Вологда өлкәсе делегациясе белән очрашу

2015 елның 6 марты, җомга
2015 елның 6 мартында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рашат Фәттаховның Вологда өлкәсе икътисадый үсеш Департаменты мөдире Кирилл Торопов җитәкчелегендәге Вологда өлкәсе делегациясе белән очрашуы узды. Очрашу кысаларында делегациягә Татарстан Республикасының потенциалы тәкъдир ителде, сәүдә һәм тышкы икътисадый эшчәнлек өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашу мәсьәләсе хакында фикер алышынды. Татарстан Республикасында делегация ике көнлек эш визиты белән килде.
Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасындагы Федераль дәүләт статистика хезмәте Территориаль органының мәгълүматы буенча Татарстан Республикасы белән Вологод өлкәсе арасындагы регионара сәүдә әйләнеше 7,7 млрд. сум тәшкил итте. Әлеге хезмәттәшлек Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Вологда өлкәсе администрациясе арасындагы 1997 елның сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек итү Килешүе нигезендә башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International