ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 11 мартында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” бәйгесенең оештыру комитеты рәисе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендәге “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре” 2015 елдагы республика бәйгесен оештыру комитетының беренче утырышы узды.
Бәйгене оештыручы комитет әгъзалары аны үткәрү тәртибен камилләштерү, бәйгегә тәкъдим ителгән продукциянең һәм хезмәт күрсәтүләрнең исемлеген киңәйтү, бәйге кысаларында өстәмә чаралар оештыру, җиңүчеләрне бүләкләү форматын үзгәртү буенча тәкъдимнәр карадылар.

10
март, 2015 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы делегациясе составында Иран Ислам Республикасына эш визиты кысаларында Тәбризнең сәнәгать предприятиеләрендә булды, шул исәптән, Тәбриз кафель плиткасы заводында, Иран тракторлар төзү компаниясендә, Тәбриз нефть химиясе компаниясендә булды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрнең җитештерү мәйданнарын, әзер продукция складларын карады. Ул кафель плиткасы заводы белән хезмәттәшлек итү теләген белдерде, багланышлар ысулларын карауны тәкъдим итте.
Шулай ук 10 март көнне Татарстан Республикасы делегациясе Иран-Татарстан эшлекле форумында катнашты.

9
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 8 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде. Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар.

6
март, 2015 ел
җомга
2015 елның 6 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рашат Фәттаховның Вологда өлкәсе икътисадый үсеш Департаменты мөдире Кирилл Торопов җитәкчелегендәге Вологда өлкәсе делегациясе белән очрашуы узды. Очрашу кысаларында делегациягә Татарстан Республикасының потенциалы тәкъдир ителде, сәүдә һәм тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашу мәсьәләсе хакында фикер алышынды. Татарстан Республикасында делегация ике көнлек эш визиты белән килде.

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министы Равил Зарипов “Кырым Республикасы муниципаль берәмлекләренә матди ярдәм күрсәтү нәтиҗәләре турында” Федерация Советының федератив корылыш, регональ сәясәт, җирле үзидарә hәм Төньяк эшләре Комитетының утырышында катнашачак.
Киңәшмәдә Кырым Республикасына Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан методик һәм матди ярдәм күрсәтү һәм федераль әһәмиятле Севастополь шәһәрендә коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектлары функцияләренең төгәл башкарылуын тәэмин итү буенча 2014 елда үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясау планлаштырыла.

4
март, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 4-5 мартында Кострома өлкәсе Губернаторы С.Ситников җитәкчелегендә Кострома өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты узачак.
Кострома өлкәсе делегациясе составында - Кострома өлкәсе Губернаторы урынбасары П.Алексеев, Кострома өлкәсе Думасы депутаты, «Алмаз-Холдинг» ювелир компаниясе Президенты Ф.Гомәрев, «Пегас» элетр механикасы заводы» ЯАҖ генераль директоры В.Голубев, «Галич автокран завод»ы ААҖ директорлар Советы рәисе О.Зеленский, «Кострома автокомпонентлар завод»ы ЯАҖ генераль директоры С.Калашников.
Татарстан Республикасына визит программасы кысаларында Кострома өлкәсе делегациясе IT-парк югары технологияләр өлкәсендә технопаркы, Казан Федераль университетының медицина һәм биология фундаменталь Институтының укыту –лаборатор кампусы, «КАПО-Композит» авиация заводы, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләренең инжиниринг үзәге, Казан Кремле, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «КАМАЗ» ААҖ белән танышачаклар.

2
март, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 2–3 мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Кыргызстан Республикасына визиты узды.
Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар, машина төзелеше һәм нефть, газ химиясе комплексы сәнәгать предприятиеләре, фәнни–тикшеренү һәм мәгариф учрежденияләре җитәкчелеге катнашты.
Кыргызстан Республикасына визит программасы кысаларында ТАтарстан Республикасы делегациясе “Бишкек” ирекле икътисадый зонаны һәм “Дастан” трансмилли корпорациягә барачак, Кыргызстан Республикасының татар диаспорасы белән очрашачак.
Визит программасы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев һәм Кыргызстан Республикасы Премьер-министры Җоомарт Оторбаев белән очрашачак.

28
февраль, 2015 ел
шимбә

2015 елның 27 февралендә Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә бәйсез нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмә үтте. Чарада Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татрстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, «Татнефть» ААҖ җитәкчелеге катнашты.
Киңәшмә барышында бәйсез нефть компанияләренең 2014 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2015 елга бурычлары билгеләнде. 2014 елда бәйсез нефть компанияләре 6 млн 863 мең тонна нефть чыгарган, бу планнан 312 тоннага күбрәк. Республика буенча табышның гомум күләменең 20,7 процентын тәшкил иткән.


27
февраль, 2015 ел
җомга
2015 елның 26 февралендә Курганда Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә имза салынды. Документка имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин куйды. 2015 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Курган өлкәсенә эш визиты белән килде.
Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә минитстры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре.

26
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 25 февралендә Татарстанда Росатом Корпоратив Академиясе белгечләре катнашында Россия регионнарының атом тармагы предприятиеләре белән эшлекле хезмәттәшлеген киңәйтү өчен тәэмин итүчеләр өчен беренче региональ форум оештырылды.
Форум дәүләт структуралары һәм эшлекле даирәләрнең үзара мәгълүмати–эшлекле аралашу һәм фикерләр белән уртаклашу өчен уникаль дискуссион мәйданчык булып тора. Форумның төп максаты – Россия регионнарының социаль –икътисадый потенциалын гамәлгә ашыруда ярдәм итү, атом тармагындагы сатып алу процессларын ачык һәм аңлаешлы итү.
Региональ форумда катнашучылар алдындагы чыгышында, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча: “Татарстан Россиядә традицион рәвештә алдынгы урында тора. “Росатом”ның илдәге җитештерүчеләр өчен ачык булуы куандыра. Уздырыла торган форум, һичшиксез, үзара эшчәнлек итү мәсьәләләрен хәл итәргә, Татарстан Республикасы предприятиеләренең атом тармагы оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерергә этәргеч булачак”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International