Герман Лернер: «2020 елда 166 ил Татарстан Республикасының сәүдә партнерларына әверелде»

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары  Герман Лернер бүген Россия һәм БДБ кластеры президенты – «Кюне+Нагель» ҖЧҖ генераль директоры Перри Херберт Нойманн белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Яклар төрле тармакларда ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Очрашу барышында Герман Лернер билгеләгәнчә, Татарстан Республикасы тормыш сыйфаты, инвестиция климаты, социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча тотрыклы рәвештә Россиянең топ-5 төбәге арасында.

Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше, химия һәм нефть химиясе Татарстан Республикасы сәнәгате структурасында төп өлешен алып тора.

 Шулай ук Татарстан тышкы икътисадый эшчәнлектә дә актив катнаша.

 2019 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 16 млрд.доллар тәшкил иткән, 2020 елда, коронавирус шартлары аркасында, товар әйләнеше 12,4 млрд. долларга кадәр кимегән. 

 2020 елда 166 ил Татарстан Республикасының сәүдә партнерларына әверелгән. 

 Очрашу ахырында яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча тыгыз элемтәләрне дәвам иттерүдә мәнфәгатьле булуларын белдерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International