ЯҢАЛЫКЛАР


17
июль, 2022 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы металлургия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Металлург көне белән тәбрик итәм!

Күп еллар дәвамында металлургия тармагы Татарстан Республикасының һәм тулаем Россиянең тотрыклы үсешенә зур өлеш кертә. Бу тармак бүген дә республика икътисадында төп звено булып кала бирә. 

Татарстан Республикасының сәнәгать секторында металлургия сәнәгате зур роль уйный, ә предприятиеләрдә инновацияләр кертү сәнәгатьнең нефть-газ, машина төзелеше, суднолар төзелеше, авиатөзелеш, энергетика, транспорт һәм төзелеш өлкәләренең алга таба үсешенең мөһим шарты булып тора. 

Бүгенге көндә Татарстанның металлургия тармагының эре предприятиеләре республиканың бөтен территориясендә: Әлмәттә, Зеленодольскида, Чаллыда, Кукмара һәм Казанда эшли.

Металлург һөнәре – көчле һәм батыр, үз эшенең чын осталары булган кешеләр тәкъдире. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә сәнәгатьтә яңа технологияләр барлыкка килә, җитештерү модернизацияләнә, бу Татарстан Республикасы потенциалын саклап калырга гына түгел, үстерергә дә мөмкинлек бирә. Сезнең хезмәт сөючәнлегегез, җаваплылыгыгыз һәм яраткан эшегезгә бирелгәнлегегез тирән ихтирамга лаек.

Бу бәйрәм көнендә бәяләп бетергесез тәҗрибәне буыннан-буынга тапшыручы металлургия сәнәгате ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Сез нигез салган гореф-гадәтләр: яраткан эшегезгә тугрылык, чын хезмәт чыныгуы һәм осталык – бүген ышанычлы кулларда.

Сезнең батыр хезмәтегезгә багышланган бу көнне  тормышын утлы һөнәр белән бәйләгән барлык кешеләрне котлыйсым килә, сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә нәтиҗәле эш, яңа казанышлар һәм уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры О.В.Коробченко


15
июль, 2022 ел
җомга

Бүген Олег Коробченко Казансельмашта булды. 

Бу – үзебезнең авыл хуҗалыгы өчен техника җитештерүче уникаль предприятие. 

Казансельмаш үзйөрешле, тагылма һәм асылмалы сиптергечләр, транспорт белән йөртелә торган һәм күчмә булмаган туглагычлар җитештерә.

Техника даими камилләшә: препаратларны салу нормасын автомат рәвештә җайга салу өчен Барс һәм Ирбис серияле борт компьютерлары, параллель йөртү системалары GPS/Глонасс - Коммандер һәм Атлас навигаторлары уйлап чыгарылган һәм серияләп җитештерелә. Әлеге эшләнмәләр авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә кырларны эшкәртү сыйфатын яхшыртырга һәм кыйммәтле препаратларны экономияләргә мөмкинлек бирә. 

Сиптергеч белән автомат рәвештә идарә итү өчен «Автопилот» системасы һәм препаратны кирәгеннән артык куллануны киметү өчен билгеләнгән, сиптергечне форсункалап сүндерү системасы эшләнгән.

Казансельмаш продукциясе Россия кырларында кулланыла, Казахстан, Румыния, Молдова, Монголия һәм Австралиягә китертелә.

Федераль компетенцияләр үзәге беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча ТКҮ рейтингын төзегән. Беренче урынны 9,04 баллы нәтиҗә белән Татарстан Республикасы яулаган. Удмуртия Республикасы җиңүчедән аз гына калыша, 9,01 балл җыйган. Өченче урында 8,76 баллы нәтиҗә белән Липецк өлкәсе тора.

Рейтинг Методология бүлегендә «Производительность.рф» ИТ-платформасында тиешле биттә санап үтелгән тугыз күрсәткечтән тора. Алар арасында – штатның комплектлануы, предприятиеләрне җәлеп итү планын үтәү, предприятиеләр хезмәткәрләрен укыту һәм инструкторлар әзерләү, тормышка ашырылган проектлар саны, проектларны тормышка ашыру графигы, җитештерү системасы үсешенең максатчан дәрәҗәсенә ирешкән проектлар өлеше, ТКҮ эшеннән канәгать калу дәрәҗәсе, иң яхшы практикаларны җәелдерү.

