ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Татарстанда дүрт станок төзү заводын төзү һәм авиакластер булдыру кирәк дип саный. Бу хакта ул 5 августта Казанда АКТО авиация форумы кысаларында ТР машина төзелеше предприятиеләренең координация советында белдерде. 


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

1 августта 2019 һәм 2021 елларда «Ел инженеры» республика конкурсында җиңүчеләр стажировкасының икенче этабы башланды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Таҗикъстан Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Дәүләтшаһ Гүлмәхмәтзадә белән очрашты.


29
июль, 2022 ел
җомга

2022 елның 18-19 августында Калининград өлкәсенең Светлогорск шәһәрендә «Балтикада ритейл көннәре» төбәкара форумы узачак. Форумны оештыручылар – Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм,  Калининград өлкәсе хөкүмәте ярдәмендә, Ритейл  базары экспертларының Россия берләшмәсе.

 Форум Төньяк-Көнбатыш федераль округының ваклап сату лидерларын бер мәйданчыкта берләштерәчәк. Форумның эшлекле программасында 100 гә якын спикер һәм 500дән артык катнашучы катнашачак. Программада  логистика, маркетинг, IT, категорияле менеджмент һәм e-commerce юнәлешләре буенча 20 артык сессия булачак. Хакимият вәкилләре, тәэмин итүчеләр, ритейл һәм экспертлар кулланучылар базары трендлары турында фикер алышачак, иң яхшы эш тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

 Тулырак мәгълүматны info@retailevent.ru почтасы һәм + 7 (495) 323 71 07 телефоны аша белешергә мөмкин.


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2022 елда федераль бюджеттан финанс белән тәэмин итү чыганагы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондының бюджет ассигнованиеләре булган Россия Федерациясе субъектлары бюджетларына башка бюджетара трансфертлар бирү һәм бүлү кагыйдәләрен раслау турында» 2022 елның 18 апрелендәге 686 номерлы карары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2022 елда сәнәгатьне үстерү фонды вәкаләтләрен гамәлгә ашыра торган «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасына, сәнәгать өлкәсендә эшчәнлек субъектларына «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасы тарафыннан «Банклар һәм банк эшчәнлеге турында» 1990 елның 02 декабрендәге 395-1 номерлы федераль законда билгеләнгән таләпләргә туры килә торган кредит оешмалары белән әйләнештәге акчаларны тулыландыру максатларында сәнәгать өлкәсендә эшчәнлек субъектлары белән төзелгән кредит шартнамәләре буенча процентларны түләү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә грантлар рәвешендә финанс ярдәме бирү максатларында, фонд эшчәнлеген финанс тәэмин итүгә (капиталлаштырып бетерүгә) субсидия бирү тәртибен раслау турында» 2022 елның 14 июнендәге 555 номерлы карары нигезендә «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасы тарафыннан әйләнештәге акчаларны тулыландыру өчен банклар белән төзелгән кредит шартнамәләре буенча процентларны түләү чыгымнарының бер өлешен компенсацияләүгә грантлар рәвешендә сәнәгать субъектларына финанс ярдәме күрсәтелә.

Грантлар рәвешендә финанс ярдәме Программа таләпләренә һәм «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасына гариза алыну чиратына туры килә торган сәнәгать субъектларына Фондка бирелгән субсидия лимитлары кысаларында бирелә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Белешмәләр өчен телефон +7 (843) 570-40-19, 570-40-17.

ИВФ сайтына сылтама: https://ivf.tatarstan.ru/kompensacia-procentov.htm

Сылтама: Анкета тутырырга: https://grant.ivfrt.ru/webform/anketa_grant

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Каменск-Урал металлургия заводы җитәкчесе Андрей Берсенев белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, анда шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләре вәкилләре дә катнашты.

Металлургия өлкәсендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.


22
июль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы 2022 елның 21 июлендә 54 яшендә Миндубаев Тимур Әхәт улының вафат булуы турында хәбәр итә.  

Тимур Әхәт улы 30 ел дәвамында дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләде. 1999 елдан 2007 елга кадәр Татарстан Республикасы Сәүдә һәм тышкы икътисадый хезмәттәшлек министрлыгында хезмәт куйды, 2007 елдан 14 ел дәвамында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында тәрҗемәләр бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасында эшли.

