Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Россия Федерациясендә 2030 елга кадәрге чорга электр автомобиль транспортын җитештерү һәм куллануны үстерү буенча «Юл картасы» концепциясен имзалаган. Документлар Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән.
Концепциянең максаты – Россия Федерациясе территориясендә электр энергиясе һәм водород белән эшли торган транспорт чараларын җитештерү һәм куллану өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләрен билгеләү.
Документны кабул итү Россия Федерациясе Президентының «2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары турында»гы указы максатларында инвестиция активлыгын һәм сәнәгый җитештерүгә этәргеч бирү өлешендә генә түгел, ә куркыныч пычраткыч матдәләр чыгаруны киметү өлешендә экология өлкәсенә дә, шулай ук Россия Федерациясенең «Сәнәгать үсеше һәм аның конкурентка сәләтлелеген арттыру» дәүләт программасы максатларына һәм нәтиҗәләренә дә йогынты ясаячак.
Концепцияне тормышка ашыруның төп максатчан күрсәткечләре:
- тягалы аккумулятор батареялары өчен ячейкалар җитештерүне башлап җибәрү;
- катод һәм анод материалларын җитештерә башлау;
- 72 мең данәдән дә ким булмаган заряд станциясен файдалануга тапшыру, аларның 28 меңе – тиз заряд станцияләре;
- 1000 ким булмаган водород белән тәэмин итү җиһазларын файдалануга кертү;
- электрохимия, электромеханика, электроника һәм электротранспорт чаралары җитештерүнең барлык технологик чылбыры буенча өстәмә 39 мең югары җитештерүчәнлекле эш урыны булдыру.
«Ел экспортеры» россиякүләм премиясенең бердәм округ конкурс комиссиясе Идел буе федераль округында 10 җиңүчене билгеләгән. Федераль министрлыклар, Экспортка ярдәм итү үзәкләре, «Россия экспорт үзәге» АҖ һәм эшкуарлык берләшмәләре вәкилләреннән торган комиссия карары буенча кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә, эре сәнәгать предприятиеләре дә җиңүче булган.
Премия чимал булмаган энергетика товарлары, эшләр, хезмәтләр күрсәтү, шулай ук интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләрен экспортлауда иң зур уңышларга ирешкән оешмаларга һәм шәхси эшкуарларга бирелә.
Округ этабында җиңүчеләр 12 номинациядә билгеләнгән.
«Эре бизнес» категориясендә «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе
«Новомет-Пермь» АҖ (Пермь крае)
- Россиядә нефть-газ җиһазлары, шул исәптән катлам басымын саклау системалары җитештерү белән шөгыльләнә торган иң эре халыкара холдингларның берсе.
«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Сәнәгать өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе
«Славянский двор» ҖЧҖ (Түбән Новгород өлкәсе)
- Россиядә мебель, йомшак мебель һәм карават җитештерүче иң эре предприятиеләрнең берсе.
«Эре бизнес» категориясендә «Агросәнәгать өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе
«НМЖК» АҖ (Түбән Новгород өлкәсе)
- Россия һәм БДБ май базары лидерларының берсе, составына 12 предприятие кергән вертикаль интеграцияле холдинг.
«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Агроәнәгать өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе
«Юфенал Трейд» ҖЧҖ (Саратов өлкәсе)
- Компания Саратовта 1992 елда нигез салынган «Юфенал» компанияләре төркеме составына керә һәм авыл хуҗалыгы продукциясен саклау, киптерү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнә.
«Эре бизнес» категориясендә «Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе
«СОКОД» ДБССО (Самара өлкәсе)
- Самара өлкәсенең онкология хезмәте. Диспансер эшчәнлеге төрләре: онкология авырулары вакытында махсуслаштырылган, югары технологияле медицина ярдәменең барлык төрләрен күрсәтү.
«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе
Җиңүче: «ИТ профессиональ чишелешләр» ҖЧҖ ITPS (Пермь крае)
- заманча IIoT, Big Data/Smart Data, Predictive Analysis&Optimization технологияләре, үзенең шәхси ИТ-чишелешләре базасында һәм AVIST цифрлы җитештерү платформасында эре предприятиеләрне цифрлы трансформацияләү хезмәтләре күрсәтә торган алдынгы комплекслы провайдерларның берсе.
«Эре бизнес» категориясендә «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе
Җиңүче: «КАМАЗ» ГАҖ (Татарстан Республикасы)
- дөньяда авыр йөк автомобильләре җитештерүче иң эре ТОП-20 исемлегенә керә һәм Россия Федерациясендә һәм БДБда иң зур йөк автомобильләре җитештерүче предприятие булып санала.
