Герман Лернер Казакъстан Республикасының Казандагы Генераль консулы белән очрашты

2021 елның 5 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Исхаков белән очрашты.

 Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

 Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Казакъстан Республикасы арасында авиация сәнәгате, медицина, мәгариф, IT өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар. 

 Казакъстан Республикасы – Татарстан Республикасының өстенлекле партнерларының берсе. 

 «КАМАЗ» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Казан вертолет заводы» АҖ, «А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ, «ЕлАЗ ҖБ» АҖ, «РариТЭК Холдинг» АҖ, «ТЭМ-ПО» ФТЗ» АҖ, «ПОЗиС» АҖ һәм башкалар Казакъстан белән актив хезмәттәшлек итә.

 Очрашу ахырында яклар хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү өчен зур потенциал булуын билгеләде һәм ике республика арасында төрле планлы хезмәттәшлекне тирәнәйтүдә мәнфәгатьле булуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International