2015 елның 26 февралендә Курганда Татарстан Республикасы белән Курган өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы Килешүгә имза салынды. Документка имзаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Курган өлкәсе губернаторы Алексей Кокорин куйды. 2015 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе Курган өлкәсенә эш визиты белән килде.
Татарстан Республикасы делегациясе составында – Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә минитстры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер–министр урынбасары –Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасының кайбер министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре.
Курган өлкәсендә эш визиты кысаларында Татарстан Республикасы делегациясе дару препаратлары җитештерүче «Синтез» ААҖ предприятиесендә, күпер төзүдә куллланыла торган тимер конструкцияләрен ясаучы «Курганстальмост» ЯАҖ һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Г.А. Илизаров ис. «Тернәкләндерү травматологиясе һәм ортопедиясе» Россия фәнни үзәгендә булдылар, “Курган өлкәсе татар конгрессы” региональ иҗтимагый оешма активы белән очраштылар.