2014 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жан-Морис Рипер җитәкчелегендәге Франция делегациясе белән очрашуында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов катнашты.
Франция делегациясен сәламләп, “Россия-Франция мөнәсәбәтләре кысаларында Франция белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген республика югары бәяли”, – дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Татарстан белән Франция даими рәвештә делегацияләр белән алышына. Инде егерме ел Франциядә Татарстан вәкиллеге эшли, Казанда Франция Республикасының виза үзәге һәм Alliancе Francaise мәдәни үзәге эшлиләр”.