Татарстанда «Росатом» ДК тәэмин итүчеләр өчен беренче региональ форум узды

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
2015 елның 25 февралендә Татарстанда Росатом Корпоратив Академиясе белгечләре катнашында Россия регионнарының атом тармагы предприятиеләре белән эшлекле хезмәттәшлеген киңәйтү өчен тәэмин итүчеләр өчен беренче региональ форум оештырылды.
Форум дәүләт структуралары һәм эшлекле даирәләрнең үзара мәгълүмати–эшлекле аралашу һәм фикерләр белән уртаклашу өчен уникаль дискуссион мәйданчык булып тора. Форумның төп максаты – Россия регионнарының социаль –икътисадый потенциалын гамәлгә ашыруда ярдәм итү, атом тармагындагы сатып алу процессларын ачык һәм аңлаешлы итү.
Региональ форумда катнашучылар алдындагы чыгышында, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов ассызыклаганча: “Татарстан Россиядә традицион рәвештә алдынгы урында тора. “Росатом”ның илдәге җитештерүчеләр өчен ачык булуы куандыра. Уздырыла торган форум, һичшиксез, үзара эшчәнлек итү мәсьәләләрен хәл итәргә, Татарстан Республикасы предприятиеләренең атом тармагы оешмалары белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерергә этәргеч булачак”.
Татарстандагы форум кысаларында республикадагы кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, Россия предприятиеләренең сатып алу процедураларында республиканың катнашу мәсьәләләре, сатып алу эшчәнлегендә монополиягә каршы сәясәт, шулай ук атом тармагында сатып алуны оештыру системасы мәсьәләләре каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International