«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Югары технологияләр өлкәсендә ел экспортеры» номинациясе
Җиңүче: «Сателлит Инновация» ҖЧҖ (Пермь крае)
- Компания заманча видеокүзәтү системаларын программа белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Компаниянең технологик чишелешләре бизнес-процессларны оптимальләштерү, чыгымнарны киметү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кулланыла.
«Эре бизнес» категориясендә «Ел трейдеры» номинациясе
Җиңүче: «ПродЭкс» ҖЧҖ (Татарстан Республикасы)
- Компания «Эссен Продакшн АГ» АҖ кондитер фабрикасы продукциясен (конфетлар, снэклар, печенье, мармеладалар), шулай ук «Махеевъ» сәүдә маркасы белән җитештерелә торган продукция: джемнар, повидло, топпинглар, майонезлар һәм майонез соуслары; томат нигезендә кетчуплар һәм соуслар; тәмләткечләр (горчица, керән, аджика, маринад) экспортлау белән шөгыльләнә.
«Кече һәм урта эшкуарлык» категориясендә «Ел трейдеры» номинациясе
Җиңүче: «ТПП» ҖЧҖ (Саратов өлкәсе)
- Компания эшчәнлегенең төп төре – запас частьләр, аерым алганда, подшипникларны күпләп сату.
«Яңа география» номинациясе
«ПродЭкс» ҖЧҖ (Татарстан Республикасы)
- Компания «Эссен Продакшн АГ» АҖ кондитер фабрикасы продукциясен (конфетлар, снэклар, печенье, мармеладалар), шулай ук «Махеевъ» сәүдә маркасы белән җитештерелә торган продукция: джемнар, повидло, топпинглар, майонезлар һәм майонез соуслары; томат нигезендә кетчуплар һәм соуслар; тәмләткечләр (горчица, керән, аджика, маринад) экспортлау белән шөгыльләнә.
«Ел ачышы» номинациясе
«Сателлит Инновация» ҖЧҖ (Пермь крае)
- Компания заманча видеокүзәтү системаларын программа белән тәэмин итү белән шөгыльләнә. Компаниянең технологик чишелешләре бизнес-процессларны оптимальләштерү, чыгымнарны киметү һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен кулланыла.
Төбәк конкурсларында җиңүчеләр икенче – федераль этапта катнашачак. Федераль этап лауреатларын бүләкләү тантанасы «Россиядә эшләнгән» халыкара экспорт форумында узачак. «Ел экспортеры» җиңүчеләре Россия экспорт үзәгеннән төрле бонуслар алачак. Алар арасында Мәскәүдә Экспорт мәктәбе базасында акселерация программасы буенча укыту, шулай ук экспортерларга мәгълүмат ярдәме чараларының киң исемлеге бар.
Бүген «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ предприятиесендә транспорт академиклары, диңгез тармагына караган ЛЕНМОРНИИПРОЕКТ һәм ЦНИИМФ институтлары директорлары хөрмәтенә «Александр Парфенов» һәм «Всеволод Пересыпкин» дип аталган BLV03 проектының ике судносын суга төшерү тантанасы булды.
Бу көнне завод хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, дәүләт заказчысы, «Росатом» ДК, Зеленодольск муниципаль районы администрациясе, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү компаниясе» АҖ, шулай ук проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре һ.б. котлады.
Альберт Кәримов үзенең сәламләү сүзендә билгеләп үткәнчә, бу – завод өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә әһәмиятле вакыйга.
«Татарстан Республикасының иң эре һәм уңышлы үсеш алган, Россиянең иң борынгы оборона предприятиеләренең берсе, А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы менә инде 125 ел мөһим дәүләт бурычларын уңышлы гына гамәлгә ашыра, уникаль хәрби корабльләр һәм гражданнар өчен суднолар төзи. Завод тарихында авыр вакытлар булуга карамастан, аның командасы алга таба хәрәкәт итү, дулкыннар өслегендә ныклы тыл булдыру өчен барысын да эшләде», – диде ул.
Әлеге суднолар «Гидрографик предприятие» ФДУП өчен гидрографик флот төзү һәм модернизацияләү буенча «Росатом» дәүләт корпорациясе программасы буенча «Төньяк диңгез юлы» федераль максатчан проекты кысаларында төзелә. Программа 2024 елга кадәр 5 яңа судноны төзү һәм гамәлдәге 3 судноны модернизацияләүне күздә тота. Судноларны Төньяк диңгез юлы портлары акваториясендә диңгездә йөзүнең куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм порт инфраструктурасын үстерү максатларында эшләр башкару өчен җәлеп итү планлаштырыла.