«ТКҮ рейтингы елына ике тапкыр, беренче яртыеллык нәтиҗәләре һәм ел нәтиҗәләре буенча үткәрелә. Аның төп максаты - «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын тормышка ашыруның иң уңышлы тәҗрибәсе булган төбәкләрне ачыклау яки төбәк җитәкчелегенә ТКҮ эшчәнлегенә контрольне көчәйтү кирәклеге турында сигнал бирү. Рейтингта аны төзү датасына ТКҮ кимендә бер проектны гамәлгә ашырган һәм ТКҮ җаваплылык зонасында ирешү өчен максатлар билгеләнгән төбәкләр катнаша. Бүгенге көндә бу РФнең 38 субъектыннан төбәк компетенцияләр үзәкләре», - дип билгеләп үтә Федераль компетенцияләр үзәгенең ТКҮ, консультантлар һәм партнерлар белән эшләү бүлеге башлыгы Евгений Шустов.


13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 17 мартындагы
 392 номерлы карары кысаларында бу елда Россиянең эре корпорацияләрен үз илебездә тәэмин итеп торучыларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән грант программасы эшли башлады һәм тормышка ашырыла (алга таба – «җитлектерү» программасы). Программаның операторы - «Инжиниринг һәм инновацияләр үзәге» АКБО (алга таба – Ярдәм үзәге).

2022 елның 13 июлендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелегенең Саха (Якутия) Республикасы делегациясе белән очрашуы булды, делегацияне Саха (Якутия) Республикасы эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Тимур Ханды җитәкләде.


12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Хәзерге катлаулы шартларда Россиянең бөтендөнья энергетикасында позициясен саклап калу аеруча мөһим. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нефть саммиты кысаларында узган панель дискуссиядә хәбәр итте. Чара Әлмәт шәһәренең «Юность» савыктыру лагере базасында узды.

Үзенең 20 еллык тарихында саммит нефть өлкәсенә бәйле мәсьәләләр буенча профессиональ дискуссияләр өчен абруйлы мәйданчыкка әверелде. Быел төп темаларның берсе – диверсификация һәм технологик лидерлык контекстында нефть-газ тармагын тотрыклы үстерү.

Саммитта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе – бөтендөнья энергетика базарында иң эре уенчы. Бүгенге шартларда да үз позицияңне саклап калу мөһим. "Әлбәттә, Россиянең бөтендөнья энергетикасында шулай җитди эшчәнлеге барысына да ошамый. Безне урыныбыздан күчерергә, аерым алганда, базар һәм технологияләрдән файдалану мөмкинлеген ябарга тырышулар да күзәтелә", - диде ул.

Әмма барлык илләр дә Россиягә карата тискәре карашта түгел, дип билгеләп үтте ТР Президенты. "Күп кенә партнерларыбыз мөнәсәбәтләрне саклап калды. Бу бик мөһим. Технологияләргә килгәндә, бездә җитди фәнни-тикшеренү институтлары бар. Бүген без Әлмәттә – республиканың нефть башкаласында. Биредә белем бирү һәм фәнни-тикшеренү үзәген булдыру буенча бик җитди эш алып барыла. Ул бөтендөнья дәрәҗәсенә туры киләчәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Саммит белән бер мәйданда III Халыкара нефть-газ яшьләр форумы уза, ул Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 250 катнашучыны җыйды. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый форумнар кадрлар потенциалын үстерү күзлегеннән бик мөһим. "Иң мөһиме – белемле, әзерлекле белгечләр булу. Бүген күп профильле белем, компетенцияләр бик мөһим", - дип ассызыклады ул.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, Татарстан – федераль бюджет өчен иң эре донор төбәкләрнең берсе. Нефть сәнәгате республика икътисады структурасында сизелерлек өлеш алып тора. "Нефть – безнең нефть эшкәртү һәм төрле категория продукция җитештерү өчен нигез. Шуңа күрә безгә җитди инженер мәктәпләре кирәк", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 

