Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер бүген Кыргызстан Республикасының инвестицияләр министры урынбасары Нурадил Баясов белән очрашты.
Очрашу видеоконференцэлемтә режимында Кыргызстан Республикасы һәм Татарстанның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында узды.
Очрашу барышында Герман Лернер Нурадил Баясовка Татарстан Республикасы һәм республика предприятиеләре белән сәүдә-икътисад элемтәләрен үстерүгә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
«Татарстан белән Кыргызстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә бирелгән этәргеч үзенең төп ролен уйнар һәм безнең мөнәсәбәтләрне яңа дәрәҗәгә чыгарыр, дип ышанабыз», – диде ул.