Равил Зарипов эш визиты белән Иран Ислам Республикасына килде

2015 елның 9 марты, дүшәмбе
2015 елның 8 мартында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Иран Ислам Республикасына килде. Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары –Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар.
Иранга эш сәфәре кысаларында Фән һәм технологияләр буенча Иран вице-президенты Сурена Саттари, Иран чит эшләр министры Мөхәммәд Җәвад Зариф, Иран сәнәгать, шахталар һәм сәүдә министры Мөхәммәд Реза Нәматзадә, дәүләт Хакимияте органнарының башка вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.
Моннан тыш, Ш.Бәхәшти исемендәге Университетка һәм Тәһрандагы “Пардис” технопаркына бару планлаштырылган.
Татарстан Республикасы делегациясенең Иран Ислам Республикасына эш сәфәре 2015 елның 10 мартына кадәр дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International