Кырым Республикасы мунициапаль берәмлекләренә матди ярдәм күрсәтү нәтиҗәләре буенча киңәшмә

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

2015 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министы Равил Зарипов “Кырым Республикасы муниципаль берәмлекләренә матди ярдәм күрсәтү нәтиҗәләре турында” Федерация Советының федератив корылыш, регональ сәясәт, җирле үзидарә hәм Төньяк эшләре Комитетының утырышында катнашачак.
Киңәшмәдә Кырым Республикасына Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан методик һәм матди ярдәм күрсәтү һәм федераль әһәмиятле Севастополь шәһәрендә коммуналь хуҗалык һәм социаль өлкә объектлары функцияләренең төгәл башкарылуын тәэмин итү буенча 2014 елда үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясау планлаштырыла.

Мәгълүмат өчен:
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Козак йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы артыннан Кырым Республикасының Бахчисарай районы билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International