«Казаньсельмаш» ҖЧҖ заводында яңа җитештерү мәйданнарын ачу тантанасы булды

2021 елның 24 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Казансельмаш» ҖЧҖ предприятиесенең лак-буяу цехын, үзйөрешле машиналар җыю цехын һәм композит эшләнмәләр цехын ачу тантанасында катнашты.

«Казаньсельмаш» – авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү заводы. Сиптергеч техника һәм эретмәләрне туглый торган машиналар ясау өлкәсендә эшли. 

2009 елда эретмә сиптергечне туглау һәм сиптерү җайланмасына тутыру өчен  уникаль техника берәмлеге булдыру предприятие үсешендә алга китеш булган. Эшләнмәнең Россиядә һәм БДБ илләрендә аналоглары юк. Бер елдан компания уңышны кабатлаган һәм автопилот йөреш системасында эшли торган «Барс» исемле сиптергеч ясаган. 

Хәзерге вакытта Казансельмаш компанияләре төркеме сиптергечләрне яхшырту өстендә эшли һәм бөтен ил буенча дилерлар челтәрен киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International