Иртәгә, 8 октябрьдә Әлмәттә IX “Наше время-Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең зона этаплары башлана.
Фестиваль хәрәкәте республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел мәдәни вакыйга Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.
Әлмәт һәм якын-тирә районнарның талантлы яшьләре ике көн дәвамында, 8 һәм 9 октябрьдә масштаблы проектның суперфиналына үтү мөмкинлеге өчен көрәшә алачак.
Исегезгә төшерәбез, проектта 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге (командалар составында – 45 яшькә кадәр) затлар катнаша. Слесарьлар, электриклар, табиблар һәм башка һөнәр вәкилләре “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше” һәм “Дан минуты” номинацияләрендә үз сәләтләрен күрсәтәчәк.
Зона этаплары шулай ук 15-16 октябрьдә – Түбән Камада, 22-23 октябрьдә – Казанда һәм 29-30 октябрьдә Яшел Үзәндә узачак.
“Быел без Татарстан предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләреннән 180-нән артык гариза кабул иттек. Узган елгы гариза бирү кампаниясенә караганда, фестиваль хәрәкәтендә катнашырга теләүчеләр саны артты”, - дип билгеләде проект җитәкчесе Айдар Гайнетдинов.
Быелгы фестивальдә беренче тапкыр Югары Ослан районының Крестьян (фермер) хуҗалыгы (Бакча-Сарай), Татарстанның Күпфункцияле үзәге, “КазаньЭкспресс Фулфилмент» җәымгыяте, Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы, Россия инновацион ягулык-энергетика компаниясе һәм башка предприятиеләр катнашачак. Фестиваль өчен барлыгы 17 яңа оешма.
Проектта шулай ук һәр елдагыча Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, “Сетевая компания”, “Газпром трансгаз Казань”, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе, “Нижнекамскнефтехим”, “Татнефть”, “Татэнерго”, “КАМАЗ”, Казан дәүләт казна дары заводы һәм башкалар катнаша.
Айдар Гайнетдинов шулай ук, катлаулы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, зона этаплары тамашачыларсыз узачак дип сөйләде. Жюри каршында сәхнәгә чыгучы командалар һәм аерым башкаручылар бер-берсе белән кисешмәячәк.
Барлык катнашучылар да сәхнәгә температура үлчәтеп, кулларын дезинфекцияләгәннән соң гына кертеләчәк. Мәйданчыкта чыгышлар санитар эшкәртүләр өчен тукталачак.
“Чыгышларны күрергә теләүчеләр өчен онлайн-трансляция оештырыла”, - дип ассызыклады Гайнетдинов.
Зона этапларында үзләрен яхшы яктан күрсәткән командалар һәм катнашучылар 12-13 ноябрьдә фестивальнең суперфиналында иҗади көрәштә очраша. Ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узачак.
Монда номинацияләр буенча “Предприятиенең визитка-презентациясе” категориясе өстәлә.
Җиңүчеләрнең исемнәре 15 ноябрьдә “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында узачак гала-концертта билгеле булачак. Анда Гран-при иясе булган команда бүләкләнә һәм аңа Татарстан Президентының традицион күчмә кубогын, шулай ук 500 мең сум күләмендә акчалата премияне тапшырачаклар. “Безнең заман геройлары” махсус призына ия булган кеше 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.
Оештыручылар сүзләренә караганда, гала-концертта тамашачылар саны залдагы урыннарның 50% артмаячак.
“Наше время-Безнең заман” фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте
Өстәмә мәгълүмат өчен: Руслан Шиһабетдинов, +79272400017