Тантананың рәсми өлешендә шулай ук суднолар төзү тармагын үстерүгә шактый өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү чарасы да булды. Мөхтәрәм кунаклар завод хезмәткәрләренә ведомстводан һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Озерная һәм Новостроительная урамнарында яңартылган юлүткәргечне ачуда катнашты. Ул 2019 елда үзгәртеп корыла башлаган иде.
Проектның гомуми бәясе 700 миллион сумга якын. Бу акчалар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.
Юлүткәргечне үзгәртеп корганда инновацияләр дә кулланылган. Аерым алганда, биредә Sika фирмасыннан күпер катламын гидроизоляцияләүнең яңа төре кулланылган. Мондый материалны төшерү системасы тимер корылмаларны дым үтеп керүдән, өстәвенә коррозиягә каршы да бик озак вакытка саклап тора.
Моннан тыш, юлүткәргечтә тимер юллар кисешкән вакытта куркынычсызлык буенча барлык таләпләр дә тәэмин ителгән: тотып тору үзлеге югары булган цинкланган барьерлар һәм ян-як коймалар урнаштырылган, цинклы тимер баганаларга тышкы яктырткычлар урнаштырылган, күпер астыннан чыгару өчен тимер юл норматив документларында таләп ителгән габарит тәэмин ителгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Бөгелмә муниципаль районында эш сәфәре белән, анда ул «ИПЦ Бугульма» ҖЧҖ, «НТЭС» ФҖБ ҖЧҖ һәм «Master Klein» предприятиеләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.
Альберт Кәримов үзенең чыгышында билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча, гадәттәгечә, Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләре арасына керә.
Узган ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продукты (ВРП) 2,6 трлн. сум дип бәяләнә.
2021 елның гыйнвар-июнь айларында Татарстан Республикасында җитештереп төяп озатылган товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 1,8 трлн.сум булган, сәнәгый җитештерү индексы – 104,8%.
Ярты ел эчендә республикада 16,7 млн.тонна нефть чыгарылган, 32 мең 650 йөк машинасы һәм 387 җиңел автомобиль, 6,77 млн. шин, покрышкалар, камералар, 336,7 мең тонна синтетик каучук, 13,1 млрд.кВт/сәг электр энергиясе, 30 млн.Гкал пар һәм кайнар су җитештерелгән.
Быелның 6 аенда нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре тарафыннан 1,15 трлн.сумнан аз гына артык ягъни барлык республика күләменең 63% чамасында продукция җитештерелгән.
Бөгелмә районының сәнәгать потенциалын «ТНГ-Групп», «Бөгелмә механика заводы», «Татнефть» ГАҖ, «Бөгелмә электр насослары заводы», «Скважиналарны эксплуатацияләүнең яңа технологияләре» ФҖБ һәм «ГКС» фәнни-җитештерү предприятиесе тәшкил итә.
Быелның гыйнвар-июнь айларында Бөгелмә муниципаль районы предприятиеләре тарафыннан төяп җибәрелгән товарлар күләме 16,7 млрд.сум булган. Бу күрсәткеч буенча район республиканың иң яхшы ун районы арасына керә (9 нчы урын).
2021 елның 23 августында «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ («Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ компанияләре төркеме) составына керүче «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖдә BLV03 проектының ике – «Александр Парфенов» һәм «Всеволод Пересыпкин» судноларын суга төшерү тантанасы узачак.
«Ремдизель» АҖ 22-28 август көннәрендә «Патриот» паркында узачак «Армия-2021» халыкара хәрби-техник форумында катнашачак. Компания продукциясе белән павильон каршында 244 стендында танышырга мөмкин булачак.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашучы предприятиеләр «Процесслар фабрикасы» конкурс трегында рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек буенча беренче Кубокка ярыша алачак. Катнашу өчен 2021 елның 23 августына кадәр чара сайтында гариза бирегез. Командаларга хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенция үзәкләренең «Процесслар фабрикасы» базасында сайлап алу этабын узарга туры киләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы делегациясе белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.
Очрашуда Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе, AKSU Enerji компаниясенең директорлар советы рәисе Мостафа Тутар, Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы советы рәисе, Şanlanlar Gıda директорлар советы рәисе Осман Шанлан, Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе урынбасары, Bara Kozmetik компаниясенең директорлар советы рәисе Әхмәт Кабалак, шулай ук Ыспарта Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Татарстан делегациясе составында Казакъстанга килде. Визит кысаларында ул Казакъстан Республикасының индустрия һәм инфраструктура үсеше вице-министры Марат Карабаев белән очрашты, шулай ук «Казакъстан авиация индустриясе» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә булды, анда аңа илнең авиация сәнәгате үсеше турында сөйләделәр.