Ветеринария-теркәү документлары буенча «Меркурий» ФДМС мониторинглау нәтиҗәсендә Россельхознадзор тарафыннан Россиядә 100 артык фантом лаборатория булуы ачыкланган. Татарстанда ТР буенча Россельхознадзор идарәсе билгесез рәвештә барлыкка килгән терлекчелек продуктларын легальләштерү белән шөгыльләнә торган ялган предприятиеләрне ачыклау эшен системалы рәвештә алып бара. Аларның эшчәнлеге туктатыла.
Кагыйдә буларак, әлеге өрәк-компанияләр билгеләнгән адреслар буенча эшләми, дип хәбәр итте Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору комиссиясе утырышында.
Ул билгеләп үткәнчә, еш кына сыер сөтеннән продуктларны фальсификацияләү өчен пальма, кокос, соя сөтеннән, үсемлекләрдән ясалган өстәмәләр чимал буларак кулланыла. «Дабров и К» ҖЧҖ (Удмуртия), «Модус» ҖЧҖ (Мәскәү өлкәсе), «Нурлат сөте» ҖЧҖ кебек җитештерүчеләр арасында фальсификация булуы теркәлгән.
Мондый хокук бозу очракларына юл куймау турында предприятиеләр адресына 12 кисәтү җибәрелгән, ә «Дабров и К» ҖЧҖ карата материаллар хокук саклау органнарына тапшырылган. Әлеге предприятиеләрнең продукцияләренең туры килүе турында декларацияләрнең гамәлдә булуы да туктатылган.
Куркыныч продукциянең кулланучыларга эләгүен булдырмас өчен, Ветеринария һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе «Мөслим МК» ҖЧҖ, Нурлат сөте ҖЧҖ, «Сыркомбинат» ҖЧҖ, «Алексеевск сыр концерны» ҖЧҖ, «Казан сөт комбинаты» ҖЧҖ ярашлылык декларацияләрен юкка чыгару турында 12 хат җибәрде.
Илнур Галиев китергән Росстат мәгълүматларына караганда, узган ел бөтен Россия буенча сөт җитештерү 32 млн.тонна тәшкил иткән. Татарстанда 285 тонна коры сөт һәм 1 мең тоннадан артык атланмай җитештерү өчен 24 млн.тонна чи сөт кирәк булыр иде. Шул ук вакытта Татарстанда ике эшкуар июнь аенда гына да Россия Федерациясендә еллык сөт җитештерүнең 75% күләмендә продукция сертификацияләгән! Алар белән хәзер контроль-күзәтчелек һәм хокук саклау органнары эшли, дип хәбәр итте Илнур Галиев.
Комиссиядә билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының һәм Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең контрафакт җитештерүчеләр белән көрәшү өчен вәкаләтләре җитәрлек түгел.
Татарстан Республикасы Вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, сыйфатсыз продукт базарына сыйфатсыз продуктлар кертүне бергәләп чикләү өчен, якын арада хокук саклау, контроль-күзәтчелек органнары һәм танылган эре сөт эшкәртү предприятиеләре вәкилләрен җыярга тәкъдим итте.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстан «Честный знак» кушымтасында (Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, Мәскәү өлкәсеннән, Краснодар краеннан кала, Татарстан Республикасында 118 918 кулланучы теркәлгән) маркалау системасында иҗтимагый контрольнең төп инструменты булып тора.