 Миндубаев Тимур Әхәт улы беренче класслы белгече-тәрҗемәче иде. Ул үз эшенә җаны һәм зур җаваплылык белән карады. Тимур Әхәт улы тыныч, ярдәмчел һәм игелекле кеше иде, ул һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торды. Миндубаев Тимур Әхәт улының эшлекле һәм кешелеклелек сыйфатлары, үзенә йөкләнгән эш өчен югары җаваплылык хисе, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәте аңа лаеклы абруй һәм хөрмәт казанды.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллективы Миндубаев Тимур Әхәт улының туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның турында якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр!

Хөрмәтле Татарстан Республикасы сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез – Сәүдә хезмәткәрләрне көне белән котлыйм!

Бүгенге тормышта сәүдә икътисадның мөһим тармакларының берсе, җәмгыятьнең икътисадый байлыгы, кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе күрсәткече булып тора. 

Бүген Татарстанның кулланучылар базары өлкәсендә төрле форматтагы 17 меңнән артык ваклап сату предприятиесе эшли. 

Республика ваклап сату әйләнеше күләме буенча лидер-төбәкләр арасына керә.

Сәүдә булдырылган эш урыннары саны буенча алдынгыларның берсе булып тора. Республика икътисадында хезмәт куючыларның 15,9%ы сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр өлешенә туры килә.

Хәзерге заман кешесенең тормышын сәүдә предприятиеләреннән башка күз алдына китереп тә булмый. Сез башкарган эшчәнлек – көндәлек. Кешеләрнең кәефе һәм яшәеш шартлары, көнкүреше күп очракта Сезнең һөнәри осталыкка, Сез күрсәтә торган хезмәтләр сыйфатына, Сез биргән күңел җылысына һәм Сез күрсәткән сабырлыкка бәйле.

Сәүдә хезмәткәренең эше беренче карашка гына җиңел булып тоелырга мөмкин. Монда белем һәм компетентлы булу таләп ителә, җаваплы һәм фидакарь булу зарур, инициатива күрсәтергә, хәтта иҗат кешесе дә булырга кирәк. Ә иң мөһиме, кешеләр белән эшли белү: сабыр, мәрхәмәтле, игътибарлы һәм ягымлы булу шарт.

Сезнең һөнәрегез һәрвакыт кирәкле булсын һәм яхшы түләнсен, эшегез канәгатьлек хисе һәм муллык алып килсен, йортыгызда тынычлык һәм иминлек булсын, ә тормышыгыз мәхәббәт һәм бәхет белән тулсын. Җәмгыять файдасына һәм гаиләгез хакына уңышлы хезмәт телим сезгә.

Татарстан Республикасы

Премьер-министры урынбасары –

Татарстан Республикасы сәнәгать

һәм сәүдә министры

О.В.Коробченко


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

«Россия Федерациясенең Арктик зонасын социаль-икътисадый үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатыннан оештырылган «Арктический вызов» проекты квалификацияле белгечләр, урта һәм югары звено идарәче кадрларны, шул исәптән региональ башкарма хакимият органнарына һәм бюджет оешмаларына сайлап алу кампаниясенә старт бирде.

Проект Россия Федерациясе Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү министрлыгы тарафыннан «Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе» акционерлык җәмгыяте һәм «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Арктика зонасы төбәкләрендә энергетика, төзелеш, ТКХ, медицина, социаль өлкә, мәгариф, мәгълүмати технологияләр, массакүләм мәгълүмат чаралары һ.б. юнәлешләр буенча 200 якын вакансия ачылган.

Вакантлы вазифалар конкурсы гибрид форматны күздә тота: кандидатларны читтән торып сайлап алу, ачык чаралар сериясен, төркем һәм индивидуаль бәяләү этапларын. Проект турында мәгълүмат сайтта урнаштырылган https://арктический-вызов.рф/.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыручы, Татарстан Республикасының хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге эшчәнлеге белән танышты.

Очрашу вакытында ТКҮ үз эшләре һәм республика предприятиеләрендә җитештерүчәнлекне арттыру буенча ирешкән уңышлары турында сөйләделәр, «Процесслар фабрикасы» укыту-җитештерү мәйданчыгын тәкъдир иттеләр. Министр ТКҮ өчен үзәкнең потенциаль үсеш юлларын билгеләде, шулай ук уңышлар һәм нәтиҗәле эшчәнлек теләде. Очрашуда катнашучылар сакчыл җитештерү концепциясен җәелдерүнең мөһимлеген билгеләп үттеләр, ул предприятиеләрдә заман белән бергә эшләргә мөмкинлек бирә торган өзлексез яхшырту процессын башлап җибәрү мөмкинлеген тудыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International