2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры, академик П.А.Кирпичников исемендәге сәләтле балалар өчен тирәнтен химия өйрәнүче республиканың беренче лицей–интернатының Попечительлек Советы рәисе Равил Зарипов лицей–интернатның агымдагы мәсьәләләре турында һәм эшчәнлекнең перспектив юнәлешләренә багышланган киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә эшендә лицей, Казан Милли тикшеренү технология университеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге катнашты.
Киңәшмә кысаларында 2013–2014 уку елы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре, республика предприятиеләре тарафыннан лицей–интернетка ярдәм итү мәсьәләләре һәм лицейның Попечительлек Советының эш планы буенча төп чаралар хакында фикер алышынды.2014 елның 24 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә узган киңәшмәдә “Казан дәүләт энергетика университеты”ның фәнни–мәгариф кластерының эшчәнлек мәсьәләләре каралды.
Әлеге кластер Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары белән 2011 елның апрелендә оештырылды.2014 елның 22 июлендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Казанда «АКТО- 2014» халыкара күргәзмәсен һәм “Мин һаваны сайлыйм!” авиация бәйрәмен уздыру мәсьләләре буенча оештыру киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә министрлыклар һәм ведомстволар, республиканың авиа төзелеш предприятиеләре һәм укыту оешмалары җитәкчелеге вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, “Татарстанның киләчәген, аның үсешен авиация сәнәгатеннән башка күз алдына китерү мөмкин түгел. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында җитәкчелек ярдәме белән авиа төзелеш өлкәсен үстерү мәсьәләләре системалы рәвештә хәл ителәләр”.2014 елның 22 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Украинадан китәргә мәҗбүр булган затларны урнаштыру һәм аларга социаль-көнкүреш шартлары тудыру мәсьәләләре буенча бөтенроссия селектор киңәшмәсее уздырды. уздырылды, аны алып барды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы ведомстовлар һәм министрлыклар җитәкчелеге катнашты.
Дмитрий Медведев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Россиягә 144 мең Украина гражданы килгән, алар барысы да Федераль миграция хезмәтенә эш белән бәйле булмаган статус сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Дмитрий Медведев Көньяк-Көнчыгыш Украинадан килгән качакларга авыр минутларында барлык ярдәм иткәннәргә рәхмәт белдерде.2014 елның 17 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худелайнен белән булган очрашуда катнашты. Очрашу барышында ике республика арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, ике республика арасында сәүдә–икътисадый элемтәләр электән бар иде. Шул исәптән, Татарстаннан Карелиягә «КАМАЗ» зур йөк автомобильләре, мазут, ягулык һәм башкалар, ә Карелиядән үз чиратында Татарстанга агач материаллары, төзелеш материаллары, шул исәптән вак таш, целлюлоза кертелә.
Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен Татарстанга визитлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләгәнчә, “Татарстан бик күп юнәлешләр буенча алга киткән, шуңа күрә моның буенча тәҗрибә уртаклашырга кирәк”.2014 елның 17 июлендә Татарстан Республикасында Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен җитәкчелегендәге Карелия Республикасы делегациясенең визиты уза. Делегация составында – министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Карелия Республикасы сәнәгать предприятиеләре һәм укыту оешмалары җитәкчеләре.
Визит кысаларында Карелия Республикасы делегациясе “Медицина фәне үзәге” медицина симуляторлары региональ инжиниринг үзәгенә, “Химград” Технополисына, “КАИ–лазер” сәнәгать лазер технологияләре инжиниринг үзәгенә, “Навигатор кампус” технопаркына, “ИТ–парк”ына, “Казан–Арена” футбол стадионына, Су төрләре спорт Сараена, 7 шәһәр клиник шифаханәсенә һәм Казан Федераль университетына барачак.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Карелия Республикасы Башлыгы Александр Худилайнен белән очрашу планлаштырылган. Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Карелия Республикасы арасында сәүдә–икътисадый, фәнни–техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешүгә имза куелачак дип көтелә.2014 елның 15 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән видеоэлемтә режимында киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры ассызыклаганча, “хәзерге вакытта илдә Россия икътисадының чимал юнәлешен үзгәртү эшчәнлеге алып барыла. Ил җитәкчелеге куйган максатлар - сәнәгатьне модернизацияләү, яңа предприятиеләр төзү, Россиядә конкурентлылык җитештерүен локализацияләү, күп кенә позицияләр буенча продукциянең импорт алмашу буенча эш алып бару”.
2014 елның 14 июлендә Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Сочи-2014» XIII халыкара инвестицион форумында катнашу өчен Татарстан Республикасы делегациясенең Краснодар краена визитын әзерләү буенча оештыру комитетның утырышы узды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасының оештыру комитеты, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Утырыш кысаларында «Сочи-2014» XIII халыкара инвестицион форумында булачак Татарстан Республикасының күргәзмә экспозициясенең концепция проекты хакында фикер алыштылар.