Кострома өлкәсе Губернаторы С.Ситниковның Татарстан Республикасына эш визиты

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
2015 елның 4-5 мартында Кострома өлкәсе Губернаторы С.Ситников җитәкчелегендә Кострома өлкәсе делегациясенең Татарстан Республикасына визиты узачак.
Кострома өлкәсе делегациясе составында - Кострома өлкәсе Губернаторы урынбасары П.Алексеев, Кострома өлкәсе Думасы депутаты, «Алмаз-Холдинг» ювелир компаниясе Президенты Ф.Гомәрев, «Пегас» элетр механикасы заводы» ЯАҖ генераль директоры В.Голубев, «Галич автокран завод»ы ААҖ директорлар Советы рәисе О.Зеленский, «Кострома автокомпонентлар завод»ы ЯАҖ генераль директоры С.Калашников.
Татарстан Республикасына визит программасы кысаларында Кострома өлкәсе делегациясе IT-парк югары технологияләр өлкәсендә технопаркы, Казан Федераль университетының медицина һәм биология фундаменталь Институтының укыту –лаборатор кампусы, «КАПО-Композит» авиация заводы, «КАИ-Лазер» сәнәгать лазер технологияләренең инжиниринг үзәге, Казан Кремле, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, «КАМАЗ» ААҖ белән танышачаклар.
Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу узачак, Татарстан Республикасы белән Кострома өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International