21 декабрьдә Казанда Татарстан территориясендә криогенлы автоягулык станцияләрен төзү проектын гамәлгә ашыру өлкәсендә «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Ул ТР Инвесторлар клубы утырышы кысаларында Республика Президенты катнашында узды.
Документка «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ директорлар советы рәисе Алексей Кахидзе һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко кул куйды.
Проектта Татарстанның 8 районында сыекландырылган һәм кысылган табигый газ сату инфраструктурасын төзү каралган. Алар арасында – Балык Бистәсе, Түбән Кама, Буа, Баулы, Минзәлә, Әлмәт, Чистай һәм Югары Ослан районнары. КриоАЗС 2023-2024 елларда кулланышка кертеләчәк.
«Газ-мотор техникасы һәм инфраструктура автопаркын үстерү – Татарстанда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Без «Газпром СПГ технологии» ҖЧҖ белән үзара хезмәттәшлекне сыекландырылган табигый газны сатуны һәм китертүне тәэмин итә торган инфраструктура объектларын үстерү программалары буенча бәялибез. СПГ сату күләме елына 56 мең тоннага якын тәшкил итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру ярдәмендә заправкаларда 100 гә якын эш урыны булдыру планлаштырыла», – дип шәрехләде массакүләм мәгълүмат чаралары килешүгә Олег Коробченко.
Татарстан инвесторлары клубы утырышында ел нәтиҗәләрен ясап, Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча республика ышанычлы тотрыклылык һәм үсеш күрсәтә, дип билгеләп үтте. Бу шул исәптән шәхси инвесторлар аркасында мөмкин булды.
Ул хәбәр иткәнчә, аерым компанияләр үз производстволарын киңәйттеләр һәм яңа проектларны гамәлгә ашырдылар. Алар арасында – Хайер, Кастамону, Натуральное здоровье, Хаят Кимья һәм башкалар.
«Гомуми нәтиҗә белән без төп капиталга инвестицияләр үсешен күрәбез, шул исәптән бюджеттан тыш чыганаклардан. Россиянең башка субъектларыннан да шәхси инвестицияләр өч мәртәбә артты», – диде Талия Миңнуллина.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга республикага ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан инвесторларга ярдәм итү һәм инвестицияләр җәлеп итү буенча барлык инструментларны да актив файдалана. Аерым алганда, бу куәтле эшлекле инфраструктура – алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, МИЗ, сәнәгать мәйданчыклары.
«Әлеге инфраструктура Татарстан территориясендә җитештерелә торган сәнәгать продукциясе күләменең 10 процентын бирә. Абсолют саннарда бу күп регионнарның җитештерелә торган продукциясе дәрәҗәсе. Без боларның барысын да 20 елдан азрак вакыт эчендә булдырдык», – диде ТР Президенты.
Ул билгеләп үткәнчә, республика урыннарда инвестицион җәлеп итүчәнлекне күтәрү һәм эшлекле климатны яхшырту өлкәсендә актив эшли. «Бу эшнең төп нәтиҗәсе – сез, безнең инвесторлар, безгә ышанган һәм үз проектларын гамәлгә ашырган инвесторлар», – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты, республиканың киләчәктә дә барлык инвесторларга ярдәм итәчәген ышандырып.