ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында суны маркалау буенча киңәшмә узды

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында минераллы су җитештерүче предприятиеләрнең идентификация чаралары белән мәҗбүри маркалану эшчәнлеген гамәлгә кертүгә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Оператор - ЦРПТ» ҖЧҖ һәм минераллы су җитештерүче предприятиеләр вәкилләре катнашындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер үткәрде.

 Татарстан Республикасында эчәргә яраклы һәм минераллы су җитештерүче 32 предприятие эшчәнлек алып бара. 

 Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 сентябреннән идентификация чаралары белән мәҗбүри маркаланырга тиешле товарлар әйләнешенә мониторинг ясау буенча дәүләт мәгълүмат системасында төргәкле су әйләнешендә катнашучыларны мәҗбүри теркәү турындагы таләпләр үз көченә керде, аның операторы булып «Оператор-ЦРПТ» ҖЧҖ тора. 

 Шулай ук 2021 елның 1 декабреннән төрелгән табигый минераллы суны идентификация чаралары белән мәҗбүри маркалау турындагы таләпләр үз көченә керә, 2022 елның 1 мартыннан маркалау эчә торган суның башка категорияләре өчен мәҗбүри булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International