ТР Президенты искәрткәнчә, "Алдынгы инженер мәктәпләре" федераль проекты конкурсы нәтиҗәләре буенча республикадан өч югары уку йорты: Иннополис университеты, КФУ һәм КНИТУ узды. Моннан тыш,  "Татнефть", Петербург ИТМО Университеты белән берлектә, ӘДНИ базасында ПИШ проектын гамәлгә ашыра. "Без республиканың сәнәгать ягыннан алга киткән булуын күрәбез, җитди әзерлекле белгечләрдән башка мондый темпны саклап калу мөмкин түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты фикеренчә, иң яхшы нефть мәктәбе нәкъ менә Әлмәт булырга тиеш: "Нефть мәктәбе куелган бурычларга тизрәк ирешер дип уйлыйм. Монда индустриаль партнер – "Татнефть" компаниясе ярдәме белән күп нәрсә эшләнә. Моннан башка киләчәк перспективалар юк. Безгә яңа технологияләр кирәк, шул исәптән аеруча үзле нефть чыгару өчен дә. Бүген Татарстанда 3,6 млн. тонна аеруча үзле нефть чыгарыла. Һәм Россиядә җитештерелгән барлык җиһазлар да эшкә җигелә. Бу бик зур казаныш", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада һәр алдынгы инженер мәктәбе конкрет юнәлешне үстерәчәк. Шулай итеп, КФУ КАМАЗ белән партнерлыкта машина төзелеше, КНИТУ һәм СИБУР – химия сәнәгате, ә Иннополис Университеты ИТ-белгечләр әзерләү буенча мәктәп булдырачак.

Соңыннан Рөстәм Миңнеханов Халыкара нефть-газ яшьләр форумы кысаларында хакатонга старт бирде.

Дискуссиядә шулай ук "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Ростехнадзор җитәкчесе Александр Трембицкий, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин катнашты. Видеоэлемтә буенча катнашучыларга Россия Энергетика министрының беренче урынбасары Павел Сорокин да кушылды.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Наил Маһанов күргәзмә экспозициясен карадылар, аның кысаларында нефть-газ һәм нефть химиясе компанияләре вәкилләре җиһазлар куелган стендларны күрсәттеләр һәм кулланыла торган технологияләр турында сөйләделәр. Моннан тыш, төрле җитештерү компанияләре һәм Татарстан югары уку йортлары нефть ятмаларын эшкәртү һәм авыр чыгарыла торган нефть чыгару өлкәсендә яңа эшләнмәләр тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мьянма Союзы Республикасы Дәүләт Административ советы рәисе, Премьер-министры, Кораллы көчләре баш командующие Мин Аунг Хлайн әфәнде белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә Мин Аунг Хлайнның Казанга шәхси визиты кысаларында узды.


11
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абхазия Республикасы Президенты Аслан Бжания белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов Казанга визиты һәм Россия-Абхазия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән хезмәттәшлек итүгә кызыксынуы өчен Аслан Бжаниягә рәхмәт белдерде. «Без Абхазия икътисады, шул исәптән азык-төлек һәм шәраб ясау сәнәгате, авыл хуҗалыгы, төзелеш материаллары җитештерү, нефть чыгару тармагы, гидроэнергетика үсешен күрергә шат. Туризм һәм санатор-курорт өлкәсе бик яхшы перспективаларга ия», - диде ТР Президенты.

Ул ассызыклаганча, Татарстан белән Абхазия арасындагы мөнәсәбәтләр күптәнге һәм яхшы тарихка ия. 1994 елда Татарстан һәм Абхазия арасында дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзаланган, делегацияләр белән үзара алмашу гамәлгә ашырыла, муниципалитетлар арасында хезмәттәшлек турында килешү гамәлдә.

Татарстан белән Абхазия арасында товар әйләнеше әлегә зур түгел, әмма күләмнәрен арттыру өчен бөтен мөмкинлекләр бар, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Татарстан Абхазиягә «КАМАЗ» йөк машиналарын, автомобиль шиннарын, машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен, медицина һәм фармацевтика товарларын китерү белән кызыксына. Моннан тыш, Татарстан территориаль үсеш, заманча шәһәр инфраструктурасын булдыру өлкәсендә үз тәҗрибәсе һәм эшләнмәләре белән уртаклашырга әзер.

Шулай ук хезмәттәшлек өчен перспектив юнәлешләр – агросәнәгать комплексы, автомобиль төзелеше, ИТ-өлкә, сәламәтлек саклау һәм башкалар. «Хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр эзләргә кирәк. Бүгенге очрашу безнең багланышларга яхшы этәргеч бирер дип өметләнәм», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Аслан Бжания Абхазия делегациясенең визитын югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «Миңа монда булу бик күңелле. Россия белән мөнәсәбәтләр контекстында без субъектлар дәрәҗәсендә элемтәләрне үстерергә телибез. Мин бик гаҗәпкә калдым, безнең делегация республиканың шул дәрәҗәдә үсүенә соклана. Татарстан җитәкчелеге сәнәгать предприятиеләрен саклап кала алган, аларны яңарткан», - дип ассызыклады ул.

