Альберт Кәримов Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын тәкъдир итте

2021 елның 2 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов «Конкурентлы сәнәгать» эш сессиясендә Татарстан Республикасының сәнәгать потенциалын тәкъдир итте.

 Эш сессиясе Дубайда Экспо-2020 Бөтендөнья күргәзмәсе кысаларында узды.

 Альберт Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы тормыш сыйфаты, инвестиция климаты, социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре буенча Россиянең барлык төбәкләре арасында тотрыклы рәвештә топ-5 исемлегендә тора.

 «Бүгенге көндә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлекне алга таба үстерү өчен зур потенциал бар», – диде ул үз чыгышында.

 Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья Экспо күргәзмәсе Дубайда 2021 елның 1 октябреннән 2022 елның 31 мартына кадәр уза һәм индустриальләштерү символы булып тора. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тарафыннан «Тотрыклылык, мобильлек һәм мөмкинлекләр» дигән тема өлешләре белән «Киләчәк төзеп, акылларны берләштерү» темасы сайланган иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International