POZIS компаниясе Геленджикта 4-5 октябрь көннәрендә узган ел саен уздырыла торган VI «Биотехмед-2021» форумында катнашкан.
Форум эшендә Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, илнең әйдәүче профильле компанияләре катнашкан.
Уздырыла торган сессияләр барышында спикерлар катнашучыларга сәламәтлек саклау өлкәсендә дөнья трендлары, медицинада һәм фармацевтикадагы инновацияләр турында сөйләгәннәр. Экспорт, чит ил базарларында Россия фармацевтика һәм биотехнология продукциясенең конкурентлы өстенлекләре һәм потенциал мәсьәләләре турында сүз барган.
Эш программасы кысаларында «ПОЗиС» АҖ белгечләре «Сәламәтлек саклау үсешенең дөньякүләм трендлары. Индустриянең роле», «Хәзерге шартларда сәламәтлек саклау өлкәсендә илебезнең фармацевтика һәм медицина сәнәгатенең үсеш перспективалары һәм дөнья тенденцияләре» дигән тематик сессияләрдә һәм коронавирус пандемиясе темасына багышланган дискуссиядә катнашканнар, анда сәламәтлек саклау һәм медицина индустриясенең киләчәге турындагы мәсьәлә актив каралган.
«ПОЗиС» компаниясе диверсификация программасы кысаларында медицина техникасы һәм дезинфекция җиһазлары җитештерү күләмен системалы рәвештә арттыра. POZIS өчен мондый рейтинглы чараларда катнашу эксперт һөнәри бергәлеге белән диалог һәм медицина техникасын җитештерүчеләр белән тәҗрибә алмашу өчен җитди мәйданчык булып тора, тышкы сату базарларының заманча таләпләрен исәпкә алып, POZIS продукциясен алга җибәрүнең яңа юлларын билгеләргә мөмкинлек бирә.
«Биотехмед-2021» – биомедицина тармагының актуаль мәсьәләләре, «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, дәүләт һәм бизнес арасындагы диалог мәсьәләләре буенча фикер алышуда төп мәйданчык. Быел форумның төп темалары – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан эшләнгән «Санитар калкан» һәм «Фарма 2030» стратегиясе дәүләт проектлары.