Абхазия Президенты Татарстан белән алга таба хезмәттәшлекне үстерү белән кызыксынуын белдерде. «Бездә ике диңгез порты бар, транзит мөмкинлекләре бар. Без бу юнәлештә хезмәттәшлек итәргә әзер», - дип өстәде Аслан Бжания.

Татарстанга визит кысаларында Абхазия делегациясе Инвестицион үсеш агентлыгы, югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркы, Казан вертолетлар заводы, «Эйдос-Медицина» ҖЧҖ, «Химград» технополисы һәм Казан федераль университеты белән танышачак.


8
июль, 2022 ел
җомга

Утырышта 2022 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясалды, Технополисның эш күрсәткечләре белән таныштылар, Совет карарлары һәм йөкләмәләренең үтәлеше турында хисап каралды, 2022-2023 елларга индустриаль паркның эш планын һәм эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләрен расладылар.

Шулай ук Совет әгъзалары «Химград» акционерлык җәмгыятенең Директорлар советының яңа рәисен сайлап куйды. Ул – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко. Моңа кадәр бу вазыйфаны Альберт Кәримов – хәзерге Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров урынбасары башкара иде.

«Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин Технополисның 2022 елның беренче яртыеллыгындагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде. Хәзерге вакытта мәйданчыкта 362 компания эшли, аларның гомуми саны 9760 кеше. Бу чорда товар продукциясе күләме 32,8 млрд.сум тәшкил иткән.

10 февральдә «Химград» АҖ РФ Хөкүмәтенең 2015 елның 4 августындагы 794 номерлы карары кысаларында индустриаль паркларга һәм идарәче компанияләргә карата таләпләргә туры килүен раслады. Индустриаль мәйданчыкка башка төбәкләрдән генә түгел, төрле дәүләтләрдән һәм илләрдән килгән кунаклар да актив йөри. Тармак өчен мөһим карарлар буенча фикер алышулар «Химград»та Россия министрларының визиты барышында уза. Аерым алганда, чит илдән сәнәгать товарларын алыштыруга юнәлдерелгән дәүләтнең икътисадый стратегиясе һәм сәнәгать сәясәте турында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровның һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилинның технополиска визитлары кысаларында фикер алыштылар.

Технополисның мөһим вакыйгалары арасында – «Химград» резидентлары һәм партнерлары белән квартал саен очрашу, Россия индустриаль парклары берләшмәсенең таныштыру туры, термопласт полифениленсульфид җитештерү буенча уникаль җайланманы тәкъдир итү. Бу  КФУ галимнәренең, «Инжехим» инженер-гамәлгә кертү үзәге һәм «Химграда» резиденты – «Әхмәдуллиннар» фәнни-технологик үзәге белгечләренең уртак проекты.

Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсендә «Чирчик» химия индустриаль технопаркын үстерү буенча эше дә дәвам итә. Бу масштаблы проект, ул «Химград» АҖ «Узкимёсаноат» АҖ белән берлектә, Үзбәкстан территориясендә Россия компанияләре җитештерүен локальләштерү өчен ике республика хөкүмәте ярдәме белән гамәлгә ашыра. Технопарк ирекле икътисадый зона режимында эшли, бу резидентларга җиһазлар керткәндә мөлкәткә, җиргә, судан файдалану һәм таможня түләүләрен түләүдән азат итү, шулай ук товарларны импортлаганда өстәмә кыйммәткә салым (НДС) түләүне кичектерү мөмкинлеген һәм башка преференцияләрне бирә.


7
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Иран Ислам Республикасының провинция губернаторы  Голестан Али Мохаммад Зангане җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашында узды.

Бүгенге көндә ике яклы хезмәттәшлек потенциалы тулысынча ачылмаган. Бу потенциалның булуы турында республика предприятиеләренең Иран партнерлары белән эшлекле элемтәләрне үстерүгә карата кызыксыну белдерүе сөйли.

Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, тыгыз даими хезмәттәшлекне җайга салуның зур потенциалы бар һәм даими элемтәләр хезмәттәшлекне югары дәрәҗәдә үстерүдә зур кызыксынучанлык булуына күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International