Ансат вертолетының комплекслы тренажеры пилот урыныннан тулысынча күренешне тәэмин итә торган визуальләштерү системасы белән җиһазландырылган. Аның ярдәмендә ике районга: Казан вертолет заводының очу-сынау комплексын да кертеп, Казанга һәм Сочига очыш ясала. Виброплатформа һәм аудиосистема очыш вакытында барлыкка килә торган вибрацияләрне һәм акустика тәэсирләрен булдырырга ярдәм итә. Тренажер ярдәмендә укучы пилотлар төрле шартларда, шул исәптән куркыныч һәм авария хәлләрендә дә, эш кылу тәртибен карый алачак.

Ансат комплекслы тренажерын эшләү һәм әзерләү «Вертолеты России» холдингының Казан вертолет заводында Авиациягә укыту үзәген үстерү концепциясе» инвестиция проекты нигезендә башкарылган.

Шулай ук Казан вертолет заводының укыту үзәге Ми-8МТВ вертолетының да комплекслы тренажеры белән җиһазландырылган. Тренажер кабинасы төнге шартларда пилотларның күнегүләрен кабатлау өчен җайлаштырылган. Моннан тыш, тренажер очу режимына һәм шартларына карап вертолет чыгара торган тавышларны һәм вибрацияне кабатлый торган виброакустика җайланмасы белән дә җиһазландырылган.

Казан вертолет заводының Авиациягә укыту үзәге 1995 елда оештырылган. 20 елдан артык эшли торган Үзәктә 9000 якын белгеч укып чыккан. Үзәктә очучыларны һәм инженер-техник состав белгечләрен яңадан әзерләү һәм аларның квалификацияләрен күтәрү курслары уздырыла. Укытучылар даими рәвештә үз белемнәрен камилләштерә һәм Россиянең алдынгы уку үзәкләрендә, шулай ук чит илләрдә стажировка уза, авиация җитештерүче компанияләрнең исемле сертификатларына ия була. Казан вертолет заводының Авиациягә укыту үзәгендә Ми-8/17, Ансат тибындагы вертолетлар белән эш итәргә өйрәтәләр. Якын киләчәктә Ми-38 вертолеты буенча да шундый ук укыту программасын эшләү планлаштырыла.

POZIS (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингы идарәсе контурына керә) ел саен компания хезмәткәрләренең балалары өчен җәйге ял оештыра. Быел 200гә якын бала Татарстанның иң яхшы дәвалау-профилактика учреждениеләренең берсендә – «Васильево» шифаханәсендә ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыткан.

POZIS – социаль компонентлы предприятие. Балаларның җәйге ялы һәм аларны савыктыру һөнәри юнәлеш бирү системасында төп урынны алып тора, ул 2021-2023 елларда компаниянең кадрлар потенциалын үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча комплекслы программа кысаларында тормышка ашырыла.  

Предприятие шулай ук завод хезмәткәрләренең балаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән берничә чараны гамәлгә ашыра: беренче сыйныф укучыларын мәктәпкә әзерләүдә ата-аналарга, күпбалалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү, җәйге каникул вакытында балаларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә серговчы балалары арасыннан уку төркемнәре булдыру һ.б.

Боларның барысы да «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов инициативасы белән гамәлгә ашырыла, ул предприятие хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән бурычларны төгәл билгеләгән.

Ел саен җәйге сезон кызган чагында предприятие җитәкчелеге һәм белгечләре «Васильево» шифаханәсендә ял итүче яшь сергочылар белән очраша икән. Быелның август аенда кадрлар хезмәте һәм Һөнәри берлек оешмасы вәкилләре «Җәй-2021» савыктыру сезонында катнашучылар белән очрашкан.

Завод хезмәткәрләренең җәйге лагерьда берничә тапкыр ял иткән балалары һәм аларның әти-әниләре шифаханә базасында оештырылган ялның ял гына түгел, ә сәламәтлекне ныгыту мөмкинлеген бирүе турында да ассызыклый, бу исә кыйммәтле дәвалауга (кирәк булган очракта) менә дигән алмаш булып тора. Туклану рационына, көн режимына һәм шәхси-юнәлешле савыктыру комплексына аерым игътибар бирелә.

Очрашу ахырында завод вәкилләре балаларга татлы бүләкләр тапшырган. Социаль һәм яшьләр проектлары идарәсе җитәкчесе Александр Спирин кызыклы ял итүләрен һәм сәламәтлекне ныгытулары турында теләк белдергән. Ул шулай ук киләсе уку елында балалар өчен аларның әти-әниләре эшли торган заводка экскурсияләр дә оештырылачак, яшь сергочылар барлык спорт, мәдәни-ял итү корпоратив бәйрәмнәрендә дә катнашачак дип тә ышандырды.

14 августтан Яр Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен башлап җибәрәчәк. Продуктларны отышлы бәядән Әхмәтшин урамындагы «Южный» агросәнәгать паркы территориясендә сатып алырга мөмкин булачак. Биредә Тукай районыннан яшелчә-җимеш продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Ярминкәләр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8:00-17.00 сәгатьләрдә 11 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

11 сентябрьдән төп ярминкәләр башлана, анда шәһәр халкына һәм кунакларына үз продукцияләрен сатарга карар иткән районнар составы киңәйтеләчәк. Узган ел Автокалада 27 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелгән, аларга 436 тоннадан артык продукция китерелгән.

Исегезгә төшерәбез, Казанда түбән бәяле беренче яшелчә ярминкәсен 24 июльдә үк ачтылар.


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә республикада сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белем бирү системасы әзерләп чыгара торган белгечләр турында кыскача мәгълүмат җиткерде, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хезмәт базарына күзәтү ясады, икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова, Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе президенты һәм генераль директоры Александр Лаврентьев һәм Алексей Пахомов, Казан, Яр Чаллы һәм Зеленодольск шәһәрләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, шулай ук республика предприятиеләре һәм белем йортлары җитәкчеләре урынбасарлары катнашты.

Татарстан Республикасындагы сәнәгать тармакларының потенциаль хезмәт базарындагы торышы һәм башка төбәкләрдән сәнәгать өлкәсенә кадрлар җәлеп итү перспективалары – фикер алышу предметы булды.

Әлеге анализ нәтиҗәләре буенча, алдагы 7 елга сәнәгать һәм сәүдә тармакларының югары һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча кадрлар әзерләүгә ихтыяҗы 26,0 мең кеше тәшкил итә. 2022-2028 елларның фаразланган чорына гомуми ихтыяҗның 78%ы урта һөнәри белемле белгечләргә ихтыяҗ тудыра: квалификацияле эшчеләр – 16465 мең кеше, урта звено белгечләренә – 3,8 мең кеше; 22%ы – югары белемле 5,7 мең кеше.

Сәнәгать секторындагы иң кирәкле һөнәрләрнең берсе – эшчеләр (токарьлар, слесарьлар, фрезерчылар, эретеп ябыштыручылар, станокчылар, җайланма көйләүчеләр, электромонтерлар һәм башкалар). Урта һөнәри белемле белгечләр арасында машина төзелеше технологияләре, икътисад, технологик процессларны һәм производстволарны автоматлаштыру һәм башка белгечләр, югары белемле белгечләр арасында – химия һәм химия технологияләре, машина төзелеше, икътисад, мәгълүмат системалары һәм технологияләр һ.б. бик кирәк.

Очрашу ахырында катнашучылар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү һәм һөнәри компетенцияләргә таләпләрне исәпкә алып, белем бирү процессын оптимальләштерү максатында эш бирүчеләр һәм мәгариф учреждениеләре арасында үзара хезмәттәшлек өчен шартлар тудыру кирәклеге турында үз тәкъдимнәрен җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International